Хөкемчеләр 20 - Изге ЯзмаИсраилнең беньяминнәргә каршы сугыш башлавы 1 Даннан алып Беер-Шебага кадәр җәелгән җирләрдә һәм Гилыгадта яшәүче барча исраилиләр, бөтен Исраил халкы, һәммәсе бер булып, Раббы каршына Миспага килеп басты. 2 Халыкның барлык идарәчеләре, Исраил ыругларының бөтен башлыклары да анда иде. Бирегә Аллаһы халкы – кылычлар белән коралланган дүрт йөз мең җәяүле гаскәри җыенып килгән иде. 3 Беньямин ыругы исраилиләрнең Миспага җыелганын белде. Исраилиләр: – Бу явызлык ничек кылынды? – дип сорады. 4 Шуннан теге леви адәм, вафат булган хатынның ире, җавап биреп: – Мин үземнең кәнизәгем белән Беньямин Гибгасында төн кунарга тукталган идем. 5 Төнлә Гибга халкы килде дә, мин тукталган өйне камап алып, мине үтерергә теләде. Кәнизәгемне алар мәсхәрә кылдылар, һәм ул җан бирде. 6 Шуннан мин кәнизәгемне кискәләдем дә Исраилнең бөтен төбәкләренә таратып чыктым. Чөнки Исраил җирендә оят, кабахәт эш кылынды. 7 Әйдәгез, исраилиләр, уйлагыз, берәр киңәш бирегез! – диде. 8 Шунда бар халык, бөтенесе бер булып, болай дип хәл кылды: – Беребез дә чатырына таралмый, өенә дә кайтмый. 9 Гибга белән без менә нәрсә эшләрбез: 10 жирәбә салып, барча Исраил ыругларыннан йөз кешедән – ун кеше, мең кешедән – йөз кеше, ун мең кешедән – мең кеше сайлап алырбыз, алар бөтен гаскәребезне азык-төлек белән тәэмин итәрләр. Гаскәр исә, Исраил исеменә тап төшергән Беньямин Гибгасына каршы күтәрелеп, кылган кабахәтлеге өчен аның халкыннан үч алыр! 11 Шулай итеп, исраилиләр Гибгага каршы сугышыр өчен бөтенесе бер булып тупландылар. 12 Исраил ыруглары: «Ничек шундый кабахәтлек кыла алдыгыз сез? 13 Гибганың ул бозык бәндәләрен безнең кулга тапшырыгыз! Аларны үтереп, без Исраилне шакшыдан арындырабыз!» – дип әйтергә бөтен Беньямин ыругына үзләренең илчеләрен юлладылар. Әмма Беньямин угыллары үзләренең кардәшләре булган исраилиләр сүзен игътибарга алмады – 14 исраилиләр белән сугышыр өчен алар бөтен төбәкләрдән Гибгага җыелдылар. 15 Гибга шәһәренең җиде йөз иң оста сугышчысыннан тыш, беньяминнәрнең шәһәр-авылларыннан кылыч белән коралланган егерме алты мең гаскәри җыенып килде. 16 Шушы гаскәр сафларында, ташаткычтан атып, чәч бөртегенә тидерә ала торган маһир сулагай мәргәннәр бар иде. 17 Беньямин ыругын санамаганда, кылыч белән коралланган исраилиләрнең саны дүрт йөз меңгә җитте; алар һәммәсе тәҗрибәле сугышчылар иде. 18 Исраил угыллары, Бәйт-Элгә килеп, Аллаһыдан: – Беньяминнәргә каршы сугышка безне кем әйдәп алып барыр? – дип сорадылар. – Сезне Яһүдә алып барыр, – дип җавап бирде Раббы. 19 Иртәгесен исраилиләр Гибга янына килеп тупландылар 20 һәм, бәрелешкә әзерләнеп, Гибга каршында саф-саф булып тезелеп бастылар. 21 Шуннан соң Гибгадан Беньямин гаскәрләре килеп чыгып, исраилиләргә һөҗүм иттеләр һәм шул көнне аларның егерме ике мең сугышчысын үтерделәр. 22 Икенче көнне исраилиләр, гайрәтләнеп, кичәге урыннарына кабат тезелешеп бастылар. 23 (Раббы каршына килеп, алар кич җиткәнче күз яшьләре түккәннәр һәм Аңардан: «Кардәшебез Беньямин ыругына каршы сугышны дәвам итәргәме безгә?» – дип сораганнар иде. «Дәвам итегез!» – дигән иде аларга Раббы.) 24 Шулай итеп, исраилиләр икенче көнне кабат Беньямин угыллары белән алышырга әзерләнде. 25 Тегеләр исә Гибгадан чыктылар да исраилиләргә һөҗүм иттеләр һәм аларның унсигез мең сугышчысын кырып салдылар. 26 Шуннан барча исраилиләр, аларның барлык гаскәрләре, Бәйт-Элгә килеп, кичкә кадәр авызларына ризык капмыйча Раббы алдында күз яшьләре түктеләр, Раббыга багышлап, тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерделәр. 27 Аннары алар Раббыдан (ул вакытларда Аллаһының Килешү сандыгы шунда булып, 28 Һарун углы Элгазардан туган Пинхәс шул сандык янында хезмәт күрсәтә иде): – Кардәшебез Беньямин ыругына каршы сугышны дәвам итәргәме безгә? – дип сорадылар. – Дәвам итегез, – диде Раббы, – иртәгә Мин аларны сезнең кулга тапшырам! 29 Шуннан Исраил сугышчыларының бер өлеше Гибга тирәли аулак урыннарда яшеренде. 30 Өченче көнне исраилиләр, Беньямин ыругына каршы тагын яуга кузгалып, Гибга янында әүвәлгечә сафларга тезелделәр. 31 Беньямин гаскәре исә һөҗүмгә күчте һәм сугыш барышында үзенең шәһәреннән ерагайды. Алар, алдагы көннәрдәге сыман, исраилиләрне кырырга, Бәйт-Эл белән Гибганы тоташтыручы юл буйлап аларны куарга тотындылар; әлеге бәрелештә юл өстендә һәм кырларда утызга якын исраили ятып калды. 32 Беньямин сугышчылары: «Без әүвәлгечә аларны кыра бирәбез!» – дип уйлады, Исраил гаскәриләре исә, алардан качкан булып, дошманны шәһәрдән ераккарак алып китәргә ниятләде. 33 Исраилиләрнең төп көчләре Багал-Тамарга таба күчте, Гибганың көнбатышында аулак урында яшеренеп утыручылар исә Гибгага омтылды. 34 Бөтен Исраил җиреннән җыелган ун мең иң батыр сугышчы һөҗүмгә ташланып, ике арада аяусыз көрәш башланды. Беньяминнәр җиңелербез дип уйламадылар да, 35 әмма Раббы ихтыяры белән алар исраилиләр тарафыннан тар-мар ителде; ул көнне исраилиләр кулыннан беньяминнәрнең егерме биш мең дә бер йөз кораллы сугышчысы һәлак булды. 36 Беньяминнәр үзләренең җиңелүен аңлады. Бу хәл шулай була: Гибга янында яшеренеп торган сугышчыларга ышанган исраилиләр дошман алдында һаман чигенә бирә. 37 Яшеренеп утырган сугышчылар, чыгып, Гибгага омтыла һәм, шәһәргә бәреп кереп, андагы халыкны кырып бетерә. 38-39 «Шәһәр өстендә төтен күренүгә, беньяминнәрдән качып баручы исраилиләр кирегә борылыр» дип, поскында калган сугышчылар белән алдан сүз куешылган була. Исраилиләрнең утыз сугышчысын үтергән беньяминнәр: «Беренче яудагы сыман, Исраил гаскәрен тар-мар китердек», – дип уйлап бетерергә дә өлгерми – 40 шәһәр өстендә төтен баганасы күренә! Беньямин сугышчылары артларына борылып караса – шәһәрне ялкын чолгап алган, төтене күкләргә ашкан! 41 Исраил гаскәре кирегә борылуга, Беньямин сугышчыларын курку биләп ала: димәк, алар тар-мар ителгән! 42 Шуннан алар, исраилиләрдән качып, юл буйлап чүлгә таба чабарга тотына, Исраил сугышчылары исә аларны эзәрлекли чыга. Шәһәр ягыннан да исраилиләр килеп җитеп, дошманны кыра башлый. 43 Исраилиләр, беньяминнәрне камап алып, Гибганың көнчыгышындагы җирләргә кадәр артларыннан куа бара. 44 Беньяминнәрнең унсигез мең сугышчысы яу кырында ятып кала – алар һәммәсе гаярь ир-егетләр була. 45 Беньяминнәрнең калганы, борылып, чүлгә – Риммун кыясына таба чаба башлагач, аларның биш меңе юл өстендә ятып кала. Исраилиләр аларны Гидгомга җиткәнче куа бара һәм тагын ике мең Беньямин сугышчысын юк итә. 46 Ул көнне барлыгы егерме биш мең Беньямин сугышчысының гомере киселә – кылыч белән коралланган әлеге гаскәриләрнең һәммәсе гаярь ир-егетләр була. 47 Чүлгә, Риммун кыясына таба йөгергән алты йөз сугышчы исә дүрт ай буена шунда, тау-ташлар арасында кала бирә. 48 Ә исраилиләр, Беньямин ыругы биләгән җирләргә әйләнеп кайтып, андагы халыкны, мал-туарны һәм юлларында очраган барча җан иясен кылычтан уздыра, авыл-шәһәрләрне исә яндырып бетерә. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia