Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Хабаккук 1 - Изге Язма

1 Хабаккук пәйгамбәргә иңгән вәхи.


Хабаккукның Раббыга зарлануы

2 Йа Раббы, мин Сиңа ярдәм сорап ялварам, ә Син ишетмисең, Сиңа: «Җәбер-золым кылалар!» – дип кычкырам, ә Син коткармыйсың. Кайчанга кадәр дәвам итәр бу?!

3 Нигә Син хаксызлык күрүемә юл куясың? Нигә Син, нахак эшләр күрсәң дә, берни кылмыйсың? Әйләнә-тирәмдә – талау вә көчләү, гауга вә ызгыш-талаш.

4 Шуңа күрә Канун үз көчен җуйды, гаделлек юк бүтән. Яман кешеләр тәкъваларны җиңә, мәхкәмәләр нахак хөкем чыгара.


Раббыдан җавап

5 «Әйләнәдәге халыкларга күз салып, игътибар белән карасагыз хәйран калырсыз! – ди Раббы. – Сез яшәгән көннәрдә Мин шундый эш эшләячәкмен ки, аны сезгә сөйләгән булсалар, сез ышанмас та идегез.

6 Менә, Мин рәхимсез вә явыз килданиләрне яуга күтәрәм. Ил-йортларны басып алыр өчен, алар бөтен дөнья буйлап чабып узарлар.

7 Дәһшәтле бу халык барысын да шомга сала, ул тәкәббер һәм үзенә яраклы кануннарны үзе чыгара.

8 Аларның атлары капланнан җитезрәк, ач бүредән өлгеррәк; атлы гаскәре җан-фәрманга чаба, җайдаклары ерактан ук табышына ташланган бөркеттәй очып килә.

9 Талар өчен атлыгып чаба бу халык, диңгездәге ком бөртеге санынча әсирләр җыя.

10 Патшалардан мәсхәрәләп көлә ул, түрәләр дә аның өчен көлке генә, һәртөрле ныгытма да көлке – каршына туфрак өя дә аны яулап ала.

11 Шуннан соң, җил кебек котырынып, алга баруын дәвам итә. Әмма „Безнең илаһыбыз – беләктәге көч“ дип уйлаучы шушы халык гаепледер».


Хабаккукның Раббыга кабаттан зарлануы

12 Әй Раббы, Син әзәли Зат! Әй изге Аллам, Син үлемсездер! Әй Раббы, хөкемеңне гамәлгә ашырыр өчен тәгаенләдең Син ул халыкны! Әй Кыяташым, җәза бирү өчен билгеләдең Син аны!

13 Синең саф күзләрең явызлыкка карарга теләми, нахак эшне күрәлмыйсың Син. Ник алайса мәкерле бәндәләргә чыдап торасың һәм явызлар үзләреннән тәкъварак булганнарны йотып бетергәндә дәшмисең?

14 Адәм балаларын Син диңгездәге балыклар, суда кайнашкан җан ияләре кебек иттең, юлбашчысыз калдырдың.

15 Килданиләр аларны кармагына эләктереп тарта, ятьмәсе белән тотып сөйри, сөрәкәсенә җыеп ала; шуңа куана һәм тантана итә.

16 Әнә шуның өчен килданиләр, үзләренең ятьмәсенә атап, корбаннар китерә, сөрәкәсенә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтә, чөнки шулар ярдәмендә аларның байлыгы да, затлы-татлы ризыгы да мулдан.

17 Алар һаман шулай үзләренең ятьмәсе белән байлык аулар һәм рәхимсез рәвештә халыкларны кырырмы?

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ