Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

I Елъязма 4 - Изге Язма


Яһүдәнең башка балалары

1 Яһүдәнең Перес, Хесрон, Кәрми, Хүр һәм Шобал атлы угыллары бар иде.

2 Шобал углы Реһаядан Яхат туды; Яхатның Ахумай һәм Лаһад атлы угыллары булды – Сорга шәһәрендә яшәүчеләр чыгышлары белән шулардандыр.

3 Этамның угыллары Изрегыл, Ишма һәм Идбаш атлы булып, аларның тагын Һаслелпони атлы сеңелләре дә бар иде.

4 Пенуил – Гедорның, Эзер исә Хушаның атасыдыр. Болар – Эфратаның беренче углы Хүр балалары. Әлеге Хүр – Бәйт-Лехемнең атасыдыр.

5 Тыкуа атасы Ахшурның Хела һәм Нагара атлы ике хатыны бар иде.

6 Нагара аңа угыллары – Ахузам, Хепер, Темени һәм Һа-Ахаштарине табып бирде; болар Нагараның балаларыдыр.

7 Хеладан туган угыллар исә менә шулар: Серет, Сохар, Этнан

8 һәм Көс. Көснең Ануб һәм Һа-Собеба атлы угыллары булды. Көс шулай ук Һарум углы Ахархел кабиләләренең нәсел атасы иде.

9 Ягбес үзенең ир туганнары арасында иң абруйлысы иде. Анасы аны бик авырдан, авыртынып тапканга күрә, углына Ягбес дип исем кушкан була.

10 Ошбу Ягбес Исраил Алласына: – Мөбарәк фатихаларыңны күндереп, минем җирләремне киң итсәң иде дә, юлдашым булып, бәла-казага юлыктырмыйча явызлыктан сакласаң иде! – дип мөрәҗәгать итә, һәм Аллаһы аңа сораганын бирә.

11 Шуханың ир туганы Кәлүбтән Мехир дөньяга килде; Мехир – Эштонның,

12 Эштон – Бәйт-Рапа, Пасеах һәм Техиннаның, Техинна исә Ир-Нахашның атасы иде. Болар барысы да – Рекә шәһәрендә яшәүчеләр.

13 Кыназның Отниел һәм Сераяһ атлы угыллары бар иде. Отниелнең угыллары исә болардыр: Хатат һәм Мегонотай.

14 Мегонотайдан – Офра, Сераяһтан Йоав туды. Йоав – Ге-Харашимнең атасыдыр; әлеге җирдә яшәгән кешеләр оста һөнәрчеләр иде.

15 Ифунни углы Кәлебнең Иру, Элаһ һәм Нагам атлы угыллары бар иде. Ә Элаһтан Кыназ туды.

16 Яһаллелелның угыллары: Зиф, Зифа, Тирия һәм Асарһел.

17-18 Эзраның Етер, Меред, Эфер һәм Ялон атлы угыллары булды. Меред хатынлыкка алган фиргавен кызы Битьядән бер кыз – Мәрьям, һәм ике угыл – Шаммай белән Ишбах дөньяга килде. Ишбах – Эштемоганың атасыдыр. Мереднең яһүди хатыны исә Гедорның атасы Ередны, Сөкөһнең атасы Хеберны һәм Зануахның атасы Якутиелне тапты.

19 Нахамның кыз туганыннан – Һодиянең хатыныннан – гәрми Кыгыйләнең атасы һәм мәгакәһи Эштемоганың атасы туды.

20 Шимуннан Амнун, Ринна, Бен-Ханан һәм Тилун дөньяга килде. Ишидән Зохет һәм Бен-Зохет туды.

21 Яһүдә углы Шеланың нәсел варислары: Леханың атасы Эр, Марешаның һәм Бәйт-Ашбеадагы җитен эшкәртүче эшчеләр кабиләсенең атасы Лада,

22 Йокыйм, Көзебә шәһәрендә яшәүчеләр, Мәабта идарә иткән Йоаш белән Сараф, шулай ук Яшуби-Лехем. (Бу мәгълүмат – борынгы язмалардан.)

23 Әлеге кешеләр чүлмәкчеләр иде; алар, Нетагыйм һәм Гедера каласында яшәп, патшага хезмәт күрсәттеләр.


Шимунның нәсел шәҗәрәсе

24 Шимуннан Немуил, Ямин, Яриб, Зерах һәм Шаул атлы угыллар туды.

25 Шаулдан соң нәсел җебенең дәвамы: Шаллум, Мибсам, Мишма,

26 Хаммуил, Зәкүр, Шимгый.

27 Шимгый – уналты ир бала вә алты кыз баланың атасыдыр. Әмма Шимгыйның ир туганнарында угыллар алай күп тумый – аларның нәселе Яһүдә ыругыныкы сыман күп санлы түгел.

28 Шимгыйның кыз-угыллары Беер-Шеба, Молада, Хатсар-Шугал,

29 Билһа, Эсем, Толад,

30 Бетуил, Хорма, Сыйкләг,

31 Бәйт-Мәркәбүт, Хатсар-Сусим, Бәйт-Бири һәм Шагараимдә яшәде. Патша тәхетенә Давыт утырганчы, әлеге шәһәрләр аларныкы булып кала бирде.

32 Алар шулай ук биш кала – Этам, Аин, Риммун, Төкен һәм Ашанда,

33 әлеге калалар тирәсендәге авылларда – Багалга кадәр сузылган җирләрдә дә яшәделәр. Аларның көн күргән һәм нәселләренең исемлеге теркәлеп барган җирләре шушыдыр.

34 Мешубаб, Ямлек, Амасия углы Йоша,

35 Йоил, Асиел углы Сераяһтан туган Йошибья углы Еһү,

36 Элиогынай, Ягакуба, Яшухая, Асая, Адиел, Ясимиел, Бенаяһ,

37 шулай ук Шәмәгыйя углы Шимридән туган Едайя углы Аллонның оныгы, ягъни Шифгыйның Зиза атлы углы –

38 югарыда саналган әлеге ирләрнең һәммәсе үз кабиләләренең җитәкчесе булып, аларның төп гаилә-йортлары шактый тармакланып китте

39 һәм алар, терлекләрен йөртер өчен яңа көтүлек җирләре эзләп, үзәнлекнең көнчыгышындагы Гедор читләренә кадәр барып җиттеләр

40 һәм яхшы, мул көтүлекле, иркен, тыныч вә хәвефсез җирләр таптылар; аларга кадәр анда Хам токымы яшәгән була.

41 Шул рәвешле, алда исемнәре саналган әлеге кешеләр, Яһүдә патшасы Хизәкыйя патшалык иткән чорда шушы җирләргә килеп чыгып, анда яшәгән Хам токымы белән Мыгуним халкын кырып бетерделәр һәм аларның җирләрен тартып алдылар (алар бүгенге көндә дә шунда яши бирәләр), чөнки анда терлек-туар йөртердәй көтүлек җирләре мул була.

42 Шимун угылларыннан биш йөз кеше исә Сәгыйрь тауларына таба юнәлде, алгы сафларда Иши угыллары Пелатия, Ныгарья, Репая һәм Уззиел булды;

43 алар, шул тарафларга качып киткән амалыкыйларның калдыкларын кырып бетереп, әле дә шул җирләрдә көн күреп яталар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ