I Елъязма 27 - Изге ЯзмаГаскәр башлыклары 1 Патшага хезмәт күрсәтүче исраилиләрнең гаилә башлыклары, меңбашлары, йөзбашлары һәм хәрби бүлек җитәкчеләренең исемлеге түбәндә китерелә. Егерме дүрт мең гаскәридән торган бүлекләрнең һәммәсе ел әйләнәсендә бер ай дәвамында хезмәт итәргә тиеш иде. 2 Беренче айда хезмәт күрсәтергә тиешле бүлек белән Зәбдиел углы Яшабгам җитәкчелек итте; аның бүлегендә җәмгысы егерме дүрт мең кеше саналды. 3 Перес нәселеннән булган Яшабгам барлык гаскәрбашлары өстеннән беренче айда җитәкчелек итте. 4 Икенче айда хезмәт күрсәтергә тиешле бүлек белән ахуахлы Додай идарә итте; Миклут аның ярдәмчесе булды; Додай җитәкләгән бүлектә егерме дүрт мең кеше саналды. 5 Өченче ай өчен гаскәрбашы итеп рухани Еһояданың углы Бенаяһ билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 6 Әлеге Бенаяһ, Утыз башлыкның берсе булып, аларның җитәкчесе иде. Аның углы Аммизабад та аның бүлегендә хезмәт итте. 7 Дүртенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Йоавның ир кардәше Асаһел билгеләнде; соңрак аның урынына углы Зәбәдия калды; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 8 Бишенче ай өчен бүлекнең гаскәрбашы итеп Израх нәселеннән Шамһут билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 9 Алтынчы ай өчен бүлек җитәкчесе итеп тыкуалы Иккышның углы Гыйра билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 10 Җиденче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Эфраим ыругыннан пелонлы Хелес билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 11 Сигезенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Зерах нәселеннән хушалы Сиббекәй билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 12 Тугызынчы ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Беньямин ыругыннан анатотлы Абигызер билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 13 Унынчы ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Зерах нәселеннән нетофалы Маһрай билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 14 Унберенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Эфраим ыругыннан пиргатонлы Бенаяһ билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. 15 Уникенче ай өчен бүлек җитәкчесе итеп Отниел нәселеннән нетофалы Хелдай билгеләнде; аның бүлегендә дә егерме дүрт мең кеше саналды. Исраилнең ыруг җитәкчеләре 16 Исраилнең ыруг җитәкчеләре түбәндәгеләр: Рубин ыругында – Зихри углы Элигызыр; Шимун ыругында – Мәгакәһ углы Шефатия; 17 Леви ыругында – Кымуил углы Хәшәбия; Һарун нәселендә – Садыйк; 18 Яһүдә ыругында – Давытның ир кардәше Элиһу; Исәсхәр ыругында – Микәил углы Омри; 19 Зәбулун ыругында – Убадия углы Ишмая; Нәптали ыругында – Азриел углы Яримут; 20 Эфраим ыругында – Азазья углы Һошея; Көнбатыш менашшеларда – Пәдая углы Йоил; 21 Гилыгадтагы Көнчыгыш менашшеларда – Зәкәрия углы Идду; Беньямин ыругында – Абнер углы Ягасиел; 22 Дан ыругында – Ерухам углы Азарел. Исраилнең ыруг җитәкчеләре әнә шулар иде. 23 Яше егермегә җитмәгән егетләрне Давыт исәпкә алмаган иде, чөнки Раббы исраилиләрне күктәге йолдызлар санынча ишәйтергә вәгъдә иткән була. 24 Сәрүя углы Йоав халыкның хисабын ала башласа да, тәмамлый алмый. Халыкны исәпкә алган өчен, Аллаһының Исраилгә каһәре төшә, һәм әлеге сан Давыт патшаның елъязмасына теркәлми кала. Давытның хезмәтчеләре 25 Патшаның хәзинә саклагычлары өчен җаваплылык Адиел углы Азмаветка йөкләнде; басулардагы, шәһәрләрдәге, авыл җирендәге һәм манаралардагы саклагычлар өчен Уззия углы Йонатан җаваплы иде. 26 Басу-кырларда эшләүчеләр, игенчелек өчен – Кәлүб углы Эзри; 27 йөзем бакчалары өчен – рамаһлы Шимгый; йөзем бакчаларындагы шәраб базлары өчен – шефамлы Зәбди; 28 үзәндәге зәйтүн вә сикомор агачлары өчен – гедерлы Багал-Ханан; зәйтүн мае саклагычлары өчен – Йогаш; 29 Шаронда утлап йөрүче эре терлек өчен – шаронлы Шитрай; үзәндәге эре терлек өчен исә – Адлай углы Шафат; 30 дөяләр өчен – исмәгыйли Обил; ишәкләр өчен – меронотлы Яхдея; 31 вак терлек өчен һаҗәри Язиз җаваплы булды. Болар һәммәсе Давыт патшаның мал-мөлкәтенә күз-колак булыр өчен билгеләнгән назыйрлардыр. 32 Давытның Йонатан атлы абзасы, акыллы-зирәк адәм булып, кәтип вә киңәшче вазифасын башкарды. Хәкмүни углы Ехиел – патшаның угылларын багучы-тәрбияләүче, 33 Ахитофел – патшаның киңәшчесе, әрки Хушай патшаның дусты-сердәше иде. 34 Ахитофелдан соң әлеге вазифа Бенаяһ углы Еһояда белән Абъятарга күчте. Йоав патшаның гаскәрбашы иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia