Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

I Елъязма 26 - Изге Язма


Капка сакчылары

1 Капка янында сакта торучылар түбәндәге төркемнәргә бүленде. Корах нәселеннән: Асаф углы Коредан туган Мешелемия.

2 Мешелемия угыллары: беренчесе – Зәкәрия, икенчесе – Едигаил, өченчесе – Зәбәдия, дүртенчесе – Ятниел,

3 бишенчесе – Элам, алтынчысы – Еһоханан, җиденчесе – Эльеһогынай.

4 Обид-Эдом угыллары: беренчесе – Шәмәгыйя, икенчесе – Яһозабад, өченчесе – Йоах, дүртенчесе – Сәкәр, бишенчесе – Нетанел,

5 алтынчысы – Аммиел, җиденчесе – Исәсхәр, сигезенчесе – Пегуллетай. Болар – Обид-Эдомның Аллаһы фатихасы белән туган угылларыдыр.

6 Обид-Эдом углы Шәмәгыйянең дә угыллары туды. Гаять булдыклы, сәләтле бу кешеләр барысы да гаилә башлыклары булды.

7 Шәмәгыйянең угыллары шулар: Отни, Репаил, Обид, Элзабад. Шәмәгыйянең ир туганнары Элиһу белән Семәхья дә булдыклы ир-атлар иде.

8 Болар һәммәсе Обид-Эдом нәселеннән; алар үзләре дә, аларның угыллары да, шулай ук ир туганнары да булдыклы, эшлекле адәмнәрдер; Обид-Эдом нәселеннән барлыгы алтмыш ике кеше бар иде.

9 Мешелемиянең булдыклы, сәләтле унсигез углы һәм ир туганы бар иде.

10 Мерари нәселеннән булган Хосаның угыллары: иң өлкәне – Шимри; беренче бала булмаса да, атасы аны өлкән угыл дип игълан иткән иде;

11 икенчесе – Хилкыйя, өченчесе – Тебалья, дүртенчесе – Зәкәрия. Хосаның барлыгы унөч углы һәм ир туганы бар иде.

12 Гаилә башлыклары буенча төркемнәргә бүленгән әлеге капка сакчылары, башка кардәшләре кебек үк, Раббы йортында һәркем үз вазифасын башкарды.

13 Һәр гаилә, жирәбә салып, кем кайсы капкада сакта торасын билгеләде. Кечеләр дә олылар белән беррәттән жирәбәдә катнашты.

14 Көнчыгыш капка Шелемиягә төште; аның углы Зәкәриягә (ул гакыллы-зирәк киңәшче иде) дә жирәбә салдылар – аңа төньяк капка чыкты.

15 Жирәбәгә төшкәнчә, Обид-Эдом көньяк капканы сакларга, ә аның угыллары келәтләр каравылларга тиеш иде.

16 Шуппим белән Хоса көнбатыш капканы, шулай ук югары юлдагы Шәллекет капкасын да сакларга тиеш булды. Сакчылар анда кара-каршы торды.

17 Көнчыгыш якта көн дә алтышар, төньякта һәм көньякта – левиләрдән дүртешәр сакчы һәм келәтләр янында икешәр сакчы каравыл торды.

18 Көнбатыш тарафтагы ишегалдына килсәк, юл буенда дүртешәр, ә ишегалдында икешәр сакчы торды.

19 Корах һәм Мерари нәселеннән булган капка сакчылары әнә шул рәвешле бүленде.


Хәзинә саклагычын каравыллаучылар һәм башка хезмәтчеләр

20 Левиләрнең башка ир туганнары Аллаһы йортындагы хәзинә саклагычларына һәм изге әйберләр саклагычына күз-колак булырга тиеш иде.

21 Гершон нәселеннән булган Ладанның углы – Яхиели; ул Гершон нәселендәге Ладанның гаилә башлыкларыннан берсе иде.

22 Әлеге Яхиели угыллары Зетам һәм аның ир туганы Йоил Раббы йортындагы хәзинә саклагычлары өчен җаваплы булды.

23 Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел нәселеннән башка ир-егетләргә килгәндә:

24 Муса углы Гершомнан туган Шебуһел Раббы йортындагы хәзинә саклагычларында каравыл башлыгы булды.

25 Әлеге Шебуһелнең ир кардәше Элигызырның Рехабья атлы углы булып, аның – Ишагыйя, Ишагыйянең – Йорам, Йорамның – Зихри, Зихринең – Шеломот атлы углы бар иде.

26 Давыт патша, гаилә башлыклары, меңбашлары вә йөзбашлары һәм гаскәрбашлары тарафыннан Аллаһыга багышланган изге әйберләр саклагычы өчен Шеломот һәм аның ир кардәшләре җаваплы булды.

27 Сугыш кырында яулап алынган һәм таланган мал-мөлкәтне алар Раббы йортын төзекләндерүгә багышлый торганнар иде.

28 Шул рәвешле, гаиптән хәбәр бирүче Шемуил, Кыйш углы Шаул, Нер углы Абнер, Сәрүя углы Йоавлар Аллаһыга багышлаган һәммә изге әйбернең саклылыгы Шеломот һәм аның ир кардәшләре өстендә булды.

29 Исһар нәселеннән Кенанья һәм аның угылларының хезмәте Аллаһы йорты белән бәйләнмәгән иде; алар Исраилдә түрә вә хөкемче вазифасын башкарды.

30 Хебрун нәселеннән Хәшәбия һәм аның ир кардәшләре – мең җиде йөз булдыклы ир-егет – Исраилдә, Үрдүн елгасының көнбатыш төбәгендә Раббыга хезмәт күрсәтү һәм патшаның эшләре өчен җаваплы булды.

31 Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, Хебрун нәселеннән Ярия Хебрун гаилә-йортының башлыгы иде. Давыт идарәсенең кырыгынчы елында алып барылган тикшерүләрдән соң, Гилыгад Ягызерында хебруннар арасында бик тә сәләтле, булдыклы кешеләр барлыгы ачыкланды.

32 Яриянең ир кардәшләре арасында ике мең җиде йөз булдыклы гаилә башлыгы бар иде. Давыт патша аларны рубиннәр, гәдләр һәм Көнчыгыш менашшелар ыругында Аллаһы хезмәтенә һәм патшаның барлык эшләренә күзәтчелек итәр өчен билгеләде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ