I Елъязма 23 - Изге ЯзмаЛевиләрнең вазифасы 1 Шактый олыгаеп өлкән яшькә җиткәннән соң, Исраил патшасы итеп Давыт үзенең углы Сөләйманны билгеләде. 2 Аннары, Исраилнең бөтен юлбашчыларын, руханиларын һәм левиләрне үз янына җыеп, 3 яше утыздан югары булган левиләрнең санын исәпкә алды: алар утыз сигез мең кеше булып чыкты. 4 Давыт: – Шулар арасыннан егерме дүрт меңе Раббы йортындагы эшләрне башкарырга, алты меңе идарә итәргә һәм хөкем чыгарырга, 5 дүрт меңе капкалар янында каравыл торырга һәм тагын дүрт меңе, мин ясаткан уен коралларында уйнап, Раббыга дан җырларга тиеш, – диде. 6 Шуннан Давыт левиләрне Леви угыллары – Гершон, Коһат һәм Мерари нәселләре буенча төркемнәргә бүлде. 7 Гершонның ике углы: Ладан һәм Шимгый. 8 Ладанның өч углы: беренчесе – Ехиел, калганнары – Зетам һәм Йоил. 9 Шимгый угыллары Шеломот, Хазиел һәм Һаран атлы булып, алар өчесе дә Ладан нәселенең кабилә башлыклары иде. 10 Шимгыйның Яхат, Зиза, Игуш һәм Берига исемле тагын дүрт углы булып, 11 өлкәне – Яхат, икенчесе Зиза иде. Игуш һәм Бериганың балалары аз булу сәбәпле, алар аталары йортында бер гаилә исәбендә йөрделәр. 12 Коһатның дүрт углы: Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел. 13 Амрамның угыллары: Һарун һәм Муса. Һарун һәм аның нәселенә иң изге әйберләр өчен җаваплылык, шулай ук Раббы алдында корбан китерү, Аңа хезмәт итү һәм Аның исеменнән фатиха күндерү мәңгегә йөкләнде. 14 Аллаһы кешесе Мусаның угыллары Леви ыругының бер өлеше булып санала иде. 15 Мусаның угыллары: Гершом һәм Элигызыр. 16 Гершомның беренче углы Шебуһел атлы иде. 17 Элигызырның беренче углы Рехабьядән башка угыллары тумый; ә Рехабьянең үзенең угыллары бик күп була. 18 Исһарның өлкән углы Шеломит атлы иде. 19 Хебрунның угыллары: өлкәне – Ярия, икенчесе – Амария, өченчесе – Яхәзиел, дүртенчесе – Якамгам. 20 Уззиелнең угыллары: беренчесе – Михә, икенчесе – Ишшия. 21 Мераринең угыллары: Махли һәм Муши. Махлинең угыллары: Элгазар һәм Кыйш. 22 Элгазар угыллар калдырмыйча дөньядан китеп бара: аңардан кыз балалар гына туа; әлеге кызлар үзләренең кардәшләре булган Кыйш угылларына кияүгә чыгалар. 23 Мушинең өч углы: Махли, Эдер һәм Еремот. 24 Исемнәре гаиләләре буенча нәселнамәгә теркәлеп, яше егермедән узган һәм Раббы йортында хезмәт күрсәткән Леви ыругының кабилә башлыклары әнә шулардыр. 25 Чөнки Давыт болай дип әйтеп куйган була: – Исраилнең Раббы Алласы, Үзенең халкына тынычлык китереп, мәңгегә Иерусалимдә калды; 26 шуңа күрә левиләргә хәзер Изге чатырны һәм анда гыйбадәт кылганда кулланыла торган төрле әйберләрне күтәреп күченеп йөрүнең кирәге юк. 27 Давытның соңгы боерыгы буенча, левиләрнең егерме яшьтән узганнары исәпкә алынган иде. 28 Левиләрнең вазифасы Раббы йортында, аның ишегалдында вә янкормалардагы хезмәттә Һарун угылларына булышудан гыйбарәт иде. Алар изге әйберләрнең чисталыгы, Аллаһы йортында башкарыла торган һәр төр хезмәт, 29 изге икмәк, икмәк бүләгенә дигән бодай оны, төче күмәч, таба икмәге, зәйтүн мае кушып пешерелгән икмәк, шул бүләкләрнең авырлыгы, саны вә күләме өчен җаваплы иделәр. 30-31 Болардан тыш, левиләр һәр шимбә көнне, Яңа ай бәйрәмендә һәм башка бәйрәмнәрдә Раббыга тулаем яндыру корбаны китергәндә, шулай ук һәр иртә вә кичен Раббыга рәхмәтләр укырга, дан җырларга, билгеле бер санда һәрчак Аның алдында хезмәт итәргә тиеш булдылар. 32 Шулай итеп, алар Очрашу чатыры, изге әйберләр өчен җаваплы булып, Раббы йортындагы хезмәттә кардәшләре Һарун угылларына ярдәм күрсәтергә тиеш иделәр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia