Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

I Елъязма 20 - Изге Язма

1 Яз җитеп, патшаларның яу чабар вакыты җиткәч, Йоав үзенең гаскәре белән Аммон җирләрен таларга тотынды, Рабаһ янына килеп, аны камап алды. Бу вакыт Давыт үзе Иерусалимдә иде. Йоав, Рабаһны басып алып, аны җимерде.

2 Шунда Давыт, аммониләр илаһы булган Милком сынының башыннан бер талант алтыннан коелган һәм асылташ белән бизәлгән таҗын салдырып, әлеге асылташны үзенең таҗына беркетте. Әлеге шәһәрдә Давыт бик күп мал-мөлкәт кулга төшерде.

3 Шәһәрдә яшәгән халыкны исә, куып алып китеп, пычкы, тимер кәйлә һәм балта белән эшләргә мәҗбүр итте. Аммониләр яшәгән бөтен шәһәрләрдә Давыт шулай эшләде. Аннары Давыт үзенең барлык гаскәре белән Иерусалимгә әйләнеп кайтты.


Пелештиләргә каршы алып барган сугышлар

4 Күпмедер вакыттан Газерда пелештиләр белән сугыш чыкты да, хушалы Сиббекәй рефаимнәр токымыннан булган Сиппайның җанын кыйды; һәм пелештиләр буйсынырга мәҗбүр булды.

5 Шуннан соң пелештиләр белән тагын бер көрәш булды; биредә Ягыр углы Элханан гәтле Галиатның ир кардәше Лахмине үтерде. Лахминең сөңге сабы туку күшәсе сыман иде.

6 Аннары Гәттә янә бер сугыш булды; анда аяк-кулларында алтышар бармак үскән, җәмгысы егерме дүрт бармаклы, рефаимнәр нәселенә караган гаҗәп озын буйлы берәү бар иде.

7 Әнә шул кеше исраилиләрне яманларга тотынгач, Давытның кардәше Шимга углы Йонатан аны үтерде.

8 Әлеге кешеләр Гәт шәһәрендә яшәүче рефаимнәр нәселеннән иде, аларның үлеме Давыт һәм аның хезмәтчеләре кулыннан булды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ