Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

I Елъязма 13 - Изге Язма


Абинадаб йортыннан Аллаһы сандыгын алып кайту

1 Давыт, үзенең меңбашлары, йөзбашлары һәм барлык гаскәр башлыклары белән киңәшләшкәннән соң,

2 бөтен Исраил җәмәгатенә: – Әгәр сезнең ризалыгыгыз булса һәм Раббы Аллабыз моңа ихтыяр кылса, Исраилдәге барлык кардәшләребезгә, шулай ук калаларда һәм алар тирәсендәге авылларда яшәүче руханиларга вә левиләргә хәбәр итик: һәммәсе бирегә җыелсыннар.

3 Аллабызның сандыгын үзебезгә алып кайтыйк, чөнки Шаул патшалык иткән көннәрдә без аны кирәксенмәдек, – диде.

4 Җыелган бар халык Давыт белән килеште, чөнки бу эш барсына да гадел тоелды.

5 Шул рәвешле Давыт, Аллаһы сандыгын Кыръят-Ягаримнән алып кайтыр өчен, Мисырдагы Шихор елгасыннан башлап Лебо-Хаматка кадәр яшәгән бөтен исраилиләрне үз янына чакырып алып,

6 алар бергәләп, керубимнәр арасында утырган Раббы Алла исемен йөрткән сандыкны Яһүдә Багаласыннан (Кыръят-Ягаримнән) алып кайтырга дип, чыгып та киттеләр.

7 Аллаһы сандыгын алар Абинадабның йортыннан чыгарып яңа арба өстенә урнаштырдылар, арбаны Абинадабның Узза һәм Ахъя исемле угыллары тартып барды.

8 Ә Давыт һәм шундагы барча исраилиләр, бөтен күңелен биреп бии-җырлый, гөслә вә лира чиертеп, шөлдерле барабан кагып, тәлинкәләр чеңләтеп, быргы кычкыртып, Аллаһы алдында күңел ачты.

9 Кидон атлы адәмнең ындыры турысыннан узганда, үгезләр сөрлегеп китте дә Узза, кулын сузып, сандыкны тотып калмакчы булды.

10 Шулчак Раббының Уззага ачуы чыкты, һәм Ул сандыкка кулын сузган Уззаның гомерен өзде – Узза шунда ук Аллаһы каршында җан бирде.

11 Бу хәл Давытны зур хәсрәткә салды, һәм шушы төбәккә ул Перес-Узза дип исем кушты; ошбу урынны әле дә шулай атап йөртәләр.

12-13 Ул көнне Давыт Аллаһыдан курка калды һәм: – Аллаһы сандыгын ничек итеп үземә алып кайтыйм?! – дип, сандыкны үзенең Давыт шәһәренә кертмичә гәтле Обид-Эдом йортына илтеп урнаштырды.

14 Аллаһы сандыгы өч ай буена гәтле Обид-Эдом йортында кала бирде, һәм Раббы Обид-Эдомның йортына вә аның бар мөлкәтенә Үзенең мөбарәк фатихасын күндерде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ