I Елъязма 10 - Изге ЯзмаШаулның үлеме 1 Пелештиләр белән исраилиләр арасында сугыш барган чакта, берзаман Исраил ирләре пелештиләрдән кача башлады, һәм, Гильбога таулыгында тар-мар ителеп, күбесе шунда ятып калды. 2 Пелештиләр, Шаул белән аның угылларын куып җитеп, Шаулның угыллары Йонатан, Абинадаб һәм Малки-Шуаны үтерделәр. 3 Шуннан соң Шаулның үзенә каршы аяусыз көрәш башланды; укчылар, җәяләрдән атып, аны җәрәхәтләделәр. 4 Шунда Шаул үзенең корал йөртүчесенә: – Шул сөннәтсезләр килеп, мине мәсхәрә иткәнче, кылычыңны чыгар да кадап үтер мине, – диде. Әмма аның корал йөртүчесе, куркып, бу эштән баш тартты. Шуннан Шаул кылычын чыгарды да бөтен гәүдәсе белән кылычы өстенә ауды. 5 Шаулның җан биргәнен күргәч, корал йөртүчесе шулай ук үз кылычы өстенә ауды һәм һәлак булды. 6 Шул рәвешле, Шаул үзе, аның өч углы һәм аның белән бергә бөтен гаиләсе кырылып бетте. 7 Изрегыл үзәнендә яшәүче барча исраилиләр, Исраил гаскәренең кача башлавын һәм Шаул белән аның угылларының җан биргәнен күреп, яшәгән шәһәрләрен ташлап киттеләр. Пелештиләр исә шул шәһәрләргә килеп яши башладылар. 8 Икенче көнне пелештиләр яу кырында ятып калган Исраил сугышчыларын таларга дип килделәр һәм Гильбога тавында әҗәлләрен тапкан Шаул белән аның өч углын күрделәр. 9 Алар Шаулны таладылар, аннары, башын кисеп һәм коралларын салдырып алып, бу турыда халыкка һәм үзләренең пот-сыннары каршында игълан итәр өчен, Пелешет җиренең бөтен тарафына илчеләрен җибәрделәр. 10 Шаулның коралларын үзләренең потлары куелган гыйбадәтханәгә урнаштырып, башын Дагон йортында элеп куйдылар. 11 Гилыгад Явешендә яшәүчеләр пелештиләрнең Шаул белән ни-нәрсә кылганын ишеттеләр, 12 һәм шәһәрнең курку белмәс чая ир-егетләре, юлга кузгалып, Шаул белән угылларының мәетләрен Явешкә алып кайттылар. Аннары аларның сөякләрен Явештәге имән төбенә күмеп, җиде көн буена ураза тоттылар. 13 Раббыга тугры булмаган Шаулның гомере әнә шулай киселде. Ул, Раббы сүзенә колак салмыйча, үлеләрнең рухларын чакыручыга мөрәҗәгать итте, Раббының Үзеннән исә киңәш сорамады. 14 Шуның өчен Раббы аның җанын кыйды һәм патшалыкны Ишай углы Давытка тапшырды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia