IV Патшалар 7 - Изге Язма1 Әмма Элиша: – Раббы сүзенә колак салыгыз, – диде. – Раббы болай дип әйтә: «Иртәгә шушы вакытта Самареянең капка төбендә бер сеа сыйфатлы бодай онының да, ике сеа арпаның да бәһасе бер шәкыл булыр». 2 Патшаның иң якын түрәләреннән берсе шунда Аллаһы кешесенә җавап итеп: – Раббы күкнең капусын ачса да, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, – диде. Тегесе исә аңа каршы: – Син моны үз күзләрең белән күрерсең, әмма ул ризыкны авыз итмәссең, – диде. Арамиләрнең Самареяне калдырып качып китүе 3 Шәһәр капкасы төбендә махаулы дүрт адәм: – Әҗәлебезне көтеп нәрсә эшләп утырабыз соң әле без монда?! 4 Әгәр шәһәргә керергә хәл кылсак, анда ачлык – ачтан үләчәкбез; монда утырсак та шулай ук әҗәлебезне табачакбыз. Әйдә арамиләр станына барабыз; исән калдырсалар – яшәрбез, инде калдырмыйлар икән – үләрбез, – дип әңгәмә корып утыра иделәр. 5 Эңгер төшүгә алар арамиләр станына барырга дип кузгалдылар; арамиләр янына килеп җитсәләр – анда кеше заты күренми, 6 чөнки Раббы аларның станына арба тавышлары, атлар кешнәве, зур гаскәр шавы ирештергәннән соң, арамиләр: «Исраил патшасы, күрәсең, безгә каршы хиттиләрнең патшалары белән Мисыр патшаларын яллаган», – дип, 7 кичке эңгердә урыннарыннан кузгалганнар һәм чатырларын да, атларын да, ишәкләрен дә – бөтен станны ничек бар шулай калдырып, җаннарын саклап качканнар. 8 Махаулы теге адәмнәр чатырлар янына килеп туктаганнар, башта бер чатыр эченә кереп ашаганнар, эчкәннәр, анда булган алтын-көмешне, кием-салымны алып яшереп куйганнар. Әйләнеп килеп икенче чатырга кергәннәр, аннан да әйберләр алып чыкканнар. 9 Аннары алар: – Хата эш эшлибез без! Бүгенге көн – сөенеч китергән көндер. Әгәр без таң яралганчы бу турыда хәбәр итмәсәк, башыбызга бәла алачакбыз. Әйдәгез, барып, патша йортына хәбәр итик, – диештеләр дә, 10 шәһәр капкасы янына килеп җитеп, капка каравылчыларын чакырып алдылар һәм: – Без арамиләр станына барган идек, анда адәм заты да күренми, кеше тавышы да ишетелми, атлар һәм ишәкләр бәйләнгән килеш тора, чатырлар ничек бар, шулай калган, – дип сөйләп бирделәр. 11 Капка төбендәге сакчылар бу яңалыкны патша сараена ирештерделәр. 12 Патша, төнге йокысыннан уянып, хезмәтчеләренә: – Сүзем шулдыр: арамиләр менә нәрсә эшләмәкче була: безнең ачка интеккәнне белеп, алар чатырларыннан чыкканнар да кырга китеп яшеренгәннәр. Имеш, без каладан чыгабыз да, алар, безне тереләй тотып алып, шәһәребезне басып алалар. 13 Патша хезмәтчеләреннән берсе шунда: – Берничә кеше шәһәрдә калган биш атны алсын да карап кайтсын, чөнки әлегәчә исән булганнар да дөнья куйган бик күп исраилиләрнең язмышын барыбер кабатлаячак, – диде. 14 Патша: – Барыгыз, анда ниләр булганын карап кайтыгыз, – дип, җигүле ике арбаны арамиләр гаскәре эзеннән җибәрде. 15 Арамиләр артыннан алар Үрдүн буена килеп җиткәнче бардылар – менә, бөтен юл өсте ашыга-кабалана качып баручы арамиләр ташлап калдырган кием-салым һәм төрле әйбер белән тулган. Патша тарафыннан җибәрелгән кешеләр, әйләнеп кайтып, аңа бу хакта хәбәр иттеләр. 16 Шуннан соң халык, шәһәрдән чыгып, арамиләрнең чатырларын талады. Раббы әйткәнчә, бер сеа сыйфатлы бодай онының да, ике сеа арпаның да бәһасе бер шәкыл булды. 17 Иң якыннардан саналган теге түрәне патша шәһәр капкасы төбенә тәртип сакларга билгели, һәм халык аны шунда таптап үтерә. Аллаһы кешесе бу хакта алдан – патша аның янына килгәч әйтеп куйган була. 18 Аллаһы кешесе ул чакта патшага: «Иртәгә шушы вакытта Самареянең капка төбендә ике сеа арпаның да, бер сеа сыйфатлы бодай онының да бәһасе бер шәкыл булыр», – дип әйткәч, 19 теге түрә Аллаһы кешесенә: «Раббы күкнең капусын ачса да, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел», – дип җавап кайтара. Аллаһы кешесе исә аңа: «Син моны үз күзләрең белән күрерсең, әмма ул ризыкны авыз итмәссең», – ди. 20 Шулай килеп чыга да: халык әлеге түрәне капка төбендә таптап китә, һәм ул шунда дөнья куя. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia