Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

IV Патшалар 4 - Изге Язма


Элишаның тол хатынга ярдәм итүе

1 Пәйгамбәрләр төркеменнән бер пәйгамбәрнең хатыны, Элишага мөрәҗәгать итеп, болай диде: – Синең хезмәтчең – минем ирем – дөньядан китеп барды. Аның ни дәрәҗәдә Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүе сиңа мәгълүмдер. Ул бер адәмгә бурычлы булып калып, хәзер шушы адәм минем ике углымны үзенә коллыкка алмакчы була.

2 – Ничек ярдәм итим соң сиңа? Әйт әле, синең өеңдә нәрсә бар? – дип сорады аңардан Элиша. – Бер чүлмәк майдан тыш мин хезмәтчеңнең өендә берни юк, – диде хатын.

3 Шуннан Элиша моңа: – Бар, буш савыт җый, бөтен күршеләреңнән сора; күп итеп җый да,

4 үзең һәм угылларың артыннан ишекне бикләп, әлеге савытларның бөтенесенә май тутырып, бер читкә алып куй, – диде.

5 Шушы хатын, аның яныннан китеп, үзе һәм угыллары артыннан ишекне бикләп куйды; угыллары аңа буш савытларны биреп торды, хатын исә әлеге савытларга май тутырды.

6 Савытларның һәммәсе тулып беткәч, угылларының берсенә хатын: – Тагын берәр савыт бир әле, – диде. Әмма углы: – Бер савыт та калмады, – дип җавап кайтарды. Шуннан май агудан туктады.

7 Аннары хатын, Аллаһы кешесенә килеп, шушыларның һәммәсен сөйләп бирде. – Бар, майны сатып, бурычларыңны түлә; калганы исә сиңа һәм угылларыңа яшәргә булыр, – диде аңа Элиша.


Элиша һәм Шунемдагы бай хатын

8 Беркөн Элиша Шунемга килде. Анда бер бай хатын аны үз өенә ашарга керергә күндерде; соңыннан, әлеге хатынның өе яныннан үткәндә, ул һәрвакыт шунда кереп тамагын туйдырып чыга торган булды.

9 Әлеге хатын үзенең иренә: – Әледән-әле безгә кереп йөрүче адәм – изге, Аллаһы кешесе икән.

10 Әйдә түбә өстендә кечкенә бер бүлмә ясап, аның өчен шунда урын-җир, өстәл-урындык, чыраг хәстәрләп куйыйк; безгә тукталган вакытта, шунда керә торган булыр, – диде.

11 Беркөн Элиша, аларга килеп, югарыдагы бүлмәгә үтте дә шунда ял итәргә ятты.

12 Хезмәтчесе Гехазигә ул: – Әлеге шунемлы хатынны чакыр әле, – диде. Тегесе аны чакырды, һәм хатын аның янына керде.

13 Элиша шунда хезмәтчесенә болай диде: – Әлеге хатынга әйт: «Син безне бик кайгыртасың, синең өчен без нәрсә эшли алабыз? Патшага яки гаскәрбашына берәр йомышың булса, бәлки, аларга синең хакта сүз катаргадыр?» Әмма хатын җавап итеп: – Юк, мин бит үз халкым арасында хәвефсез яшим, – диде.

14 – Шулай да аның өчен нәрсә эшләргә икән? – диде хезмәтчесенә Элиша. Гехази исә: – Менә бит, аның углы юк, ә ире картайган инде, – диде.

15 – Чакыр әле аны тагын, – диде Элиша. Теге чакырды, һәм хатын ишек төбенә кереп басты.

16 – Бер елдан шушы вакытта син кулыңда ир балаңны тотып торырсың, – диде Элиша. Җавап итеп хатын аңа: – Юк, әфәндем, Аллаһы кешесе, хезмәтчеңне алдама алай, – диде.

17 Әмма хатын көмәнле булды һәм икенче елны, Элиша әйткәнчә, ир бала тудырды.

18 Малай үсеп җитте һәм көннәрдән беркөнне кырга, уракчылар янындагы атасына килде.

19 – Башым авырта, башым! – диде ул атасына. – Бар, анасы янына кайтарып куй аны, – диде атасы үзенең бер хезмәтчесенә.

20 Хезмәтчесе, малайны күтәреп, анасы янына алып кайтты. Малай көн үзәгенә кадәр анасының тезендә утырды, аннары дөнья куйды.

21 Шуннан хатын, торып, баланы Аллаһы кешесенең ятагына салды да, ишекне бикләп, өеннән чыкты

22 һәм ирен чакырып: – Миңа бер хезмәтче белән ишәк бир, мин тиз генә Аллаһы кешесе янына барып кайтам, – диде.

23 – Ник барасың аның янына? – дип сорады ире. – Бүген Яңа ай бәйрәме дә, шимбә дә түгел ич. Әмма хатыны аңа: – Барысы да әйбәт булыр, – дип җавап кайтарды һәм,

24 ишәген йөгәнләп, хезмәтчесенә: – Әйдә, тизрәк бар, мин әйтмичә туктама, – диде.

25 Хатын юлга кузгалды һәм Аллаһы кешесе янына – Кәрмил тау буена килеп җитте. Аллаһы кешесе, аны ерактан күреп алып, хезмәтчесе Гехазигә: – Бу бит теге шунемлы хатын, – диде, –

26 тизрәк каршысына йөгер, «үзең, ирең һәм балаң исән-саумы?» – дип сораш. – Исән-иминбез, – дип җавап кайтарды хатын

27 һәм, Аллаһы кешесе янына тау өстенә күтәрелгәч, аның аякларына килеп ябышты. Гехази аны аерып алмакчы булды, әмма Аллаһы кешесе: – Тимә, җаны борчулы аның; ә Раббы миңа бу хакта әйтмәде, йомып калды, – диде.

28 Хатын Элишага: – Әллә син әфәндемнән угыл сораган идемме мин?! – диде. – Юкка өметләндермә, дип әйттем түгелме?!

29 Шуннан Элиша Гехазигә: – Япанчаңның чабуларын билбавыңа кыстыр да кулыңа минем юл таягымны алып йөгер, – диде. – Каршыңа очраганнарга сәлам бирмә, сәлам бирүчеләргә җавап кайтарма, бар да баланың битенә таягымны куй.

30 Әмма баланың анасы: – Раббы да, син дә – шаһит: бу урыннан мин синсез китмим! – диде. Шуннан Элиша, торып, хатын артыннан иярде.

31 Гехази алардан элегрәк кузгалган иде; ул, кереп, баланың йөзенә таякны куйды, әмма баланың тавыш-тыны ишетелмәде. Шуннан ул Элишаның каршысына чыгып: – Бала уянмый, – диде.

32 Элиша йорт эченә узды, караса – үле бала аның урын-җирендә ята.

33 Ул бүлмәгә керде дә, үзе артыннан ишекне бикләп, Раббыга дога кылды,

34 аннары авызын – баланың авызына, күзләрен – күзләренә, учларын – учларына куеп, бала өстенә сузылып ятты, һәм баланың тәненә җылы керде.

35 Элиша, торып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөреп килде; шуннан тагын бала өстенә сузылып ятты. Шулчак бала җиде тапкыр рәттән төчкереп җибәрде һәм күзләрен ачты.

36 Элиша, Гехазине дәшеп: – Шунемлы хатынны чакыр, – диде. Теге чакырды, һәм хатын Элиша янына керде. – Мә, ал углыңны, – диде аңа Элиша.

37 Хатын аның аягына килеп егылды, башын җиргә орды, аннары, углын күтәреп, бүлмәдән чыкты.


Элиша кылган ике могҗиза

38 Элиша исә Гилгәлгә әйләнеп кайтты. Бу вакытны әлеге җирләрдә ачлык хөкем сөрә иде. Шулай булды ки, бер төркем пәйгамбәр Элишаны тыңлап утырганда, Элиша үзенең хезмәтчесенә: – Зур казанны асып, пәйгамбәрләргә аш пешер, – диде.

39 Араларыннан берсе басуга яшелчә җыярга чыкты да, анда кыярга охшаган кыргый бер үрмәле үсемлек табып, итәге тулганчы, шуны җыйды. Кайткач, аны турап казанга салды, әмма моның нәрсә икәнен төгәл берсе-бер белмәде.

40 Менә ашны бүлеп бирделәр. Кабып карауга һәммәсе: – Аллаһы кешесе! Бу казанда – үлем! – дип тавыш куптарды, һәм ашны берсе дә ашамады.

41 Әмма Элиша шунда: – Бераз он бирегез әле! – дип, он сорап алып, казандагы ашка өстәде һәм: – Салып бирегез халыкка, ашасыннар, – диде. Казанда кешегә зыян китерердәй нәрсә калмаган иде.

42 Икенче бер вакытны шулай булды ки, Багал-Шалишадан бер адәм тәүге уңыштан Аллаһы кешесенә дип егерме данә арпа икмәге һәм орлыгы коелмаган башаклар алып килде. – Халыкка тарат, ашасыннар, – диде Элиша.

43 – Йөз кешегә моны ничек җиткермәк кирәк?! – диде хезмәтчесе. Элиша исә: – Кешеләргә тарат, ашасыннар, чөнки Раббы: «Тамаклары туяр, әле артып та калыр», – дип әйтә.

44 Хезмәтче ризыкны халыкка өләште; кешеләр тукландылар, һәм, Раббы әйткәнчә, әле артып та калды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ