Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

IV Патшалар 12 - Изге Язма


Яһүдә патшасы Йоаш

1 Исраил патшасы Еһү хакимлегенең җиденче елында Яһүдә тәхетенә Йоаш килде, Иерусалимдә ул кырык ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Сибья тумышы белән Беер-Шебадан иде.

2 Рухани Еһояда өйрәткәнгә күрә, Йоаш гомер буе Раббы күзенә ятышлы күренгән эшләр эшләде;

3 әмма калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннары һаман шулай кала бирде, һәм халык әүвәлгечә шунда корбан китерде, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.

4 Бервакыт Йоаш руханиларга болай диде: – Раббы йортына багышланган бар көмешне – мәҗбүри салымны, нәзер кылучылар китергән һәм Раббы йортына ихтыяри бүләк ителгән бөтен акчаларны туплагыз.

5 Һәрбер рухани, алып килүчеләрдән бу акчаларны кабул итеп, Раббы йортының ватылган-җимерелгән урыннарын төзәтүгә сарыф итсен.

6 Әмма Йоаш патша егерме өченче елын идарә иткәндә дә әле, руханилар йортның җимерелгән-ватылган урыннарын төзәтмәгәннәр иде.

7 Шуннан Йоаш патша, рухани Еһояданы һәм башка руханиларны чакырып: – Ни өчен сез йортның ватылган-җимерелгән урыннарын төзәтмисез? Бүгеннән башлап кешеләрдән көмеш алуны туктатыгыз, көмешне йортның ватылган урыннарын төзәтүгә тотыгыз, – диде.

8 Руханилар халыктан көмеш алмаска һәм йорттагы төзекләндерү эшләре өчен җаваплылыкны үз өсләреннән төшерергә булдылар.

9 Шуннан соң рухани Еһояда бер тартма алды да, өстенә тишек уеп, аны Раббы йортына кергән уңайга уң тарафка, мәзбәх янына урнаштырды. Бусага төбендә сакта торучы руханилар Раббы йортына килгән бөтен көмешне шунда сала бардылар.

10 Тартма эчендәге көмеш шактый җыелгач, патшаның кәтибе белән баш рухани Раббы йортына кергән көмешне капчыкларга санап тутыра һәм капчык авызын бәйләп куя торган булдылар.

11 Аннары саналган көмешне Раббы йортында төзү эшләрен башкаручыларга тапшыралар, тегеләр исә аны Раббы йортында эшләүче балта осталары вә төзүчеләргә,

12 дивар торгызучы вә таш кисүчеләргә түләр, шулай ук агач вә эшкәртелгән таш сатып алыр, Раббы йортының ватылган-җимерелгән урыннарын төзәттерер, гомумән, йорттагы төзү эшләрен дәвам итәр өчен тоталар иде.

13 Раббы йортына кергән көмеш Йорт өчен көмеш җамаяклар, филтә кыскычлары, касәләр, быргылар, төрледән-төрле алтын вә көмеш савытлар ясар өчен тотылмады,

14 чөнки кергән көмеш төзү эшләре алып баручыларга түләүгә һәм Раббы йортын төзекләндерүгә китә иде.

15 Эш башкаручыларга акча түләүче кешеләрдән исәп-хисап таләп итмәделәр, чөнки алар намус белән эш итте.

16 Гаеп йолу корбаны һәм гөнаһ йолу корбаны өчен түләнгән көмеш Раббы йортына кермәде, алар руханиларныкы иде.

17 Шул вакытларда Арам патшасы Хазаил, яуга кузгалып, Гәткә каршы сугыш башлады һәм аны яулап алды; аннары Хазаил, Иерусалимгә таба борылып, аңа һөҗүм итәргә ниятләде.

18 Әмма Яһүдә патшасы Йоаш үзенең ата-бабалары – Яһүдә патшалары Еһошафат белән Яһорам, Ахазея һәм үзе Раббы йортына багышлаган бөтен изге әйберләрне, шулай ук Раббы йорты һәм патша йорты хәзинәсендәге бөтен алтынны җыеп, Арам патшасы Хазаилгә җибәрде; шуннан соң Хазаил Иерусалимне яулап алу ниятеннән кире кайтты.

19 Йоаш патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

20 Йоаш хезмәтчеләре аңа каршы фетнә оештырдылар һәм Силла аймагына төшә торган юл буенда урнашкан Бәйт-Миллода үтереп чыктылар.

21 Аны хезмәтчеләре Шимгат исемле хатынның углы Йозабад һәм Шомер исемле хатынның углы Яһозабад үтерде. Йоаш дөнья куйгач, аны Давыт каласында ата-бабалары янында дәфен кылдылар. Аның урынына тәхеткә углы Амасия килде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ