Ишагыйя 62 - Изге ЯзмаИерусалимнең яңа исеме 1 Җиңүе – шәфәкъ нуры сыман балкый, котылуы ялкын кебек дөрли башламас борын, Сионны яклап сүз дәшми тормам, Иерусалимне кайгыртудан туктамам. 2 Халыклар – синең җиңүеңне, барлык патшалар дан-шөһрәтеңне күрер; сиңа яңа исем белән дәшәрләр, аны сиңа Раббы Үзе кушар. 3 Син – Раббы кулындагы гүзәл такыя, Аллаң кулындагы патша таҗы булырсың. 4 Сине инде «ташландык» дип, җиреңне дә «вәйран булган» дип әйтмәсләр, син «Минем куанычым» дип аталырсың, җиреңне «ирле хатын» дип йөртерләр, чөнки Раббы синдә куанычын табар, җирең хуҗалы-ирле булыр. 5 Яшь егет үзенә хатын итеп кыз кешене алган кебек, угылларың да сине мәңгегә үзенә алыр; кияү үзенең кәләшенә ничек сөенсә, синең Аллаң да сиңа шулай сөенер. 6 «Синең диварларыңа, Иерусалим, Мин сакчылар куйдым, көндез дә, төнлә дә аларның тавышы тынып тормас», – ди Раббы. Әй сез, үзегезгә ял бирмичә, Раббының исенә төшереп торыгыз; 7 Раббы, Иерусалимне аякка бастырып, аны бөтен җирдә данлыклы иткәнче, сез Аңа тынгылык бирмәгез! 8 Раббы, Үзенең уң кулын – көчле кулын сузып, болай дип ант итте: «Синең ашлыгыңны дошманнарыңа ризык итеп бүтән бирмәм, хезмәт куеп тапкан шәрабыңны чит-ятлар эчмәс; 9 ашлыкны уручылар, Раббыны мактап, икмәкне үзләре ашар, йөзем җыючылар да Минем изге йортның ишегалларында шәраб эчәр». 10 Чыгыгыз капкалардан, чыгыгыз! Халыкка юл әзерләгез: салыгыз сез аны, төзегез! Аяк астындагы ташларны читкә алып атыгыз, халыкларга юл күрсәтеп, байрак күтәрегез! 11 Менә, Раббы җирнең читләренә кадәр игълан итә: «Әйтегез Сион-кызга: „Әнә, синең Коткаручың килә! Аның бүләге – Үзе белән, әҗере – алдыннан атлый“, – диегез. 12 Синең халкыңны „изге, Раббы йолып алган халык“ дип йөртерләр, ә үзеңне „Раббының сөеклесе, ташланмаган кала“ дип атарлар». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia