Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Ишагыйя 56 - Изге Язма


Раббының чит халыкларны кабул итүе

1 Раббы болай ди: «Минем коткаруым инде якын, хак булуым да тиздән ачыкланыр, шуңа күрә гаделлек белән эш итегез, дөрес эшләр башкарыгыз.

2 Шулай эшләгән, әлеге гамәлләргә ике куллап ябышкан, шимбә көн кагыйдәләрен таныган һәм аларны нәҗесләүдән сакланган, һәртөрле явызлыктан тыелган кеше бәхетледер!»

3 Раббы юлына күнгән чит җир кешесе: «Раббы мине Үз халкыннан аерачак!» – дип, хәрәм агасы: «Мин – бары тик корыган агач!» – дип әйтмәсен.

4 Чөнки Раббы болай ди: «Минем шимбә көн кагыйдәләрен таныган, күңелемә хуш килгән гамәлне сайлаган, Мин төзегән Килешүгә нык тотынган хәрәм агаларына

5 угыллы вә кызлы булуга караганда да әйбәтрәк нәрсә бирәм – Үз йортымның диварлары эчендә исемнәрен атап һәйкәл куям; Мин аларга мәңгегә биргән исем беркайчан юкка чыкмаячак.

6 Ә Раббыга хезмәт иткән, Аның исемен яраткан, Аның колына әйләнгән, Раббы юлына күнгән чит җир кешеләрен, шимбә көн кагыйдәләрен таныган һәм аларны нәҗесләүдән сакланган, Мин төзегән Килешүгә ныклап тотынган барлык кешене

7 изге тавыма алып киләм һәм Үземнең гыйбадәтханәмдә сөенечкә күмәм. Мәзбәхемдә алар китергән тулаем яндыру корбаннарын вә бүтән корбаннарны Мин хуш күрермен. Минем йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр».

8 Сөрелгән исраилиләрне бергә җыючы Хуҗа-Раббы болай ди: «Бирегә җыелганнар янына Мин әле бүтәннәрне дә җыярмын».


Исраилнең сукыр көтүчеләре

9 Әй кыргый җанварлар вә урман җәнлекләре, ашарга килегез!

10 Исраилнең сакчылары сукыр вә акылсыздыр. Аларның һәммәсе – өрә белми торган телсез этләр, яталар да черем итәләр, йокы симертәләр.

11 Һич туя белмәгән комсыз этләр бу! Алар – акылсыз көтүчеләр: һәркем үз юлыннан атлый, үз җаен кайгырта.

12 «Килегез, – диләр алар, – шәраб миннән булыр, исергәнче эчик! Иртәгә дә көнне шулай үткәрербез, тагын да шәбрәк итеп кәефләнербез!» – диләр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ