Ишагыйя 53 - Изге Язма1 Без алып килгән хәбәргә кем ышанды? Раббы кулының көче кемгә ачылды? 2 Раббы алдында ул – нәфис үлән, коры җирдәге тамыр кебек үсте; аның кыяфәтендә без сокланырлык матурлык та, бөеклек тә, безне җәлеп итәрдәй берни дә юк иде. 3 Кыен күргән, чир-газап татыган ул адәм кешеләр нәфрәтенә дучар ителгән, алар тарафыннан читкә тибәрелгән иде; андый кешедән йөзне читкә борган кебек, аңа да нәфрәт белән карадылар. Безнең алда ул бернигә дә тормый иде. 4 Ләкин ул безнең сырхауларны үз өстенә алды, авыруларыбызны күтәреп алып китте. Без аны Аллаһы тарафыннан кыйналган, җәза бирелгән һәм җәберләнгән дип уйладык, 5 ул исә безнең җинаятьләребез аркасында тәненә җәрәхәт алды, гөнаһларыбыз аркасында кыйналды. Аның җәзалануы безгә иминлек, җәрәхәтләре сихәтлек китерде. 6 Без барыбыз сарыклар сыман адашып йөрдек – һәркайсыбыз үз юлында булды, ә Раббы барыбызның гөнаһларын аның өстенә өйде. 7 Аны газапларга дучар иттеләр, әмма ул күндәмлек белән аларны кабул итте, авызын ачып берни дәшмәде; чалырга алып барган сарык бәрәне сыман, йон кыркучылар алдында тавышын чыгармаган бәрән сыман һичбер аваз салмады. 8 Тотып алып аны хөкем иттеләр. Аның язмышы турында кем уйлап торган?! Тереләр җиреннән ул тартып алынды, халкымның җинаятьләре аркасында үлемгә хөкем ителде. 9 Каберне аңа яманнар арасында билгеләделәр – аның урыны бай кеше янында булды, гәрчә ул җәбер-золым кылмаса да, теле ялган сүз сөйләмәсә дә. 10 Раббы аңа газап-сызланулар җибәрергә хәл кылды, кыйналуга дучар итте. Әгәр дә Син, Раббы, аның җанын гаеп йолу корбаны итсәң, ул үзенең токымын күрәчәк, озак яшәячәк, аның аша Раббы ихтыяры тормышка ашачак. 11 Кичергән газаплардан соң ул яктылык күрәчәк, үз эшенең асылына төшенеп канәгатьләнү табачак. «Минем тәкъва колым күпләрне аклаячак, аларның гөнаһларын үз өстенә алачак, – ди Раббы. – 12 Үзен үлем кулына тотып биргән, җинаятьчеләр исәбенә кертелгән өчен, Мин аның урынын бөекләр арасында ясармын, һәм табышны ул көчлеләр белән бүлешер. Ул күпләрнең гөнаһын үз өстенә алды, җинаятьчеләрнең яклаучысы, арадашчы булды». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia