Ишагыйя 43 - Изге ЯзмаРаббы – Исраилнең бердәнбер Коткаручысы 1 Әй Ягъкуб, сине бар иткән, әй Исраил, сине барлыкка китергән Раббы бүген болай ди: «Курыкма, Мин сине йолып алдым, исемеңне атап чакырып алдым; син – Минеке! 2 Дәрьяларны кичеп чыкканыңда, Мин синең белән булырмын, елгаларны кичкәнеңдә, сулар сине батырмас, ут аша узганыңда янмассың: ялкыны сине өтеп алмас. 3 Чөнки Мин – Раббы, синең Аллаң, Исраилнең изге Алласы, Коткаручың! Синең өчен йолым итеп Мин Мисырны, синең урынга Хәбәшстанны вә Шебаны бирәм. 4 Син Минем каршымда бик кадерле вә газиз булганга, сине бик нык яратканга, синең урынга Мин бүтән кешеләрне, җаныңны коткарыр өчен, башка халыкларны бирәм. 5 Курыкма, чөнки Мин синең белән! Балаларыңны көнчыгыштан китерермен, кешеләреңне көнбатыштан җыярмын. 6 Төньякка: „Бир аларны!“ – дип әйтермен, көньякка: „Тоткарлама аларны! Минем угылларымны ерактан, кызларымны җир читләреннән китер, 7 Минем исемгә береккән һәркемне, Үз даным өчен Үзем яраткан, Үзем бар иткән һәр кешене кире китер!“ – диярмен. 8 Күзләре булса да – сукыр, колаклары булса да чукрак шушы халыкны иреккә чыгар! 9 Барлык халыклар бергә җыелсын, кавемнәр бергә туплансын! Элек булган хәлләрне алар арасыннан кем алдан хәбәр иткән дә кем әүвәл әйткән?! Шаһитларын китереп, бүтәннәр ишетсен һәм „Бу дөрес!“ дип әйтсен өчен, үзләренең хаклы булуын исбатласыннар! 10 Минем шаһитларым, Үзем сайлап алган колларым – сез ул, исраилиләр, – дип белдерә Раббы. – Сез Мине танып белсен, Миңа ышансын, Минем бердәнбер Аллаһы икәнемне аңласын өчен сайлап алдым Мин сезне. Миңа кадәр бүтән аллалар булмады, Миннән соң да булмаячак! 11 Мин, бары тик Мин – Раббы, Миннән башка коткаручы юктыр! 12 Алдан вәгъдә итеп, сезне коткарган, шул турыда игълан иткән Зат – Мин ул, сезнең арада чит алла юк иде. Сез – Минем шаһитларым, – дип белдерә Раббы. – Мин – Аллаһы! 13 Мин – борынгы заманнардан бирле Алламын! Минем кулдан беркем коткара алмас! Мин эшләгәнне кем кире кага алыр?!» Раббының чүлдә юл салуы 14 Коткаручыгыз Раббы, Исраилнең изге Алласы, болай ди: «Сезнең хакка Мин Бабилгә гаскәр җибәрәм, килданиләрнең барчасын качакларга әйләндерәм, аларның кораблары аһ-зарга күмелер. 15 Мин – Раббы, сезнең изге Аллагыз, Исраилне Бар итүче, сезнең Патшагыз!» 16-17 Раббы диңгез аша юл салды, куәтле сулар аша юл ачты. Арбалары вә атлары белән бергә Ул гайрәтле сугышчылар чирүен юлга кузгатты, һәм алар бөтенесе үлеп калдылар – башларын калкытмас булдылар, филтә кебек сүнеп юкка чыктылар. Моны эшләгән Раббы болай ди: 18 «Сез элек булганнарны искә алмагыз, үткәннәр турында уйланмагыз. 19 Менә, Мин яңа бер эш кылам – ул хәзер гамәлгә ашачак! Күрмисезмени сез? Чүлдә юл салам Мин, коры далада елгалар агызам. 20 Кыргый җәнлекләр, чүл бүреләре вә тәвә кошлар Мине данлаячак, чөнки Мин, Үзем сайлап алган халык туйганчы эчсен өчен, чүлдә – су, коры далада елгалар хасил итәм. 21 Бу халыкны Мин Үзем өчен, ул Миңа дан җырласын өчен бар иттем. Исраилнең гөнаһы һәм Раббының мәрхәмәте 22 Ә син, Ягъкуб, Миңа мөрәҗәгать итмәдең, син, Исраил, Миннән авырсындың. 23 Син Миңа тулаем яндыру корбаны итеп сарыклар китермәдең, корбаннарың белән Миңа хөрмәт күрсәтмәдең. Мин, икмәк бүләге сорап, синең теңкәңә тимәдем, хуш исле сумала-майлар көйрәт, дип сине алҗытмадым. 24 Көмеш биреп, Миңа хуш исле камыш сатып алмадың син, корбаннарыңның мае белән туендырмадың. Киресенчә, кылган гөнаһларың белән теңкәмә тидең, язык эшләрең белән Мине алҗыттың. 25 Синең җинаятьләреңне Үзем хакына Мин, бары Мин сызып ташлаячакмын һәм гөнаһларыңны да искә алмаячакмын. 26 Дәгъваңны исемә төшер! Әйдә, хөкем оештырыйк! Сөйлә, хаклыгыңны исбатла! 27 Синең ерак бабаң гөнаһ кылды, синең өчен арадашчы булганнар Миңа каршы баш күтәрде. 28 Шуның өчен Мин Изге йортның башлыкларын хәрәм кылдым, Ягъкубны – һәлакәткә, Исраилне мәсхәрәгә дучар иттем. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia