Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Ишагыйя 26 - Изге Язма


Яһүдәнең Раббыны данлау җыры

1 Ул көнне Яһүдә җирендә мондый җыр җырланачак: «Безнең калабыз көчле! Раббы – безнең Коткаручыбыз, дивар-ныгытмабыз кебек Ул.

2 Ачыгыз капкаларны! Тугры вә тәкъва халык керсен бирегә!

3 Син, Раббы, рухы нык булганнарны иминлектә саклыйсың, чөнки алар Сиңа ышаналар.

4 Раббыга гомер-гомергә ышанып яшәгез, чөнки Раббы – мәңгелек Кыяташыбыз!

5 Шулай, биектә яшәгәннәрне Ул егып салыр, югары күтәрелгән каланы түбән төшерер, тузанга батырыр.

6 Шул урын мазлумнарның аяклары, юксыл-мескеннәрнең табан астында калыр».

7 Тәкъваларның юлы туры, аларның юлларын Син, Раббы, тигез кыласың.

8 Карарларың кушкан юлдан йөргәндә, өметебезне Сиңа баглыйбыз; бар теләк-эстәгәнем – исемеңне зекер кылудыр.

9 Төнлә минем җаным Сиңа сусый, рухым ихластан Сине эзли, чөнки җирдә Синең хөкем-карарларың үтәлгәндә, дөньяда яшәүчеләр хаклык-дөреслекнең ни икәнен белерләр.

10 Явыз кешеләргә миһербанлык күрсәтелсә дә, алар хаклык-дөреслекнең ни икәнен белә алмаслар, гаделлек хөкем сөргән җирдә явызлык кылуларын дәвам итәрләр, Раббының мәһабәтлелегенә сокланып карамаслар.

11 И Раббы, Синең кулың сугарга дип югары күтәрелгән, ләкин явызлар моны күрми. Халкың өчен ашкынып-атлыгып торуыңны күреп, алар хурлыкка калсын, дошманнарыңа әзерләнгән ут-ялкының аларны ялмап алсын.

12 И Раббы, Син безне имин кыласың; әйе, безнең казанышлар – һәммәсе Синең эшеңдер.

13 И Раббы Аллабыз, безнең өстән бүтән хуҗалар хакимлек итте, ләкин без фәкать Синең исемне яд итәбез.

14 Алар үлде, инде терелмәс, үлеләрнең рухы аякка басмас, чөнки Син аларны җәзалап юк иттең, алар турындагы хатирәне юкка чыгардың.

15 Син, Раббы, Үз халкыңны ишәйттең, аны ишәйтеп Үзеңә дан казандың; Син илнең барлык чикләрен киңәйттең.

16 И Раббы, бәла килгәндә, халкың Сине эзләде, җәзаңны җибәргәндә, хәсрәтләнеп, үзенең догаларын пышылдады.

17 Тулгак тоткан хатын ничек газапланса һәм кычкырса, Синең хозурыңда без дә шундый булдык, Раббы.

18 Без авырлы идек, газапландык, ләкин без тудырган нәрсә җил генә булып чыкты. Без җиргә котылу алып килә алмадык, дөньяда яшәр өчен, һичкемне тудырмадык.

19 Әмма Синең мәрхүмнәреңә җан керәчәк, минем халкымнан үлеләр аякка торып басачак! Җир куенына кергәннәр, уяныгыз, сөенечләр эчендә тантана итегез! Чөнки Синең чык тамчысы – яктылык бирүче чык ул: үлеләрне җир яңадан дөньяга тудырачак.


Исраилнең котылуы

20 Бар, халкым, бүлмәләргә кереп яшерен, үз артыңнан ишекләрне биклә, Раббының ачу-ярсуы үткәнче, беразга яшеренеп тор.

21 Менә, кылган гөнаһлары өчен җирдә яшәүчеләргә җәза бирергә дип, Раббы Үзенең торагыннан чыга. Шул чагында җир үзенә сеңдергән каннарны күрсәтеп бирәчәк, җаннары кыелган кешеләрен бүтән яшермәячәк.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ