Ишагыйя 15 - Изге ЯзмаМәаб җиренең һәлак булуы 1 Мәаб турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. Төнлә белән Мәабның Ар каласы таланыр, юк ителер! Төнлә Мәабның Кыйр каласы таланыр, юк ителер! 2 Менә, Дибон кешеләре, еларга дип, калку жирдәге гыйбадәтханәгә килә, Нәбу белән Медеба хакында мәабиләр үкереп-үкереп елый, һәммәсенең чәч-сакалы кырылган. 3 Кешеләр урамда тупас тукымага төренеп йөри, өй түбәләрендә вә мәйданнарда барысы үкереп елый, күз яшенә баткан. 4 Хишбун һәм Элгале шәһәрендә халык илереп кычкыра, аларның тавышы хәтта Яһаста да ишетелә; Мәаб сугышчылары үкерә, аларның җаны куркудан калтырый! 5 Мәаб хакында йөрәгем сызлый. Мәаб кешеләре Согарга, Эгләт-Шелишиягә качалар, елый-елый Лухиткә таба менәләр, үзләренә ябырылган афәттән Хорунаим юлында зар елашалар. 6 Нимрим сулары корыган, болыннар кибеп беткән, үләннәр көйгән, яшеллек тәмам юкка чыккан. 7 Шуңа күрә мәабиләр үзләренең малларын, саклаган әйберләрен Таллар үзәненең аръягына күчерәләр. 8 Мәабның барлык чикләрендә үкереп елыйлар, елаган тавышлар хәтта Эглаимгә вә Беер-Элимгә барып җитә. 9 «Әнә, Димон сулары кан белән тулды! – ди Раббы. – Ләкин әле Мин Димонга тагын шундый каза әзерләдем: Мәабтан качып киткән һәм илдә калган кешеләргә арысланнар өстерәчәкмен!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia