Ишагыйя 14 - Изге ЯзмаИсраилнең үз җиренә кайтуы 1 Раббы, рәхим-шәфкать күрсәтеп, Ягъкубны яңадан сайлаячак – аны үз җиренә кайтарачак; һәм Ягъкуб нәселенә килмешәкләр кушылып, аның белән янәшә көн күрә башлаячак. 2 Чит халыклар Исраил халкын үз ватанына кайтарачак, һәм анда, Раббы җирендә, исраилиләр бу халыкларны үзләренең колларына әйләндерәчәк. Элек үзен әсир иткәннәрне Исраил әсирлеккә алачак, элек үзен изгәннәр өстеннән хакимлек итәчәк. Бабил патшасының җиңелүе турында мәсхәрәле җыр 3 Раббы сезне кайгы-газаплардан, дучар булган авыр коллыктан азат итеп тынычландырган көнне, 4 Бабил патшасы турында мәсхәрәле җырыгызны җырларсыз: «Менә, залимнең көне бетте, аның ярсуына чик куелды! 5 Раббы яманнарның күсәген, хөкемдарларның таягын сындырды! 6 Ярсулы ул таяк халыкларны туктаусыз кыйный, кавемнәр белән зобаниларча идарә итә, аларны эзәрлекләүдән туктамый иде. 7 Хәзер исә бөтен дөнья тынычлап ял итә, шатланып җырлый. 8 Хәтта кипарислар да сөенә синең һәлакәтеңә, Ливан эрбетләре дә куана, „Син җиргә егылганнан бирле, безне кисмиләр!“ – ди алар. 9 Сине каршыларга дип, җир астындагы үлеләр дөньясы хәрәкәткә килде: җир йөзе юлбашчыларының әрвахлары уянды, халыклар белән идарә иткән патшаларының рухлары тәхетләреннән купты. 10 Алар һәммәсе сиңа эндәшеп: „Син үзең дә безгә охшап калдың: безнең кебек үк көчсез хәзер!“ – дип әйтерләр. 11 Синең дан-шөһрәтең лира авазлары белән бергә үлеләр дөньясына күчте; синең ятагың да, өстеңдәге җәймәң дә тоташ корттандыр. 12 Әй таң йолдызы, әй таң углы, күктән атылып төштең син! Әй халыкларны җиңүче, җиргә егылып бәрелдең син! 13 Эчеңнән син болай дип уйладың: „Күккә ашармын, тәхетемне Алланың йолдызларыннан да биегрәк куярмын, ерак төньякта илаһлар җыелышкан тауда утырырмын, 14 болытлардан да өскәрәк менәрмен, Аллаһы Тәгаләгә тиң булырмын“. 15 Ләкин син үлеләр дөньясына, упкын тирәнлегенә төшерелдең. 16 Сине күргән һәркем, җентекләп күзәтеп, болай дип уйлар: „Җирне селкетеп, патшалыкларны дер калтыратып торган, 17 җир йөзен чүлгә әйләндереп, калаларны вәйран иткән, әсирләрне өйләренә кайтармаган адәм шушымы инде?!“ 18 Халыкларның патшалары, хөрмәттә дәфен кылынып, һәрберсе үз төрбәсендә ята; 19 ә син күмелмичә калгансың, кисеп ташланган кирәксез агач ботагы сыман булгансың; сине упкындагы ташлар өстенә ыргытканнар, кылыч чапкан мәетләр – синең кәфенеңдер; җәсәдең аяк астында таптала. 20 Сине бүтән патшаларны җирләгән кебек җирләмәсләр: син үз җиреңне таладың, үз халкыңны кырдың. Явыз кешеләрнең токымы мәңге искә алынмасын! 21 Аталарының җинаятьләре өчен угылларын суярга урын әзерләгез! – Алар беркайчан да, аякка басып, җиргә хуҗа булмасыннар, җир йөзен калалары белән тутырмасыннар». 22 Күкләр Хуҗасы Раббы белдерәдер: «Бабилгә каршы күтәрелеп, аның исемен, калган халкын, нәсел-токымын бетерәчәкмен! – ди Раббы. – 23 Ул җирне керпеләр яши торган урын, сазлык итәчәкмен, себереп түгеп юк итәчәкмен!» – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. Ашшур гаскәренең һәлак булуы 24 Күкләр Хуҗасы Раббы ант итеп әйтте: «Мин ничек ниятләсәм, һичшиксез шулай булачак, Мин ничек билгеләсәм, шул тормышка ашачак. 25 Ашшурны Үз җиремдә юк итәчәкмен, Үз тауларымда таптап бетерәчәкмен! Ул кидергән камыт халкым муеныннан салдырылыр, ул салган йөк иңнәреннән алыныр. 26 Бу – бөтен дөнья өчен Мин корган ният, халыкларга каршы күтәрелгән кулым». 27 Күкләр Хуҗасы Раббы карар кылгач, кем аны кире кагар?! Аның кулы күтәрелгәч, кем түбән төшерер?! Әй Пелешет, сөенмә 28 Әхәз патша үлгән елны шундый пәйгамбәрлек сүзе булды: 29 «Әй Пелешет, сине кыйнаган таяк сынган дип сөенмә, чөнки елан тамырыннан тагын да куркынычрак кара елан чыгачак, аның токымы оча торган агулы елан булачак. 30 Ул чагында юксыл-мескеннең тамагы туячак, фәкыйрь-фөкра куркынычсыз урында булачак, ә синең нәсел тамырыңны ачтан үтерәчәкмен, калган халкыңны юк итәчәкмен. 31 Әй капкалар, үкереп-үкереп елагыз! Әй калалар, кычкырып-кычкырып елагыз! Куркудан калтырап тор, бөтен Пелешет җире, чөнки төньяктан тузан болыты килә, һәм дошман гаскәрендә артта калучы юк». 32 Чит халыкның илчеләренә нинди җавап бирергә? «Сионның нигезен Раббы салды, Аның халкыннан бичара мазлумнар шунда сыеныр урын табачак!» – җавап әнә шул булыр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia