Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Ишагыйя 1 - Изге Язма

1 Яһүдә патшалары Уззия, Иотам, Әхәз, Хизәкыйя идарә иткән вакытларда, Амотс углы Ишагыйягә Яһүдә вә Иерусалим хакында Раббыдан иңгән күренешләр.


Яһүдәнең Раббыга каршы баш күтәрүе

2 Әй күк, тыңла, әй җир, колак сал! Раббы болай ди: «Мин балаларны тәрбияләп үстердем, ә алар Миңа каршы баш күтәрделәр.

3 Үгез – үзенең иясен, ишәк үз хуҗасының утлыгын таный; ә Исраил Мине танымый, халкым Мине белергә теләми».

4 И-и гөнаһлы кавем, җинаятькә баткан халык, явызлар токымы, бозык балалар! Раббыдан йөз чөереп, Исраилнең изге Алласын санга сукмыйча Аңа аркагыз белән борылдыгыз.

5 Сезнең кай җирегезне кыйнарга тагын?! Ни өчен сез һаман үҗәтләнәсез? Башыгыз җәрәхәт белән тулы, йөрәгегез тәмам хәлдән тайган.

6 Аяк табаныгыздан баш түбәгезгә кадәр исән җирегез юк: кара көйгән тәнегездәге җәрәхәтләр, кан саркып торган яралар юып-чистартылмаган, бәйләнмәгән һәм май сөртелмәгән.

7 Җирегез ташландык хәлгә килгән, калаларыгыз көлгә әйләнгән; кырларыгыз уңышын күз алдыгызда чит-ятлар ашап ята – бар нәрсәгезне алар вәйран итте.

8 Сион-кыз гына калды – йөзем бакчасындагы чатыр, кыяр түтәлендәге куыш, камалыштагы шәһәр кебек булды.

9 Әгәр Күкләр Хуҗасы Раббы кайберләребезне исән калдырмаган булса, без Сәдүм каласына, Гамура каласына тиңләшер идек.

10 Раббы сүзен тыңлагыз, Сәдүм җитәкчеләре! Аллабызның канунына колак сал, Гамура халкы!

11 «Сезнең күп санлы корбаннарыгыз нигә кирәк Миңа?! – ди Раббы. – Яндырылган корбан тәкәләреннән, симертелгән терлек маеннан Мин гарык булдым; үгезләрнең, сарык вә кәҗә тәкәләренең канын теләмим Мин.

12 Сез Минем хозурыма киләсез, әмма кем сорый сездән моны?! Минем ишегалларымны нигә таптап йөрисез?!

13 Файдасыз бүләкләр ташудан туктагыз, хуш исле бәлзәмнәр төтененнән Минем күңелем болгана. Яңа ай бәйрәмнәрегезгә, шимбә көннәрегезгә, бәйрәм җыеннарыгызга – гөнаһларыгыз белән бозылган изге җыеннарыгызга түзеп тора алмыйм.

14 Яңа ай вә бүтән бәйрәмнәрегезне Мин күрәлмыйм: Минем өчен авыр йөк алар; бу йөкне күтәреп алҗыдым.

15 Кулларыгызны Миңа сузып дога кылганда, күзләремне сездән читкә алырмын; никадәр дога кылсагыз да, сезне тыңламам, чөнки кулларыгыз канга буялган.

16 Юыныгыз, пакьләнегез, явыз эшләрегезне күз алдымнан юк итегез, явызлык кылудан туктагыз,

17 игелек кылырга өйрәнегез, гаделлеккә омтылыгыз, изелгәнне коткарыгыз, ятимнең хакын хаклагыз, тол хатынның эшен яклагыз!»


Раббының Иерусалимне хөкем итүе

18 «Килегез, бергәләп уйлашыйк, – ди Раббы. – Гөнаһларыгыз куе кызыл төстә булса да, үзегез кардай ап-ак калырсыз; гөнаһларыгыз карасу-кызыл төстә булса да, үзегез ап-ак йонга охшарсыз.

19 Сүзләремә колак салсагыз, җирдәге нигъмәтләрдән авыз итәрсез;

20 әгәр инде Миннән йөз чөереп, Миңа каршы чыксагыз, сезне кылыч ашар», – ди Раббы; бу сүзләр Аның авызыннан килеп иреште.

21 Аһ, тугрылыклы башкала әнә ничек фахишәгә әйләнгән! Ул гаделлек белән тулы иде, анда дөреслек хакимлек итә иде, хәзер исә анда адәм җаны кыючылар яши.

22 Көмешең инде тәмам касмакланып беткән, шәрабыңа су кушылган.

23 Түрәләрең синең – фетнәчеләр, угрылар белән бергә эш итүчеләр; аларның һәммәсе ришвәт алырга ярата, бүләк артыннан куа, ятимнең хакын хакламый, тол хатынның гозере аларга барып җитми.

24 Шуңа күрә Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраилнең кодрәтле Алласы болай ди: «Дошманнарымны җәзага тартып юанырмын, алардан үчемне алырмын!

25 Кулымны сиңа таба сузып, юшкыныңны селте белән чистартырмын, бөтен пычрагыңны юк итәрмен.

26 Әүвәлге замандагы кебек гадел хөкемчеләр, киңәшчеләр булыр синдә. Шуннан соң сине „Дөреслек, тугрылык каласы“ дип атарлар».

27 Сион – гаделлек аша, ә тәүбә иткән кешеләре тәкъвалык белән котылыр.

28 Фетнәче вә гөнаһлылар исә һәлак булыр, Раббыдан йөз чөергәннәр юк ителер.

29 Бик тә яраткан изге имән агачларыгыз аркасында сез оятка калырсыз, үзегез сайлап алган бакчалар аркасында хурлык ачысын татырсыз.

30 Сез яфрагы шиңгән имән, сусыз бакча кебек булырсыз.

31 Көчле адәмнәр – сүс, ә аларның эшләре очкын кебек булыр: алар шулай бергәләп янып китәр, һәм аларны сүндерүче булмас.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ