Иремия 8 - Изге Язма1 Шул көннәр җиткәч, – дип белдерә Раббы, – Яһүдә патшаларының, түрәләрнең, руханиларның, пәйгамбәрләрнең, Иерусалим кешеләренең сөякләрен каберләреннән чыгарып ыргытырлар. 2 Аларны кояш вә ай, барлык күк йолдызлары алдында чәчеп ташларлар. Кайчандыр бу халык әлеге күк җисемнәрен ярата, аларга хезмәт итә, табына, алардан киңәш эзли һәм алар алдында сәҗдә кыла иде. Ул сөякләрне беркем җыеп алып җирләмәс – алар җирдә тирес булып ятар. 3 Бу явыз токымнан исән калган адәмнәрне Мин кай тарафларга сөрсәм дә, алар үлемне яшәүдән артык күрерләр. Бу – Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе. Халыкның, Раббыны ташлап, үз юлыннан баруы 4 Син аларга, Раббының сүзе мондыйдыр, диген: «Кеше, егылса, торырга тырышмасмы?! Юлында адашса, кире кайтмасмы?! 5 Бу халык нигә һаман шулай адашып йөри соң, нигә Иерусалим гел ялгыша, адашып йөри? Алар ялганга бик нык ябышканнар, һич кенә дә кире кайтырга теләмиләр. 6 Мин аларны күзәтеп һәм тыңлап тордым: алар дөресен сөйләмиләр, беркем дә: „Нәрсә эшләдем соң мин?“ – дип әйтеп, үзе кылган явызлыкларга үкенми, һәркем, сугышка ташланган ат кебек, үз юлыннан чаба. 7 Күк кошы ләкләк тә үзенең килү-китү вакытын белә, күгәрчен дә, карлыгач та, керәшә дә туган якларына кайчан очып кайтырга икәнен белә, ә Минем халкым Раббы кушканнарны белми. 8 Ничек итеп сез: „Без акыллы, Раббы кануны буенча эш итәбез“, – дип әйтә аласыз?! Кәтипләрнең ялганчы каләмнәре аны үзгәртте бит! 9 Акыл ияләре оятка калды, алар, каушап, ятьмәгә эләкте. Раббы сүзен санга сукмаучыларны акыллы дип әйтеп буламы соң?! 10 Шуның өчен аларның хатыннарын – башкаларга, кырларын бүтән хуҗаларга бирәм, чөнки аларның һәммәсе, кечесеннән алып олысына кадәр, баю ягын гына карый, пәйгамбәрдән алып руханига кадәр барысы да ялган гамәл кыла. 11 Бичара халкымның җәрәхәтен алар өстән-өстән генә дәвалыйлар, „Иминлек, иминлек!“ – дип сөйләнәләр, ә иминлек юк. 12 Кабахәтлек эшләгәч ояламы соң алар?! – Юк, оялмый да, кызармый да! Шуның өчен алар егылганнар арасына егылачак, Мин җәза биреп, алар һәлак булачак!» – ди Раббы. 13 «Мин аларның бөтен уңышын тартып алырмын, – дип белдерә Раббы, – ботакларда – бер генә йөзем дә, инҗир агачында бер генә җимеш тә калмас, хәтта яфраклары да шиңеп бетәр. Мин биргән нәрсәләр алардан тартып алыныр». 14 «Нишләп болай утырабыз соң әле без? – ди Яһүдә халкы. – Җыеныйк, ныгытылган шәһәрләргә барыйк, шунда һәлак булыйк, чөнки Раббы Аллабыз безне һәлакәткә дучар итте, Аңа каршы гөнаһ кылган өчен, безгә агулы су эчерде. 15 Без тынычлык эзләдек, әмма яхшылык килмәде; сихәтләнү көттек, әмма коточкыч хәлләргә дучар булдык. 16 Дан шәһәре ягыннан дошман атларының пошкыруы ишетелә, тайлар кешнәвеннән бөтен җир дер селкенә. Дошман, килеп, илебезне һәм андагы бар нәрсәне тар-мар китермәкче, шәһәребезне дә, аның халкын да юк итмәкче». 17 «Менә, Мин сезнең өскә агулы еланнар җибәрәм, алар сезне чагачак, һәм алардан әфсен юктыр. Бу – Раббы сүзе». Иремиянең Иерусалим өчен кайгыруы 18 Кайгым басылырлык түгел минем. Йөрәгем сыкрый, өзгәләнә. 19 Менә, ерак илдән бичара халкымның фөрьяды ишетелә: «Раббы Сионда түгелмени? Аның Патшасы инде анда юкмыни?» Раббы: «Нишләп алар үзләренең потлары, бернигә тормаган чит-ят илаһлары белән ачуымны чыгардылар?» – дип әйтә. 20 «Урак өсте бетте, җәй үтте, ә безгә котылу килмәде!» – ди халык. 21 Бичара халкымның җәрәхәтләре аркасында мин дә җәрәхәтләндем; мин кайгыда, коточкыч курку чолгап алды мине. 22 Гилыгадта бәлзәм юкмы әллә?! Анда табиб юкмы әллә?! Бичара халкым нилектән сихәтләнә алмый соң? |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia