Иремия 52 - Изге ЯзмаИерусалимнең яулап алынуы. Сәдыкыйянең язмышы 1 Тәхеткә утырганда, Сәдыкыйягә егерме бер яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе, Хамутал, либналы Иремия кызы иде. 2 Сәдыкыйя, Яһоякыйм кебек үк, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды. 3 Иерусалим каласына һәм Яһүдә җиренә Раббының ачуы шул дәрәҗәдә зур иде ки, нәтиҗәдә Ул аларны Үзеннән читкә тибәрде. Соңга таба Сәдыкыйя Бабил патшасына каршы баш күтәрде. 4 Сәдыкыйя хакимлегенең тугызынчы елында, унынчы айның унынчы көнендә Бабил патшасы Нәбухаднессар, үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалим янына килеп, аны камап алды һәм кала тирәли туфрак өемнәре күтәрде. 5 Сәдыкыйя патша хакимлегенең унберенче елына кадәр шәһәр камалышта булды. 6 Шәһәрдә ачлык һаман көчәя барып, дүртенче айның тугызынчы көнендә халыкның ризыгы тәмам бетте. 7 Шул көнне дошман шәһәр диварының бер урынын җимереп төшерде. Гәрчә килданиләр шәһәрне камалышта тотса да, төнлә Сәдыкыйя, үзенең гаскәриләре белән патша бакчасы янындагы ике дивар арасындагы капкадан чыгып, Араба тигезлегенә таба китте. 8 Килданиләр гаскәре Сәдыкыйя патша артыннан эзәрлекли чыкты һәм аны Әрихә тигезлегендә куып җитте; Сәдыкыйянең гаскәриләре, патшаны калдырып, кайсы кая таралышып бетте. 9 Сәдыкыйяне тотып алдылар да Хамат җирендәге Риблага – Бабил патшасы янына алып килделәр, һәм Нәбухаднессар аңа хөкем карары чыгарды. 10 Бабил патшасы Риблада Сәдыкыйянең күз алдында аның угылларын, шулай ук Яһүдәнең барлык түрәләрен кадап үтерде. 11 Аннары, Сәдыкыйянең күзләрен сукырайтып, аңа бакыр богау кигезде дә Бабилгә алып китте һәм, әҗәле җиткәнче, зинданда тотты. Раббы йортының җимерелүе һәм Иерусалим кешеләренең сөргенгә озатылуы 12 Бабил патшасы Нәбухаднессар хакимлегенең унтугызынчы елында, бишенче айның унынчы көнендә Бабил патшасына хезмәт итүче җансакчылар башлыгы Нәбузарадан Иерусалимгә килде 13 һәм Раббы йорты белән патша сараен, Иерусалимдәге барлык йортларны – барча зур йортларны яндырып бетерде. 14 Ул җитәкчелек иткән килданиләр гаскәре Иерусалим тирәли салынган диварны җимерде. 15 Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан ярлыларның кайберләрен, шәһәрдәге исән калган кешеләрне, шулай ук Бабил патшасы ягына чыккан адәмнәрне һәм калган һөнәрчеләрне әсирлеккә алып китте, 16 кайбер ярлы кешеләрне генә йөзем бакчаларында эшләр һәм иген игәр өчен калдырды. 17 Килданиләр, Раббы йортындагы бакыр баганаларны, аскуймаларны, бакырдан эшләнгән ясалма диңгезне ватып-җимереп, барлык бакырны Бабилгә алып киттеләр; 18 шулай ук казаннарны, көрәкләрне, филтә кыскычларын, табакларны, касәләрне, гомумән, Раббыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык бакыр савытларны алдылар. 19 Кечкенә касәләрне, күмер алгычларны, касәләрне, казаннарны, шәмдәлләрне, савытларны, шәраб бүләкләре өчен касәләрне – саф алтыннан һәм көмештән коелган бар нәрсәне – җансакчылар башлыгы алды. 20 Раббы йорты өчен Сөләйман патша ясаткан ике терәк баганага, ясалма диңгезгә, диңгезне тотып торган унике үгез сынына һәм аскуймаларга киткән бакыр үлчәп бетерерлек түгел иде. 21 Һәр багананың биеклеге – унсигез, әйләнә озынлыгы унике терсәккә тәңгәл булып, дүрт бармак калынлыгындагы бакырдан эшләнгән бу баганаларның эчләре куыш иде. 22 Багана башындагы бакыр таҗның биеклеге биш терсәккә тәңгәл булып, таҗ тирәли куелган челтәр дә, анар җимеше сурәтләре дә – һәммәсе бакырдан коелган иде; анар җимешләре куелган икенче багана нәкъ беренчесе кебек иде. 23 Һәр багана башындагы челтәрдә йөзәр анар җимеше булып, аларның туксан алтысы астан күренеп тора иде. 24 Җансакчылар башлыгы шулай ук баш рухани Сераяһны, икенче дәрәҗә рухани Сефанияне һәм өч ишек сакчысын да әсир итте. 25 Әлегәчә шәһәрдә калучылар арасыннан ул тагын гаскәрбашын, патшаның җиде киңәшчесен, илнең халкын гаскәриләр сафына теркәүче баш сәркәтипне һәм шәһәрдә калган халыктан алтмыш кешене үзе белән алып китте. 26 Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан аларның барысын Бабил патшасы хозурына Риблага алып килде. 27 Хамат җирендәге әлеге Риблада Бабил патшасы ошбу кешеләрнең җаннарын кыйды. Шул рәвешле, Яһүдә халкы үз җиреннән сөрелде. 28 Нәбухаднессар куып алып киткән халыкның саны түбәндәгечә: Бабил патшасы хакимлегенең җиденче елында – өч мең егерме өч яһүди, 29 унсигезенче елында Иерусалимнән сигез йөз утыз ике кеше куып алып кителгән. 30 Нәбухаднессар хакимлегенең егерме өченче елында җансакчылар башлыгы Нәбузарадан җиде йөз кырык биш яһүдине куып алып киткән. Шулай итеп, барлыгы дүрт мең алты йөз кеше сөрелгән. Яһояхинның Бабил патшасы күзендә мәрхәмәт табуы 31 Яһүдә патшасы Яһояхин әсирлегенең утыз җиденче елында Бабил тәхетенә Әвил-Меродах утырды һәм хакимлегенең беренче елында, уникенче айның егерме бишенче көнендә, Яһүдә патшасы Яһояхинны кызганып, зинданнан азат итте; 32 аның белән дустанә мөнәсәбәттә булды, Бабилгә сөрелгән башка патшалардан аны биегрәк урынга утыртты. 33 Яһояхин зиндан киемнәрен алыштырды һәм гомеренең азагына кадәр патша табыныннан тукланды; 34 шул рәвешле, көндәлек ризыгын ул үлгәнчегә кадәр даими рәвештә Бабил патшасыннан кабул кылып торды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia