Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Иремия 50 - Изге Язма


Бабилнең җиңелүе. Әсир киткәннәрнең үз өйләренә кайтуы

1 Килданиләр яшәгән Бабил иле турында Иремия пәйгамбәр аша Раббыдан мондый сүз килеп иреште:

2 «Халыкларга игълан кылыгыз, хәбәр итегез. Байрак күтәреп, яшерми-нитми шуны белдерегез: „Бабил алынды, Бәл мәсхәрәгә калды, Мардук аударып ташланды – Бабил потлары хур булды, җирәнгеч сыннары җимерелде!“ – дип әйтегез.

3 Төньяктан Бабилгә каршы бер халык күтәрелде; бабиллеләрнең җирен алар чүлгә әйләндерер, анда һичкем яшәмәс, кешеләр дә, җәнлекләр дә ташлап китәр ул җирне.

4 Шул көннәрдә, шул вакытта, – дип белдерә Раббы, – Исраил вә Яһүдә халкы елый-елый үзенең Раббы Алласын эзләр.

5 Алар Сионга алып бара торган юлны сораштырырлар һәм, йөзләрен шул тарафка борып: „Әйдәгез, Раббыга багланыйк, Аның белән мәңгелек, онытылмас килешү төзик!“ – диярләр.

6 Минем халкым адашкан сарыклар сыман иде; көтүчеләре аларны юлдан яздырды, таулар арасына таралырга ирек бирде; таулар, калкулыклар арасында йөри торгач, яшәгән урынын онытты алар.

7 Сарыкларыма тап булган һәркем аларны ашады; дошманнары: „Без гаепле түгел, чөнки алар үзләренең көтүлек җире, ата-бабаларының өмете булган хак Раббыга каршы гөнаһ кылдылар“, – диделәр».


Бабилне җәзага тарту. Исраилне кичерү

8 «Килданиләр яшәгән Бабил иленнән качыгыз, көтү алдыннан барган кәҗә тәкәсе кебек барыгыз!

9 Чөнки Мин менә төньяк җиреннән Бабилгә каршы бөек халыкларны җыеп китерәм; алар сафларга тезелеп килерләр һәм, төньяктан һөҗүм итеп, Бабилне басып алырлар; аларның уклары һәрвакыт тиешле урынга эләгә, ул уклар – оста сугышчыларның укларыдыр.

10 Килданиләр җире тәмам таланып бетәр, дошман аны гарык булганчы талар! – дип белдерә Раббы. –

11 Сез күңел ачасыз, тантана итәсез, Минем биләмәмне талаучы бабиллеләр! Болында бозау кебек сикерешәсез, тайлар кебек кешнисез,

12 ләкин сезнең анагыз хур булыр, сезне тудырган хатын мәсхәрә ителер; хактыр: халыклар арасында ул иң мескене, как дала, корып-кипкән җир кебек булыр.

13 Раббының ачуы чыгып, кеше яшәми торган урынга әйләнер ул җир, бөтенләй ташландык булып калыр; Бабил яныннан үткән һәркем шомланып калыр, аның җәрәхәтләрен күреп сызгырып куяр.

14 Бабил тирәли сугышчан тәртиптә тезелеп басыгыз; укчылар, җәягезне киереп атыгыз аңа, укларны жәлләмәгез, чөнки Бабил Раббыга каршы гөнаһ кылды!

15 Бабилгә каршы һәр тарафтан тавыш күтәрегез! Ул җиңелде, манаралары ауды аның, диварлары җимерелде – Раббы үче бу. Җәзага тартыгыз аны, башкаларга нәрсә эшләгән булса, аның үзенә дә шуны эшләгез!

16 Бабилдә орлык чәчүчене дә, урып-җыю вакытында кулына урак алучыны да юк итегез! Аяусыз кылычтан куркып, һәр килмешәк үз халкына әйләнеп кайтыр, үз җиренә качар.

17 Исраил – арысланнар куып тараткан көтү ул; башта аны Ашшур патшасы ашады, аннары Бабил патшасы Нәбухаднессар сөякләренә кадәр кимереп бетерде.

18 Шулай итеп, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Менә, Мин Ашшур патшасын җәзалаган кебек, Бабилнең патшасын һәм аның җирен җәзалармын.

19 Ә Исраил көтүен Мин үз җиренә кайтарырмын, һәм ул Кәрмилдә вә Башанда утлап йөрер, Эфраим тауларында вә Гилыгадта тамагын туйдырыр“».

20 – Шул көннәрдә, шул вакытларда, – дип белдерә Раббы, – Исраилнең җинаятен эзләрләр, ләкин тырышулары юкка булыр; Яһүдәнең гөнаһын эзләрләр, әмма берни тапмаслар, чөнки Үзем исән калдырган кешеләрне Мин кичерермен.


Үзенең изге йортын җимерүчеләрдән Раббының үч алуы

21 «Мератаим җиренә, шулай ук Пыкодта яшәүчеләргә каршы һөҗүмгә күтәрелегез! Үтерегез аларны, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерегез, – дип белдерә Раббы, – Мин кушканнарның барын да эшләгез!

22 Шушы илдә сугыш-кырылыш тавышы яңгырый, бар нәрсә җимерелә!

23 Бөтен дөньяны җимерүче чүкеч инде үзе яргаланган, ватылган. Халыклар күз алдында Бабил коточыргыч бер нәрсәгә әверелде.

24 Мин сиңа ятьмә куйдым, Бабил, һәм син, үзең дә сизмәстән, шул ятьмәгә эләктең. Миңа каршы баш күтәргән өчен, сине табып эләктереп алдылар.

25 Раббы Үзенең саклагычын ачты һәм газап коралларын алып чыкты, чөнки Хакимнең, Күкләр Хуҗасы Раббының, килданиләр җирендә башкарасы эше бар.

26 Бар тарафтан Бабилгә һөҗүм итегез, аның амбарларын ачыгыз, бар малын ашлык көшеле сыман итеп бер урынга өегез; илне тулысынча җимерегез – берни калмасын!

27 Аның барлык үгезләрен чалыгыз! Әйдә, суемга барсыннар! Кайгы аларга! Үзләренә тәгаенләнгән җәза көннәре җитте!

28 Әнә, Бабилне ташлап китүчеләрнең тавышы ишетелә; алар, Сионга килеп, Үзенең Изге йорты өчен Раббы Аллабызның үч алуы турында сөйләмәкчеләр.

29 Бабилгә һөҗүм итәр өчен, укчыларны чакырыгыз! Җәяләрен киереп, шәһәрне камап алсыннар – беркем качып котылырлык булмасын! Аңа, эшләренә карап, әҗерен бирегез, ул ни кылган булса, үзенә дә шуны кылыгыз, чөнки Раббыга – Исраилнең изге Затына каршы баш күтәрде ул.

30 Шулай, ул көнне Бабилнең яшь егетләре мәйданнарда егылып калыр, барлык сугышчылары һәлак булыр, – дип белдерә Раббы. –

31 Менә, Мин сиңа каршы күтәреләм, тәкәббер Бабил, – ди Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, – чөнки синең көнең – сиңа җәза бирер вакыт җитте!

32 Тәкәббер әнә абынып егылыр, һәм аны беркем күтәреп торгызмас. Аның шәһәрләренә Мин ут салырмын, һәм ялкын тирә-яктагы бар нәрсәне ялмап алыр».


Раббының Үз халкын яклавы

33 Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Яһүдә халкы кебек үк, исраилиләр дә җәбер-золымнан интегә; әсир итүчеләрнең һәммәсе аларны кулларында нык тота, һич кенә дә ычкындырырга теләми.

34 Ләкин аларны йолып алучы Зат көчле, Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы! Үз халкын Ул һичшиксез яклар, ил-йортларына тынычлык иңдерер, ә Бабилдә яшәүчеләрнең тынычлыгын алыр.

35 Килданиләргә – бөтен Бабил кешеләренә, аның түрәләренә, акыл ияләренә кылыч төшсен! – дип белдерә Раббы. –

36 Кылыч Бабил сихерчеләренә төшсен! – Аларның акылын алсын! Гаярь сугышчыларына төшсен! – Аларны калтырарга мәҗбүр итсен!

37 Кылыч Бабил атларына вә арбаларына, чит халыклардан торган гаскәренә төшсен! – Аларны куркак хатыннар итсен! Кылыч Бабил хәзинәләренә төшсен! – Аларга талау килсен!

38 Корылык башланып елга-сулары кибеп бетсен, чөнки потлар җире бу! Шул шомландыргыч сыннар илнең халкын акылдан яздырды инде.

39 Хактыр: анда кыргый җәнлекләр, сыртланнар вә тәвә кошлары яшәр. Бу җиргә һичкайчан кеше килеп урнашмас, һәм буын арты буын алышына торса да, ул шулай ташландык хәлдә кала бирер.

40 Сәдүм, Гамура вә алар тирәсендәге шәһәрләрне Аллаһы ничек вәйран итсә, бу җир дә шул хәлгә төшәр: анда беркем килеп урнашмас, һичбер кеше яшәмәс, – ди Раббы, –

41 Менә, төньяктан бер халык килә; җир читеннән бөек кавем һәм күп кенә патшалар күтәрелеп чыга.

42 Кулларына җәя белән сөңге тотканнар; алар миһербансыз вә шәфкатьсез; тавышлары – диңгез шавыдай. Атларга атланып киләләр; сиңа каршы сугышыр өчен, Бабил-кыз, һәммәсе бер булып, сафка тезелгәннәр.

43 Алар хакындагы хәбәрне ишеткәч, Бабил патшасының куллары хәлсезләнеп салынып төште, хәсрәт басты аны; тулгак тоткан хатын кебек газапланды ул.

44 Менә, Үрдүн буендагы куаклар арасыннан чәчәкле көтүлеккә килеп чыккан арыслан кебек, бабиллеләрне Мин күз ачып йомган арада куып җибәрермен, аларның иң шәп сарык тәкәләрен сайлап алырмын. Минем белән кем тиңләшә, кем Мине хөкемгә тарта алыр?! Нинди көтүче Миңа каршы чыгар?!»

45 Шулай итеп, Раббының Бабил турындагы карарын, килданиләргә кагылышлы ниятен тыңлагыз: хактыр: көтүдәге яшь малларны сөйрәп алып китәрләр, алар белән бергә көтүлекне дә харап итәр Ул.

46 Бабилне яулаганда купкан шау-шудан җир тетрәр, үкереп елаган тавышларын башка халыклар ишетеп торыр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ