Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Иремия 48 - Изге Язма


Дошманның Мәабка һөҗүм итүе

1 Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, Мәаб иле турында болай ди: «Бичара Нәбу каласына – кайгы! Бушап калды ул. Кыръятаим хурлыкка төште – аны яулап алдылар, аның кальга-ныгытмасы рисвай булды – ул җимерелде.

2 Мәабның даны юкка чыкты, Хишбунда аңа каршы явызлык кылырга ниятлиләр: „Әйдәгез, барып, аны халыклар исәбеннән юк итик!“ – диләр. Син дә тынып калырсың, Мадмен: артыңнан кылыч ияреп килә.

3 Хорунаимнән илереп елаган тавыш килә: „И-и, нинди вайранлык, нинди коточкыч җимереклек!“

4 Мәаб җимерелгән, балалары үкереп елый.

5 Лухиткә таба елый-елый менеп бара алар. Хорунаим юлында кайгыдан ыңгырашкан тавышлар ишетелә.

6 Барыгыз, качыгыз, җаныгызны саклап калырга тырышыгыз! Чүлдәге кыргый ишәк сыман булыгыз.

7 Кылган гамәлләреңә, хәзинәләреңә ышанып торганлыктан, син дә әсирлеккә төшәрсең, Мәаб; илаһың Кемош та үзенең руханилары вә түрәләр белән сөрген китәр.

8 Җимерүчеләр һәр шәһәргә килер – бер генә шәһәр дә котылып калмас. Раббы әйткәнчә, үзән һәлак булыр, тигезлек бушап калыр.

9 Мәаб тәмам җимерелер, шуңа күрә аның өстенә тоз сибегез, аның шәһәрләре чүлгә әйләнер, анда яшәр кеше калмас!»

10 Раббы эшен эленке-салынкы башкарган кешегә – каргыш! Кан коюдан үзенең кылычын тыйган кешегә – каргыш!

11 «Мәаб яшь чагыннан тыныч яшәде, сөргендә булмады, апарасы төпкә утырган, бер савыттан икенчесенә салып болганмаган, шунлыктан тәмен-исен югалтмаган шәраб кебек булды».

12 – Әмма шундый көннәр килер, – дип белдерә Раббы, – Мин шәрабчыларымны җибәрермен, һәм алар, шәрабын агызып, савытларны бушатырлар, чүлмәкләрне чәлпәрәмә китерерләр.

13 Бәйт-Элдәге илаһка өметләнеп оятка калган Исраилдәй, Мәаб та илаһы Кемош аркасында хур булыр.

14 «Ничек итеп сез: „Куркусыз, батыр сугышчылар без!“ – дип әйтә аласыз?!

15 Мәаб иле җимерелгән, шәһәрләре басып алынган, асыл егетләре кырылып беткән, – ди Патша, исеме Күкләр Хуҗасы Раббы булган Зат. –

16 Мәабның һәлак булыр көне якынлаша, аның өстенә бәла ябырылып килә.

17 Кызганыгыз аны, барлык күршеләре, данлы исемен белүче барлык кешеләр: „Кайгы! Куәтле хөкемдарлык таягы, дан таягы сынды!“ – дип әйтегез.

18 Әй Дибон каласында яшәүчеләр, дәрәҗәле урыныгыздан төшегез дә кибеп-корыган туфракка утырыгыз, чөнки Мәабны вәйран кылучы, ныгытмаларыгызны җимерүче килә.

19 Юл читендә басып карап торыгыз, Арогыр каласында яшәүчеләр, качып баручы ир вә хатыннардан: „Ни булды?“ – дип сорагыз.

20 Мәаб хур булды, җиңелде – үкереп, илереп елагыз! Мәабның харап булуын Арнон яр буйларында игълан итегез».

21 – Яссы таулыкларда урнашкан барлык шәһәрләргә: Хулунга, Яһаска, Мефагатка,

22 Дибонга, Нәбуга, Бәйт-Диблатаимгә,

23 Кыръятаимгә, Бәйт-Гәмулга, Бәйт-Мегонга,

24 Кыръютка, Босрага – Мәаб җирендәге ерак һәм якын шәһәрләрнең барысына хөкем килде.

25 «Мәабның мөгезе киселде, кулы сынды», – дип белдерә Раббы.

26 Исергәнче эчертегез аны, чөнки ул Раббыга каршы күтәрелде. Әйдә, Мәаб үзенең косыгында аунасын, адәм көлкесенә калсын!

27 И Мәаб, Исраил өстеннән син көлгән идең түгелме?! Ул угрылык өстендә тотылган сыман, аның хакында сөйли башлауга, башыңны чайкый идең түгелме?!

28 «Шәһәрләрегезне калдырып китегез дә кыялар арасында яшәгез, Мәаб кешеләре, упкын читендә оя коручы күгәрченнәр кебек булыгыз!» – ди Раббы.


Мәабның тәкәбберлеге һәм һәлак булуы

29 Мәабның тәкәбберлеге, чиксез тәкәбберлеге хакында ишеттек без, үзен зурга куюы, мактанчыклыгы, һавалы, масаючан булуы хакында ишеттек.

30 «Аның тәкәбберлеген беләм Мин, – дип белдерә Раббы. – Аның мактанып сөйләнүе дә, кылган гамәлләре дә – ялган.

31 Шуңа күрә Мин, Мәабны кызганып, күз яшьләре түгәм, бөтен Мәаб өчен үкереп-үкереп елыйм, Кыйр-Херес халкын уйлап кайгырам.

32 И Сибма каласының йөзем куаклары! Синең хакта Мин Ягызер каласын кызганып елаганнан да ныграк елыйм. Синең йөзем ботакларың диңгез аръягына – Ягызерга кадәр җитте. Әмма синең җәйге җимешләреңне һәм өлгереп җиткән йөземеңне харап итте җимерүче.

33 Уңдырышлы Мәаб җирендә шатлык вә күңел ачу авазлары ишетелми хәзер. Йөзем изгечләрне Мин шәрабсыз калдырдым – инде беркем шатланып-сөенеп йөзем таптамый. Кычкырган тавышлар ишетелә, тик алар куанычлы түгел.

34 Хишбун вә Элгале иңрәве Яһаска, Согарга, Хорунаимгә, Эгләт-Шелишиягә кадәр җитәчәк, хәтта Нимрим сулары да кибәр.

35 Мәаб гыйбадәтханәләрендә, калку җирләрдә корбаннар китерүче һәм үз илаһларына хуш исле сумала-майлар көйрәтүче кешеләрне юк итәм! – дип белдерә Раббы. –

36 Шуңа күрә җаным Мәаб хакында курай кебек сызлана; әйе, Кыйр-Херес халкы өчен йөрәгем курай кебек сызлана Минем, чөнки алар җыйган мал һәлак булды.

37 Кайгыдан һәммәсенең башы кырылган, сакалы киселгән, кулы җәрәхәтләнгән, һәм өсләрендә тупас тукыма.

38 Мәабтагы барлык өй түбәләрендә вә мәйданнарда фәкать елау-сыктау гына ишетелә, чөнки Мин Мәабны кирәксез савыт сыман ватып ташладым», – дип белдерә Раббы.

39 «Мәаб җимерелде!» – дип үкереп елый халык, «Мәаб дошманнан качып хур булды!» – ди. Мәаб бөтен күршеләре алдында мәсхәрәгә калды, шом сала торган бер нәрсәгә әйләнде.

40 Раббы болай дип әйтә: «Менә, дошман бөркет кебек ябырылып килер дә канатларын Мәаб өстенә җәяр.

41 Мәаб шәһәрләре басып алыныр, кальгалары яуланыр. Мәаб сугышчыларының йөрәге ул көнне тулгак газаплары кичерүче хатынныкы сыман куркып калыр.

42 Раббыга каршы баш күтәргән өчен, Мәаб халык буларак юк ителер.

43 Сезне, мәабиләр, афәт, чокыр вә тозак көтә, – дип белдерә Раббы. –

44 Афәттән качып котылганы чокырга төшәр, чокырдан чыкканы тозакка эләгер. Бу бәла-казаларны Мин Мәабка җәза елында яудырырмын. Бу – Раббы сүзе.

45 Качып баручылар, хәлдән таеп, Хишбун каласының диварлары күләгәсендә туктап калды, әмма Хишбуннан – ут, Сихон патша йортыннан ялкын бөркелеп, Мәаб кавеменең чигәләрен, фетнәчел халкының баш түбәсен яндырды.

46 Кайгы сиңа, әй Мәаб! Кемош исемле илаһына табынган халык һәлак булды! Угылларың әсирлеккә төште, кызларың да әсир ителде.

47 Ләкин киләчәк көннәрдә Мәабка Мин элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын. Бу – Раббы сүзе». Мәабка чыгарган хөкем сүзләре шушында тәмамлана.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ