Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Иремия 45 - Изге Язма


Раббының Барухка биргән вәгъдәсе

1 Яһүдә патшасы Йошия углы Яһоякыйм хакимлегенең дүртенче елында Иремия пәйгамбәр әйткән сүзләрне Нерия углы Барух төргәкле китапка язып бетергәннән соң, Иремия аңа әйтте:

2 – Раббы, Исраил Алласы, сиңа болай ди, Барух:

3 «Син: „Аһ! Раббы минем газапларыма кайгы өстәде; Мин ыңгырашып арыдым, тынычлык таба алмыйм“, – дисең».

4 Шуңа күрә Раббы сиңа болай дип әйтергә боера: «Менә, Үзем төзегәнне Мин Үзем җимерермен, утыртканымны йолкып алырмын, һәм бөтен җирдә шулай булыр!

5 Син үзеңә күпне сорыйсың. Сорама! Чөнки һәр җан иясен Мин бәла-казага дучар итәрмен, – дип белдерә Раббы, – әмма син кай тарафка юнәлсәң дә, синең җаныңны саклап калырмын».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ