Иремия 39 - Изге Язма1 Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең тугызынчы елында, унынчы айда Бабил патшасы Нәбухаднессар, үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалим янына килеп, аны камап алды. 2 Сәдыкыйя хакимлегенең унберенче елында, дүртенче айның тугызынчы көнендә дошман шәһәрнең диварын җимереп төшерде. 3 Иерусалим алынганнан соң, Бабил патшасының барлык түрәләре, шәһәргә кереп, Урта капка янына килеп утырдылар. Алар арасында симмагирле Нергәл-Саресер, сарай хезмәтчеләре башлыгы Нәбу-Сарсехим, гаскәрбашы Нергәл-Саресер бар иде. 4 Аларны күрүгә, Яһүдә патшасы Сәдыкыйя вә аның бөтен гаскәриләре төнлә шәһәрдән качтылар: патша бакчасы аша үтеп, ике дивар арасындагы капкадан чыктылар да Араба тигезлегенә таба киттеләр. 5 Ләкин килданиләр аларны эзәрлекли чыкты; Сәдыкыйяне алар Әрихә тигезлегендә куып җиттеләр дә, тотып алып, Бабил патшасы Нәбухаднессар янына – Хамат җирендәге Рибла шәһәренә китерделәр; шунда Нәбухаднессар аңа хөкем карары чыгарды. 6 Бабил патшасы Риблада Сәдыкыйянең күз алдында аның угылларын, шулай ук Яһүдәнең барлык затлы кешеләрен кадап үтерде. 7 Аннары, Сәдыкыйянең күзләрен сукырайтып, Бабилгә алып китәр өчен, аңа бакыр богау кигезде. 8 Килданиләр патша сараен вә халыкның йортларын яндырды, Иерусалим диварларын җимерде. 9 Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан шәһәрдә калган халыкны, бабиллеләр ягына чыкканнар вә бүтәннәр белән бергә әсир итеп, Бабилгә алып китте; 10 бернәрсәләре булмаган ярлы кешеләрнең кайберләрен исә Яһүдә җирендә калдырып, аларга йөзем бакчалары вә кырлар бирде. Иремиянең иреккә чыгуы 11 Иремия турында Бабил патшасы Нәбухаднессар җансакчылар башлыгы Нәбузараданга мондый әмер бирде: 12 – Син аны үз карамагыңа ал һәм аның турында кайгырт, бернинди яманлык кылма; ул ничек әйтсә, шуны эшлә. 13 Шуннан җансакчылар башлыгы Нәбузарадан, сарай хезмәтчеләре башлыгы Нәбушазбан, гаскәриләр башлыгы Нергәл-Саресер һәм Бабил патшасының башка түрәләре, 14 Иремия янына кеше җибәреп, аны сакчылар йортының ишегалдыннан чыгардылар да, үз өенә илтеп куяр өчен, Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия карамагына тапшырдылар. Иремия, шул рәвешле, үз халкы арасында калды. Раббының Эбед-Мәликне коткарырга вәгъдә итүе 15 Әле сакчылар йортының ишегалдында тоткынлыкта ятканда ук, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште: 16 – Бар, хәбәши Эбед-Мәликкә, Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин бу шәһәр турында әйткән сүзләремне гамәлгә ашырам – Мин аңа яхшылык түгел, яманлык кылам! Көне җиткәч, син моны үз күзләрең белән күрерсең. 17 Ләкин ул көнне Мин сине коткарырмын, – дип белдерә Раббы, – һәм син үзең курыккан кешеләр кулына эләкмәссең. 18 Мин сине һичшиксез коткарырмын, кылычтан үлмәссең син. Миңа өмет баглаган өчен, сиңа тормыш бүләк ителер. Бу – Раббы сүзе». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia