Иремия 35 - Изге ЯзмаРехаб нәселеннән үрнәк алырга өндәү 1 Яһүдә җирендә Йошия углы Яһоякыйм хакимлек иткән заманда, Иремиягә Раббыдан мондый сүз булды: 2 – Рехаб нәселе белән барып сөйләш тә аларны, Раббы йортындагы бүлмәләрнең берсенә алып килеп, шәраб белән сыйла. 3 Шуннан мин, Хабасиниядән туган Иремия углы Яһазанияне һәм аның барча ир кардәшләрен вә угылларын – бөтен Рехаб нәселен ияртеп, 4 аларны Раббы йортына, Игдәлия углы Ханан пәйгамбәрнең угыллары бүлмәсенә алып килдем. Ул бүлмә түрәләр бүлмәсе янында, ишек сакчысы Шаллум углы Магасея бүлмәсе өстендә иде. 5 Рехабиләр алдына шәраб салынган савытлар вә касәләр куеп, аларга: – Шәрабтан авыз итегез, – дидем. 6 Ләкин алар: – Без шәраб эчмибез, чөнки атабыз, Рехаб углы Йонадаб, безгә: «Үзегез дә шәраб эчмәгез, балаларыгыз да беркайчан эчмәсен! 7 Йортлар салмагыз, орлык чәчмәгез, йөзем бакчалары утыртмагыз – сездә булмасын алар! Күчмә тормыш алып барган шушы җирдә озын-озак вакытлар яшисегез килсә, гомер буе чатырларда көн күрегез», – дип васыять әйтеп калдырган. 8 Атабыз, Рехаб углы Йонадаб, васыять иткәннең без барысын да үтибез: беркайчан шәраб эчмибез, хатыннарыбыз, угыл-кызларыбыз да эчми. 9 Яшәр өчен йортлар салмадык, безнең йөзем бакчаларыбыз да, басу-кырларыбыз да, чәчүлекләребез дә юк; 10 без чатырларда яшибез һәм һәр нәрсәне атабыз Йонадаб васыять иткәнчә эшлибез, аның кушканнарын үтибез. 11 Бу җирләргә Бабил патшасы Нәбухаднессар һөҗүм иткәч исә, без: «Әйдәгез, килданиләр һәм арамиләр гаскәреннән Иерусалимгә качыйк!» – дидек. Шулай итеп, без хәзер Иерусалимдә яшибез. 12 Шулчак Раббыдан Иремиягә мондый сүз килеп иреште: 13 – Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бар, Яһүдә халкына һәм Иерусалимдә яшәүчеләргә әйт: „Сез шулай Минем үгет-нәсыйхәтләремә колак салмассыз, сүзләремне тыңламассыз микәнни?! 14 Әнә, Рехаб углы Йонадабның шәраб эчмәскә дигән сүзләре үтәлде: аның угыллары хәзер дә эчмиләр, чөнки аталарының васыятен үтиләр. Мин исә сезгә кат-кат әйтә килсәм дә, сез Мине тыңламадыгыз. 15 Сезнең янга бер-бер артлы Үземнең колларымны – пәйгамбәрләрне җибәреп: ‘Һәркайсыгыз үзенең яман юлыннан кире кайтсын! Яшәү рәвешен үзгәртеп, чит илаһларга иярмәсен, аларга табынмасын; шул чагында Мин ата-бабаларыгызга һәм сезгә биргән җирдә гомер итәрсез’, – дидем, ләкин сез Мин әйткәннәргә колак салмадыгыз, Мине тыңламадыгыз. 16 Рехаб углы Йонадаб нәселе аталарының васыятен үти, ә бу халык Мине тыңламый! 17 Шуңа күрә Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Исраил Алласы: ‘Яһүдәгә вә Иерусалимнең бар халкына алдан әйткән бөтен бәла-казаларны җибәрәм, чөнки Мин аларга әйтә килдем, әмма алар тыңламадылар, чакырдым – җавап бирмәделәр’, – дип әйтә“». 18 Ә рехабиләргә Иремия әйтте: – Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Атагыз Йонадаб васыятен үтәгәнгә һәм аның кушканнарын җиренә җиткереп башкарганга, бар нәрсәне ул әйткәнчә эшләгәнгә күрә, 19 Рехаб углы Йонадаб нәселеннән һәрчак кемдер Миңа хезмәт күрсәтәчәк», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia