Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Иремия 31 - Изге Язма

1 – Шул вакытта Мин – барлык Исраил ыругларының Алласы, ә алар Минем халкым булыр, – дип белдерә Раббы.


Исраилнең үз җиренә кайтуы

2 Раббы болай ди: «Кылычтан исән калган халык чүлдә илтифатымны казаныр, һәм Исраилгә Мин тынычлык китерермен!»

3 Раббы миңа ерактан күренеп: «Мин сине яратам, Исраил, һәм Минем мәхәббәтем мәңгелектер, шуңа күрә сиңа мәрхәмәт кылам, – диде. –

4 Әй гыйффәтле кыз Исраил, Мин сине яңадан төзермен, һәм син төзек-бөтен булырсың, кулыңа янәдән шөлдерле барабаныңны алырсың һәм шатланып-дәртләнеп биючеләргә кушылырсың.

5 Самарея тауларында янә йөзем бакчалары утыртырсың; аларны утырткан бакчачылар уңышны да үзләре җыяр.

6 Шундый көн килеп җитәр: Эфраим тауларындагы сакчылар: „Әйдәгез, Сионга, үзебезнең Раббы Аллабыз янына меник!“ – дип кычкырыр».

7 Раббы болай ди: «Ягъкуб токымын телгә алып, сөенеп-куанып җырлагыз, башкалар арасында беренче саналган халыкны данлагыз, мактау сүзләре яудырыгыз, „Йа Раббы, коткар Үз халкыңны – Исраилнең исән калган кешеләрен!“ – дип әйтегез!

8 Менә, Мин аларны төньяктагы илдән китертермен, җир читләреннән җыеп алырмын; араларында сукыр вә аксагы, йөкле хатын вә тулгак тотканы – барысы, зур бер төркем булып, бирегә кайтыр.

9 Алар күз яшьләре түгә-түгә, ялынып-ялварып кайтырлар; Мин аларны ташкын сулар буеннан, абындырмыйча туры юлдан җитәкләп барырмын, чөнки Мин – Исраилнең Атасымын, ә Эфраим – Минем беренче углымдыр».

10 Әй халыклар, Раббы сүзен тыңлагыз! Ерактагы яр буйларына шуны белдерегез: «Исраилне Кем тараткан булса, Шул җыяр һәм аны Үз терлеген саклаучы көтүче кебек багар.

11 Чөнки Раббы Ягъкуб токымын йолып алыр, көчлеләр кулыннан коткарыр.

12 Алар, Сион тавына килеп, шатланып кычкырырлар, Раббының юмартлыгына – бодай, шәраб вә зәйтүн маена, сарыкларга, мал-туарга куанырлар. Аларның җаны мул итеп сугарылган бакча кебек булыр, һәм алар инде беркайчан да кайгы күрмәс.

13 Кызлар биеп күңел ачар, алар белән бергә егетләр вә картлар шатланышыр; Мин аларның кайгысын куанычка алыштырырмын, кичергән кайгы-хәсрәттән соң, юатып, аларга сөенеч бүләк итәрмен.

14 Руханиларны нигъмәтләрем белән ризыкландырырмын, халык Минем игелекләремнән тук булыр. Бу – Раббы сүзе».

15 Раббы болай ди: «Рамаһ шәһәрендә бер тавыш – ачыргаланып елаган тавыш ишетелә. Балаларын кызганып, Рахилә елый анда, һичкемнең юатуын теләми, чөнки инде балалары юк».

16 Раббы аңа: «Үкереп елаудан тукта, күзләреңнән яшь чыкмасын, чөнки хезмәтеңә күрә әҗере булыр, – ди, – балаларың дошман җиреннән әйләнеп кайтыр!

17 Киләчәгең өметле, – дип белдерә Раббы, – балаларың үз иленә кайтыр!

18 Эфраимнең иңрәп ыңгырашуын ишетәм: „Син миңа җәза бирдең, һәм мин, тискәре бозау сыман, сабак алдым. Кире Үзеңә кайтар мине, һәм мин кайтырмын, чөнки Син – минем Раббы Аллам!

19 Юлымнан читкә тайпылдым мин, ләкин соңыннан тәүбә иттем; акылыма килгәч, кайгыдан башым салынды. Яшьлегемдә оят эш кылып хур булдым, мәсхәрә ителдем“.

20 Углым Эфраим Миңа кадерле түгелмени?! Яраткан балам түгелмени ул?! Аны еш кына шелтәләсәм дә, һаман җылылык белән искә алам; йөрәгем аны уйлап борчыла, һәм Мин аңа рәхим-шәфкатемне күрсәтермен! Бу – Раббы сүзе».

21 И гыйффәтле кыз Исраил! Үзең өчен юлга ташлар куеп калдыр, юнәлеш күрсәтүче билгеләр куй, барган шушы юлыңны хәтереңә сеңдер! Кайт, үз шәһәрләреңә кире кайт!

22 Озак бәргәләнеп йөрерсеңме әле, юлдан язган кыз?! Раббы җирдә яңа бер нәрсә булдырды: хатын-кыз ирне яклый.

23 Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин аларга элеккеге мул-имин тормышларын кайтаргач, Яһүдә җирендә вә аның шәһәрләрендә яңадан: „Әй гаделлек йорты, әй изге тау, Раббы сиңа хәер-фатихасын бирсен!“ – диячәкләр.

24 Халык Яһүдәдә вә аның барлык шәһәрләрендә бергә яшәячәк, игенчеләр дә, малларын баккан көтүчеләр дә шунда көн күрәчәк.

25 Хәле киткәннәргә Мин – су, алҗыганнарга ризык бирәчәкмен».

26 Шул чагында мин уянып киттем һәм як-ягыма карандым; төшем үземә бик ошады.

27 – Менә, шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Исраил һәм Яһүдә җирендә Мин адәм затын вә терлекне мулдан кылырмын.

28 Моңарчы Мин бу халыкны тамыры белән йолкып алыр, җимереп ташлар, юкка чыгарыр, һәлак итәр һәм бәлагә салыр өчен күзәткән булсам, хәзер исә тергезер, тамыр җәйдерер өчен алардан күземне алмамын, – дип белдерә Раббы. –

29 Ул чагында инде: «Аталары әче йөзем ашаган, ә балаларының тешләре камаша», – дип әйтмәсләр.

30 Һәркем үзе кылган җинаять өчен генә үлем җәзасына тартылыр – әче йөзем ашаган кешенең генә тешләре камашыр.


Яңа килешү

31 – Менә, шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Мин Исраил вә Яһүдә халкы белән яңа килешү төзермен.

32 Бу килешү Мин аларның ата-бабаларын Мисырдан җитәкләп алып чыккан чакта төзегән килешү сыман булмас, – дип белдерә Раббы. – Ата-бабалары ул килешүне бозды, гәрчә Мин аларның Хуҗасы булсам да.

33 Киләчәктә, – дип белдерә Раббы, – Мин Исраил халкы белән менә мондый килешү төзермен: Үз Канунымны күңелләренә салырмын, йөрәкләренә язып куярмын. Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр.

34 Шулчак инде беркем дә үзенең дустын яисә туганын: «Раббыны танып бел!» – дип өйрәтмәс, инде һәммәсе: олысы да, кечесе дә Мине үзе танып белер, – дип әйтә Раббы, – чөнки Мин аларның җинаятьләрен кичерермен, гөнаһларын бүтән искә алмам.

35-36 Көндезләрен балкып торсын өчен – кояшны, төннәрен яктылык чәчсен өчен, ай вә йолдызларны бар кылган, дулкыннар үкерерлек итеп, диңгезне кубарган Раббының исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы! «Мин урнаштырган шушы тәртип какшамаслык булган кебек, – дип белдерә Раббы, – Исраил токымы да мәңге Минем халкым булып калачак».

37 Раббы болай ди: «Югарыда – күкне, түбәндә җирнең нигезләрен үлчәп-тикшереп булса, гамәлләре өчен Мин Исраилнең токымын кире кагармын! Бу – Раббы сүзе».

38 Шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Хананел манарасыннан алып Почмак капкасына кадәр Иерусалим Минем өчен яңадан төзелер.

39 Шәһәр чиге Гәреб калкулыгына, шуннан исә Гөәгә кадәр сузылыр.

40 Мәетләр күмелгән вә көл өемнәре астында калган бөтен үзән – Кыдрун үзәненең көнчыгышындагы Атлар капкасына кадәр сузылган җир – Раббының изге урыны булыр. Иерусалим каласы инде һичкайчан җимерелмәс һәм вәйран ителмәс.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ