Иремия 30 - Изге ЯзмаРаббының Үз халкын кире кайтарырга вәгъдә бирүе 1 Иремиягә Раббыдан мондый сүз килеп иреште: 2 – Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин сиңа әйткән барлык сүзләрне төргәкле китапка теркәп куй. 3 Шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Мин Үз халкыма, Исраил белән Яһүдәгә, элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын, аларны янәдән ата-бабаларына биргән җиргә китерермен, алар шул җиргә хуҗа булыр», – дип белдерә Раббы. 4 Раббының Исраил белән Яһүдә турында әйткән сүзләре мондый: 5 «Коточыргыч тавыш, куркып кычкырган авазлар ишетелә; тынычлык юк! – ди Раббы. – 6 Сораштырып карагыз әле: ир кеше бала таба аламы?! Ни өчен соң алайса Мин күргән ир-атлар, тулгагы башланган хатындай, корсакларын тоткан, һәм ни өчен һәммәсенең йөзе ап-ак булган? 7 Ай-яй, нинди дәһшәтле көн бу! Мондый көннең әле булганы юк иде. Ягъкуб токымы өчен бу – афәтле чор, ләкин ул аңардан котылачак». 8 – Ул көнне, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы, – халкым муенындагы камытны сындырырмын, бауларын өзәрмен; шуннан соң инде ул чит халыкларга түгел, 9 ә үз Раббы Алласына һәм Мин тәхеткә утырткан – Давыт токымыннан булган патшага хезмәт итәр. 10 «Шулай итеп, колым Ягъкуб, курыкма! Син, Исраил, төшенкелеккә бирелмә! – дип белдерә Раббы. – Чөнки Мин сине ерак илдән, токымыңны әсирлектә булган җиреннән коткарырмын! Ягъкуб кире әйләнеп кайтыр, иминлек вә тынычлыкта яшәр, һәм аңа инде беркем дә янамас. 11 Чөнки Мин янәшәңдә булырмын, Ягъкуб, һәм сине коткарырмын! – дип белдерә Раббы. – Мин сине халыклар арасына куып тараткан идем, инде шул халыкларның һәммәсен кырып бетерермен, ә сине юк итмәм. Җәзасыз калдырмам сине, әмма җәзаны гаделлек белән бирермен». 12 Раббы Сионга болай ди: «Җәрәхәтең төзәлерлек түгел, яраң бик авыр. 13 Синең дәгъваңны беркем кайгыртмый, җәрәхәтеңә дәва юк, төзәлерлек түгел ул. 14 Сөяркәләрең һәммәсе сине онытты, алар инде синең янга килмиләр. Зур гаебең, күп санлы гөнаһларың өчен дошман явы кебек ябырылдым сиңа, һич кызганмый җәзаладым. 15 Нигә син җәрәхәтләрең турында, төзәлмәс авыруың турында ыңгырашып зарланасың? Гаебең – зур, гөнаһларың күп булганга эшләдем Мин сиңа моны. 16 Ләкин сине ашаганнарның һәммәсен дә ашарлар, барлык дошманнарың үзләре әсир китәр, сине талаганнар үзләре таланыр, сине табыш иткәннәрнең үзләрен табыш итәрмен. 17 „Беркемгә кирәкмәгән, ташландык“ исемен йөрткәнгә күрә, Мин сине, Сион, дәвалармын, яраларыңны төзәтермен», – дип белдерә Раббы. 18 Раббы болай ди: «Ягъкуб токымының чатырларын кабат корырмын, аларның торакларына мәрхәмәт күрсәтермен; хәрабәләр булган урында кабат шәһәр калкып чыгар, зиннәтле сарай да элеккечә үк итеп салыныр. 19 Алар яшәгән урында рәхмәт җырлары, күңел ачучы кешеләр тавышы яңгырап торыр. Мин аларны ишәйтермен, һәм аларның саны бер дә кимемәс; аларны данлы итәрмен, һәм алар кимсетелмәс. 20 Ягъкубның балалары әүвәлгечә рәхәт тормыш кичерер, җәмгыятьләре Минем каршымда ныгыр, аларны җәберләүчеләргә җәза бирермен. 21 Аларның юлбашчысы үз араларыннан булыр, хакиме үз араларыннан чыгар. Мин аны Үземә якынайтырмын, һәм ул Минем яныма килер. Шулай, үз белдеге белән Миңа якынаерга кемнең кыюлыгы җитәр икән?! – дип белдерә Раббы. – 22 Сез – Минем халкым, ә Мин сезнең Аллагыз булырмын». 23 Менә, Раббыдан ярсулы давыл килә, өермәләнеп күтәрелә – явызлар өстенә ябырылачак ул. 24 Күңелендәге ниятен гамәлгә ашырмый торып, Раббы Үзенең көйдергеч ачу-ярсуын тыймас. Алдагы көннәрдә сез моны аңларсыз. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia