Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Иремия 20 - Изге Язма

1 Раббы йортында назыйр вазифасын башкаручы Иммер углы рухани Пашхур, Иремиянең әлеге пәйгамбәрлек сүзләрен ишетеп,

2 аны суктырды да Раббы йортының Югары Беньямин капкасы янына агач богауга утыртырга боерды.

3 Икенче көнне Пашхур Иремияне богаудан чыгаргач, Иремия аңа: – Раббы сиңа «Пашхур» урынына «Магор-Миссабиб» дигән исем куша, – диде. –

4 Чөнки Раббы әйтә: «Мин синең һәм барлык дус-ишләреңнең котын алачакмын – алар синең күз алдыңда дошманнары кылычыннан егылып үләчәк. Мин бөтен Яһүдә халкын Бабил патшасы кулына тапшырачакмын, берәүләрен ул әсирлеккә куып алып китәчәк, икенчеләрен кылычтан уздырачак.

5 Бу шәһәрнең бөтен байлыгын вә мал-мөлкәтен, барлык кыйммәтле әйберләрен, Яһүдә патшаларының хәзинәләрен дошманнары кулына тапшырачакмын – алар, шәһәрне тәмам талап бетереп, бар нәрсәне Бабилгә алып китәчәкләр.

6 Син, Пашхур, үзең дә, синең йортыңда яшәүчеләр дә Бабилгә әсир китәчәксез. Син шунда җан биреп, синең үзеңне дә, ялган пәйгамбәрлек сүзләреңне тыңлаган дусларыңны да шунда күмәчәкләр».


Дөньяга килгән көнемә ләгънәт-каргыш яусын

7 Син мине хәйләләп инандырдың, Раббым, ә мин алдандым. Син миннән көчлерәк, һәм Син мине җиңдең. Көнозын көләләр миннән хәзер, һәркайсы мине мәсхәрә итә.

8 Авызымны ачып сөйли башлауга, көчләү, җимерү турында кычкырырга тиешмен. Раббы сүзе һәрчак мине кимсетүгә, миннән көлүгә сәбәп була.

9 «Бүтән Аны телгә алмыйм, Аның исеменнән сөйләмим!» – дип уйласам, Аның сүзе йөрәгемдә ут сыман дөрли, сөякләремне яндыра башлый! Ул сүзне мин эчемдә тыеп торырга тырышам, ләкин булдыра алмыйм.

10 Бик күпләрнең яман телләнүен ишетәм мин: «Һәр тарафтан дәһшәт яный! Әләкләгез аның өстеннән, әләкләгез!» – диләр. Хәтта якын дусларым да сагалап йөри мине, абынганымны көтеп тора: «Бәлки, эләгер. Шунда аны тотып алырбыз, үчебезне кайтарырбыз!» – диләр.

11 Ләкин Раббы, пәһлевандай сугышчы сыман, һаман янәшәмдә; шуңа күрә эзәрлекләүчеләр абыныр, мине җиңә алмас. Маташулары барып чыкмагач, алар мәсхәрәгә калыр, һәм бу хурлыклары мәңге онытылмас.

12 И Күкләр Хуҗасы Раббы, Син тәкъва кешене сыныйсың, аның акылын, күңелен үтәли күрәсең. Синең алардан үч алуыңны күрсәм иде, чөнки үз дәгъвамны Сиңа тапшырдым.

13 Раббыга дан җырлагыз, Аңа мактаулар яудырыгыз! Чөнки мескен-бичараның җанын явызлардан коткара Ул.

14 Дөньяга килгән көнемә ләгънәт-каргыш яусын! Әнкәм мине тапкан көн фатихаланмасын!

15 «Синең ир балаң туды!» дигән хәбәр алып килеп, атамны чиксез сөендергән кешегә ләгънәт-каргыш яусын!

16 Раббы һич кызганмый җимергән шәһәрләр кебек булсын ул кеше: иртән – илереп елаган, көн уртасында исә сугышка чакырган авазлар ишетсен!

17 Әнкәм карыны мәңге йөкле калырлык, миңа табут булырлык итеп, мине корсакта чакта ук үтермәгән өчен төшсен иде бу афәтләр шул хәбәрче башына!

18 Кайгы-хәсрәт кичерер, гомеремне хурлык эчендә тәмамлар өчен генә, әнкәм карыныннан тудыммы мин?

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ