Иремия 17 - Изге ЯзмаЯһүдә кылган гөнаһ һәм аңа бирелгән җәза 1 «Яһүдә халкының гөнаһы тимер кискеч белән чокып язылган, таш йөрәге өстенә вә мәзбәхләренең мөгезенә алмаз очы белән уелган. 2-3 Хәтта аларның балалары да киң ябалдашлы агачлар төбендә, биек калкулыкларда вә ялан җирдәге тауларда корылган мәзбәхләрне, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны искә алалар. Бөтен ил белән кылган гөнаһларың өчен, Мин синең барча мал-мөлкәтеңне, хәзинәдәге байлыгыңны, корбан китерә торган барлык калку урыннарыңны дошман кулына тапшырам. 4 Үзеңнең гаебең аркасында Мин биргән биләмәдән мәхрүм булырсың. Мин сине дошманнарыңа, үзең белмәгән илгә коллыкка озатам, чөнки син ачуымны кабыздың, һәм ул мәңге янып торыр!» 5 Раббы болай ди: «Өметен адәм затына баглаган, кеше кодрәтенә ышанып, йөрәге Раббыдан читкә борылган бәндә – каргыш ияседер! 6 Чүлдә үскән чәнечкеле куак кебек булыр ул: яхшылыкның килгәнен күрми калыр, даладагы корып кипкән урыннарда, тоз баскан, кеше яшәми торган җирдә көн күрер. 7 Өметен Раббыга баглаган, Аңа инанган кеше – фатиха ияседер! 8 Су буенда үскән, тамырларын елгага таба җәйгән агач кебек булыр ул: эссе көннәр аны куркытмас, яфраклары һәрчак яшел калыр; ел коры килгәндә дә борчылмас ул, җимеш бирүдән дә туктамас. 9 Кеше йөрәге гаять хәйләкәр, аның төзәләсе юк! Кем аңлап бетергән аны?! 10 Ә Мин, Раббы, һәр йөрәккә үтеп керәм, күңелләрне сынап карыйм – тоткан юлына вә кылган эшенә карап, һәркемгә әҗерен бирәм. 11 Байлыкны хәрәм юл белән тапкан кеше – үзе салмаган йомырка өстендә утырган көртлек кебек. Мондый адәм, гомер юлының яртысын узгач, байлыгыннан колак кагачак һәм, ахыр чиктә, ахмак булып калачак». 12 Безнең изге йортыбыз булган урын – Раббының данлы тәхете – әзәлдән үк югары тора! 13 И Раббы, Син – Исраилнең өмете! Синнән йөз чөергән һәркем оятка калачак. Сине инкяр иткәннәрнең исеме тузанга язылачак, чөнки алар Раббыны – тере су чыганагын ташладылар. 14 Дәвала мине, Раббым, – сихәтләним! Коткар мине – котылыйм! Чөнки Син – минем мактанычым! 15 Менә, берәүләр миңа: «Кайда соң Раббы сүзе?! Әйткәннәре тормышка ашсын инде!» – диләр. 16 Мин Синең хезмәттәге көтүче булудан баш тартмадым һәм афәт килер көнне көтмәдем. Авызымнан чыккан сүзләр Сиңа мәгълүм – алар Синең алда. 17 Мине дәһшәткә салмасаң иде, афәт көнендә сыеныр урыным булсаң иде! 18 Мине эзәрлекләүчеләр оятка калып, мине хурлыктан сакласаң иде; алар куркудан дер калтырап, мине шом-шөбһә әйләнеп узса иде; аларга афәт көне җибәрсәң, тулысынча тар-мар итсәң иде үзләрен! Шимбә көнне изге дип белегез 19 Раббы миңа болай диде: – Яһүдә патшалары кереп-чыгып йөри торган Халык капкасы янына барып бас, шулай ук Иерусалимнең башка капкалары алдына бар 20 һәм: «Яһүдә патшалары, Яһүдә халкы, шушы капкалардан кереп-чыгып йөрүче Иерусалим халкы, Раббы сүзен тыңлагыз! – диген. – 21 Раббы болай ди: „Җаныгызны саклыйсыгыз килсә, шимбә көнне йөк ташымагыз һәм аны Иерусалим капкаларыннан алып кермәгез. 22 Шимбә көнне өйләрегездән йөк алып чыкмагыз, бернинди эш белән шөгыльләнмәгез – ул көнне изге дип белегез. Мин ата-бабаларыгызга шулай әмер иткән идем, 23 ләкин алар әйткәннәремә колак салмадылар, киреләнеп, Мине тыңламадылар, үгет-нәсыйхәтемне кабул итмәделәр. 24 Әгәр сез, Мин әйткәннәргә колак салып, – дип белдерә Раббы, – шимбә көнне шәһәр капкаларыннан йөк ташымасагыз, бу көнне изге дип санап, бернинди эш эшләмәсәгез, 25 шәһәр капкаларыннан, ат-арбаларга утырып, Давыт тәхетен биләүче патшалар үзләре дә, аларның затлы түрәләре дә, шулай ук Яһүдә халкы вә Иерусалим кешеләре дә һәрдаим кереп-чыгып йөрер, һәм бу шәһәр мәңге яшәр, 26 бирегә Яһүдә шәһәрләреннән, Иерусалимнең әйләнә-тирәсеннән, Беньямин җиреннән, тау итәге Шефеладан, таулы төбәктән, шулай ук Нәгеб чүленнән кешеләр агылыр, Раббы йортына тулаем яндыру корбаннары, икмәк корбаннары, хуш исле сумала-майлар, рәхмәт бүләкләре китерер. 27 Әгәр инде әйткәннәремне игътибарга алмасагыз, шимбә көнне изге итеп танымыйча, Иерусалим капкаларыннан йөк күтәреп керсәгез, шәһәр капкаларына ут төртермен, һәм шул сүнмәс ут Иерусалимнең барлык зиннәтле сарайларын яндырып бетерер!“» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia