Иремия 15 - Изге ЯзмаҖәза – котылгысыз 1 Раббы миңа әйтте: – Алдыма Муса белән Шемуил килеп басса да, бу халыкка карата җаным эремәс. Куып җибәр аларны Минем күз алдымнан! 2 Әгәр дә инде: «Кая китик соң без?» – дип сорасалар, аларга, Раббы болай дип әйтә, диген: «Үләт зәхмәтенә дучар ителгәне авырып үлсен, кылычка дучар ителгәне кылыч астына керсен, ачлыкка дучар ителгәне ачка интексен, әсирлеккә дучар ителгәне әсир китсен!» 3 Аларга Мин, – диде Раббы, – дүрт төрле җәза: үтерер өчен кылыч, сөйрәп алып китәр өчен этләр, ашап бетерер һәм юк итәр өчен күк кошлары вә кыргый җанварлар җибәрермен. 4 Яһүдә патшасы Хизәкыйя углы Менашшеның Иерусалимдә кылган гамәлләре өчен аларны җирдәге барлык патшалыкларга коточкыч мисал итәрмен. 5 «Сине кем кызганыр икән, Иерусалим?! Кем сиңа теләктәшлек күрсәтер икән?! Синең исән-имин икәнеңне белешер өчен, яныңа кем килер икән?! 6 Син Мине ташладың, – дип белдерә Раббы, – читкә киттең, шуңа күрә Мин сиңа каршы кулымны күтәрәм һәм сине һәлак итәм, чөнки Мин сиңа шәфкать күрсәтеп арыдым инде. 7 Халкымны Мин, сәнәк белән җилпегәндәй, илдәге барлык шәһәрләрдән очырып җибәрермен, балаларыннан мәхрүм кылырмын, үз юлларыннан кире кайтмаган өчен һәлак итәрмен! 8 Аларның тол хатыннарын Мин диңгез буендагы ком бөртегеннән дә күбрәк итәрмен; көн уртасында егетләрнең аналарына җимерүче җибәрермен – аларны гел көтмәгәндә шом вә курку биләп алыр. 9 Җиде угыл тапкан хатын әнә хәлсезлектән егылып ята, тынын көчкә ала: әле көндез үк аның кояшы батты – оятка калды, хур булды ул. Исән калган халыкны Мин дошманнары кулына тапшырырмын – кылычтан уздырырмын. Бу – Раббы сүзе». Иремиянең зары 10 И анам, кайгы миңа! Никләр генә тудырдың мине: бөтен дөнья белән әрләшеп, бәхәсләшеп яшим. Беркемгә бурычка бирмәсәм дә, һичкемнән әҗәткә алмасам да, бар кеше каһәрли мине. 11 Раббы әйтте: «Хактыр: сиңа игелек кылып, Мин сине азат итәрмен; бәла килгәндә, кайгылы вакытта дошманны Мин, һичшиксез, сиңа ялварырга мәҗбүр итәрмен. 12 Тимерне – төньяктан килгән тимерне – яки бакырны кем сындыра ала?! 13 Синең мал-мөлкәтеңне вә хәзинәңдәге байлыгыңны, илеңдә кылынган гөнаһлар өчен, талаучыларга бушлай бирәм, Яһүдә. 14 Мин сине үзең белмәгән илдә дошманнарыңа хезмәт иттерәчәкмен, чөнки Минем сиңа каршы ачуым кабынды, сүнмәс ялкын кебек яна ул». 15 Мин Раббыга әйттем: «Йа Раббым! Син барын да белеп торасың. Исеңә төшер, кайгырт мине, эзәрлекләүчеләрдән үч ал! Син сабыр-түзем бит – һәлак итмә мине! Синең хакка кимсетелүемне беләсең бит. 16 Килеп ирешкән сүзләрең минем өчен җан азыгы булды, алар миңа шатлык, күңелемә куаныч китерде, чөнки Син мине Үзеңнеке дип атадың, и Күкләр Хуҗасы Раббы! 17 Көлүчеләр арасында утырмадым һәм күңел ачмадым мин, Синең авыр кулыңны тоеп, ялгызым утырдым, чөнки аларга кузгалган ачу-ярсуың белән тулган идем. 18 Нигә минем сызлануым басылмый, яраларым төзәлми икән? Минем өчен шулай ышанычсыз инеш, корыган чишмә булырсың микәнни Син?» 19 Моңа каршы Раббы болай дип җавап бирде: «Әгәр дә Миңа кире кайтсаң, Мин сине янәдән кабул кылырмын, һәм син Миңа хезмәт итәрсең. Буш нәрсәләр сөйләмичә, дөресен генә әйтсәң, кешеләргә Минем сүзләремне ирештерүче булырсың. Шунда син алар алдына бармыйча, алар синең каршыңа килерләр. 20 Мин сине бу халык өчен какшамас бакыр дивар итәрмен: алар һаман саен сиңа һөҗүм итеп торырлар, ләкин җиңә алмаслар, чөнки сине азат итәр вә коткарыр өчен, Мин гел янәшәңдә булырмын, – диде Раббы. – 21 Мин сине явызлардан азат итәрмен, мәрхәмәтсезләр кулыннан йолып алырмын!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia