Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

II Елъязма 34 - Изге Язма


Яһүдә патшасы Йошиянең илне пот-сыннардан арындыруы

1 Тәхеткә утырганда, Йошиягә сигез яшь булып, Иерусалимдә ул утыз бер ел дәвамында идарә итте.

2 Йошия, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, уңга-сулга тайпылмыйча бабасы Давыт юлыннан йөрде.

3 Патшалык итүенең сигезенче елында ул, әле үсмер егет чагында ук, ерак бабасы Давыт табынган Аллаһының йөз нурын эзли башлады; ә уникенче елында исә Яһүдә һәм Иерусалим җирен калкулыклардан, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганалардан, потлардан һәм коеп эшләнгән сыннардан арындырырга тотынды.

4 Халык аның күз алдында Багал мәзбәхләрен җимерде һәм шулар янындагы хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен дә сүтте; алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны, потларны, коеп эшләнгән сыннарны ваткалап, көл-тузанга әйләндереп, әлеге илаһларга корбан китерүчеләрнең каберләре өстенә сипте.

5 Шул мәзбәхләрдә Йошия каһиннәрнең сөякләрен дә яндырды; шул рәвешле, Яһүдә вә Иерусалим җирләрен нәҗестән арындырды.

6 Ул шулай ук Нәптали төбәгенә кадәр сузылган Менашше, Эфраим, Шимун ыруглары калаларында һәм аларның әйләнә-тирәсендә бушап калган җирләрдә

7 мәзбәхләрне, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны юк итте, потларны көл-тузанга әйләндерде, Исраил җирендәге хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен кырып бетерде; аннары Иерусалимгә әйләнеп кайтты.


Канун китабы табылу

8 Патшалык итүенең унсигезенче елында Йошия, илне һәм Изге йортны нәҗестән арындырганнан соң, Асалья углы Шапанны, шәһәр башлыгы Магасеяне һәм Йоәхәз углы елъязмачы Йоахны чакыртып, аларны үз Раббы Алласының йортын төзекләндерергә җибәрде.

9 Алар, баш рухани Хилкыйя янына килеп, Аллаһы йортына китерелгән көмешне аңа тапшырдылар. Әлеге көмешне бусага төбендә сакта торучы левиләр Менашше һәм Эфраим ыругыннан, башка исраилиләрдән, Яһүдә һәм Беньямин ыругыннан, Иерусалимдә яшәүчеләрдән җыйганнар иде.

10 Шушы көмеш Раббы йортында төзү эшләре белән җитәкчелек итүчеләр кулына тапшырылды. Алар исә аны Раббы йортын төзәтү-яңарту белән шөгыльләнүче эшчеләргә түләде,

11 Яһүдәнең әүвәлге патшалары кайгыртып тормаганга күрә, тәмам җимерелгән бинаны төзекләндерергә эшкәртелгән таш һәм өрлек-бәпкәлек агач сатып алыр өчен, балта осталарына һәм төзүчеләргә бүлеп бирде.

12 Төзелештә катнашучылар намус белән эшләде; аларга күз-колак булыр өчен, левиләрдән Мерари угыллары Яхат белән Убадия һәм Коһат угыллары Зәкәрия белән Мешуллам билгеләнде. Уен коралларында уйный белүче барлык левиләр

13 йөк ташучыларның һәм һәртөрле вазифа башкаручыларның эшен күзәтте; левиләрнең кайберләре кәтип, назыйр, капка сакчылары иде.

14 Раббы йортында җыйналган көмешне алып чыккан вакытта, рухани Хилкыйя Раббының Муса аркылы биргән Канун китабына тап булды.

15 Хилкыйя: – Раббы йортында мин Канун китабына тап булдым, – дип, табылдык китапны кәтип Шапанга сузды.

16 Шапан исә, китапны патшага алып барып: – Синең хезмәтчеләрең үзләренә йөкләнгән һәр эшне башкаралар;

17 Раббы йортында булган көмешне алар төзекләндерү эшләре белән җитәкчелек итүчеләргә тапшырдылар, – дип хисап бирде.

18 Аннары кәтип Шапан: – Рухани Хилкыйя миңа бер китап бирде, – дип, аны патшага укып күрсәтте.

19 Канун сүзләрен ишетүгә патша, өстендәге киемнәрен ертып,

20 Хилкыйягә, Шапан углы Ахикамга, Михә углы Абдунга, кәтип Шапанга һәм патша хезмәтчесе Асаягә:

21 – Барыгыз, минем хакка, Исраил белән Яһүдәдә калган халык хакына әлеге табылдык китапта язылган сүзләр турында Раббыдан сорап белешегез; Раббының безгә кабынган ачуы зурдыр, чөнки ата-бабаларыбыз Аның сүзенә колак салмадылар – әлеге китапта язылганнар буенча гамәл кылмадылар, – дип боерды.

22 Шуннан соң Хилкыйя һәм патша җибәргән кешеләр, Иерусалимнең икенче төбәгенә барып, кием-салымнарны карап-барлап торучы Хасрадан туган Такһат углы Шаллумның хатыны – пәйгамбәр Хулда белән киңәштеләр.

23 Хулда аларга: – Исраилнең Раббы Алласы менә нәрсә ди! Сезне Минем янга җибәргән кешегә,

24 Раббы болай дип әйтә, диген: «Шушы урынга һәм шушында яшәүчеләргә Мин бәла-каза җибәрермен – Яһүдә патшасы Йошия каршында укыган китапта телгә алынган барлык ләгънәт-каһәрләрне яудырырмын.

25 Миннән йөз чөереп, чит илаһларга багышлап корбан китергән, кылган бөтен гамәлләре белән ярсуымны кузгаткан өчен, бу урынга Минем ачуым чыкты, һәм ул басылырлык түгел».

26 Сезне Раббыдан сорашып-белешер өчен җибәргән Яһүдә патшасына әйтегез: «Исраилнең Раббы Алласы син ишеткән сүзләр хакында болай ди:

27 „Шушы урынга һәм шушында яшәүчеләргә карата әйтелгән Аллаһы сүзләрен ишеткәннән соң, син, йөрәгең йомшап, Аллаһы алдында түбәнчелек күрсәткән өчен, өстеңдәге киемнәреңне ертып Минем каршыда күз яшьләре түккән өчен, Мин сине ишеттем, – ди Раббы. –

28 Әнә шуның өчен Мин сине ата-бабаларың янына озатырмын, һәм син, шушы урынга һәм шушында яшәүчеләргә Мин җибәрәсе барлык бәла-казаларны күрмичә, тынычлыкта дәфен кылынырсың“», – диде. Әлеге җавапны хәбәрчеләр патшага җиткерделәр.


Йошиянең Раббы белән төзегән килешүне раславы

29 Шуннан патша, кешеләр җибәреп, Яһүдә белән Иерусалимнең бөтен өлкәннәрен үз янына җыеп алды,

30 һәм яһүдиләр, Иерусалимнең бар халкы, руханилар, левиләр, олысы-кечесе белән бергә Раббы йортына юнәлде. Шунда ул аларга Раббы йортында табылган Килешү китабындагы сүзләрнең бөтенесен кычкырып укып бирде.

31 Үз урынына басып ул: «Әлеге китапта язылган Килешүнең сүзләрен үтәр өчен, мин Раббы юлыннан йөрермен, бар йөрәгем вә җаным белән Аның боерыкларына, күрсәтмәләренә һәм кагыйдәләренә буйсынырмын», – дип, Раббы белән Килешүне раслады.

32 Шуннан соң патша Иерусалимдә һәм Беньямин җирендә яшәүчеләрнең һәммәсенә әлеге Килешүгә кушылырга боерды; һәм Иерусалим халкы Аллаһының, ата-бабалары Алласының Килешүе буенча эш итә башлады.

33 Шул рәвешле, Йошия исраилиләр яшәгән бөтен җирләрдән җирәнгеч саналган пот-сыннарны себереп түкте һәм Исраил җирендә көн күргән бөтен халыкка үзләренең Раббы Алласына хезмәт итәргә әмер бирде; һәм Йошия исән чакта, халык үз ата-бабаларының Раббы Алласы юлыннан тайпылмады.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ