II Елъязма 32 - Изге ЯзмаСанхерибнең Иерусалимгә янавы һәм уңышсызлыкка ирешүе 1 Хизәкыйя тугрылык белән башкарган әнә шундый эшләрдән соң, Ашшур патшасы Санхериб Яһүдә җиренә аяк басты һәм, андагы ныгытылган калаларны үз кулына төшермәкче булып, аларны камап алды. 2 Санхерибнең Иерусалимгә каршы сугыш башларга җыенганын күреп, Хизәкыйя 3 үзенең түрәләре вә баһадирлары белән киңәшләшкәннән соң, шәһәр читендәге су чыганакларын күмеп куярга хәл кылды; һәм тегеләр аңа бу эштә ярдәм иттеләр. 4 Бик күп халык җыелып килеп бар булган чишмәләрне һәм ил буйлап аккан елганы буып куйдылар. «Ни өчен әле Ашшур патшалары, монда килеп, мул суга тиенергә тиеш», – диде алар. 5 Хизәкыйя, зур тырышлык күрсәтеп, җимерелгән диварны торгызды, аның өстенә манаралар күтәрде, тышкы яктан тагын бер кат дивар төзеде, Давыт шәһәрендәге Милло ныгытмасын төзекләндерде, күп итеп корал һәм калкан әзерләде. 6 Аннары, халык белән җитәкчелек итәр өчен, гаскәрбашлары билгеләде һәм аларны шәһәр капкасы янындагы мәйданга җыеп алып: 7 – Нык һәм батыр булыгыз, Ашшур патшасыннан һәм аның белән килгән чирүдән курыкмагыз, котыгыз алынмасын алардан, чөнки аныкына караганда безнең яктагы көч зуррак. 8 Аның ягында бәдәни көч булса, безгә Раббы Аллабыз ярдәм итәчәк, безнең якта Ул көрәшәчәк, – дип, аларны рухландырды. Яһүдә патшасы Хизәкыйя сүзләреннән халык дәртләнеп-гайрәтләнеп китте. 9 Үзенең бөтен гаскәре белән Лахиш шәһәрен камалышта тоткан Ашшур патшасы Санхериб шушы вакыйгалардан соң үзенең хезмәтчеләрен Иерусалимгә юллады, һәм аның хезмәтчеләре Яһүдә патшасы Хизәкыйя белән Иерусалимдә яшәүче бөтен яһүдиләргә шушы сүзләрне җиткерде: 10 – Ашшур патшасы Санхериб болай ди: камалган Иерусалимдә сез нәрсәгә өметләнеп утырасыз? 11 «Раббы Аллабыз безне Ашшур патшасы кулыннан коткарыр», – дип, Хизәкыйя сезне саташтыра гына; ачлыктан, сусызлыктан һәлакәткә дучар итә ул сезне. 12 Калкулыкларда Аңа гыйбадәт кылу урыннарын һәм Аның мәзбәхләрен әнә шул Хизәкыйя юк итте түгелме?! Яһүдә белән Иерусалим халкына ул: «Бары тик бер мәзбәх каршында гына сәҗдә кылып, шунда гына корбан китерегез», – дип әйтте түгелме?! 13 Башка мәмләкәтләрдә яшәүче барча халыклар белән минем һәм ата-бабаларымның нәрсәләр кылганын әллә белмисезме?! Шул халыкларның илаһларыннан берәрсе минем кулдан үз җирен коткарып калдымы?! 14 Минем ата-бабаларым кырып бетергән барча халыкларның кайсы илаһы минем кулдан үз җирен коткарып кала алды?! Шулай булгач, ничек итеп сезнең Аллагыз минем кулдан сезне коткарыр икән?! 15 Инде хәзер Хизәкыйя сезне саташтырып юлдан яздырмасын, ышанмагыз аңа. Һичбер халыкның яисә патшалыкның илаһы үзенең халкын миннән һәм ата-бабаларымның кулыннан коткарып кала алмаганны, сезнең Аллагыз да минем кулдан сезне берничек тә коткара алмаячак. 16 Санхерибнең хезмәтчеләре Раббы Аллага һәм Аның колы Хизәкыйягә каршы әле байтак сүзләр сөйләделәр. 17 Исраилнең Раббы Алласын мәсхәрәләп Санхериб әле хатлар да язды, Аңа каршы «башка мәмләкәт халыкларының илаһлары үз халкын минем кулдан коткара алмаган кебек, Хизәкыйянең Алласы да Үз халкын минем кулдан коткара алмаячак» дип сөйләнде. 18 Ашшур патшасының хезмәтчеләре кала диварында басып торган Иерусалим халкына яһүд телендә һаман кычкыра бирделәр. Шул рәвешле алар, Иерусалим халкын куркуга төшереп, каланы басып алырга ниятләнә иделәр. 19 Иерусалим Алласы турында алар башка мәмләкәт халыкларының илаһлары – адәм кулы белән ясалган пот-сыннары турында сөйләгәндәй сөйләштеләр. 20 Шуннан Хизәкыйя патша һәм Амотс углы пәйгамбәр Ишагыйя күкләргә юллап дога кылдылар; 21 һәм Раббы Үзенең фәрештәсен җибәреп, әлеге фәрештә Ашшур патшасының гаскәрендәге бөтен батыр сугышчыларны, гаскәр башлыгын һәм түрәләрне кырып бетерде. Ашшур патшасы, тәмам хур булып, үз җиренә әйләнеп кайтты. Беркөн, үз илаһының йортына кергәч, угылларыннан берничәсе аны кылыч белән чабып үтерде. 22 Шул рәвешле, Раббы Хизәкыйягә һәм Иерусалим халкына Ашшур патшасы Санхерибтән, шулай ук башка дошманнарыннан котылу алып килде; Ул аларны һәр тарафтан саклый торган булды. 23 Бик күпләр Раббыга корбаннар һәм Яһүдә патшасы Хизәкыйягә бүләккә Иерусалим каласына затлы әйберләр алып килделәр. Шушы хәлләрдән соң бар халыклар арасында аның даны үсә генә барды. Хизәкыйянең зур уңышларга ирешүе. Хизәкыйянең үлеме 24 Хизәкыйянең, бик каты авырып, үлем түшәгендә яткан чагы иде. Ул Раббыга дога кылды, һәм Раббы аны ишетте – терелүенә ишарә итүче бер билге күрсәтте. 25 Әмма аның йөрәге тәкәбберләнеп китте, һәм ул үзенә карата кылынган игелеккә рәхмәтен белдермәде. Шуның өчен аның үзенә һәм Яһүдә белән Иерусалимгә Раббының каһәре төште. 26 Шуннан Хизәкыйя, йөрәгендәге тәкәбберлекне басып, Иерусалим халкы белән бергә түбәнчелек күрсәтә алды; шул сәбәпле, Хизәкыйя патшалык иткән чорда, аларга Раббының каһәре төшмәде. 27 Хизәкыйя өлешенә байлык та, дан да мулдан бирелде; үзендәге көмешне, алтынны, асылташларны, хуш исле сумала-майларны, калканнарны, барлык затлы әйберләрне саклар өчен ул хәзинә саклагычлары эшләтте, 28 җир тудырган уңышны, шәраб вә майларны саклар өчен келәтләр, эреле-ваклы маллар өчен араннар, көтүләр өчен утарлар төзетте. 29 Хизәкыйя үзенә калалар да салдырды. Аның көтү-көтү вак һәм эре терлеге шактый күп иде, чөнки Аллаһы аңа мал-мөлкәтне күпләп бирде. 30 Гихон суларын башланган җирендә буып куеп, Давыт шәһәренең көнбатыш ягына агып төшә торган итеп эшләтүче дә шул ук Хизәкыйя булды. Нинди эшкә тотынса да, ул шунда уңышка иреште. 31 Бервакыт, илдә пәйда булган могҗизалы бер галәмәт хакында белешер өчен Бабил түрәләре җибәргән илчеләр килгәч кенә, Хизәкыйяне сынар һәм аның күңел төпкелендә ниләр ятканын белер өчен, Аллаһы аны ялгызын калдырды. 32 Хизәкыйянең тугрылыгы һәм ул патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар хакында Яһүдә вә Исраил патшаларының елъязмасында, Амотс углы пәйгамбәр Ишагыйягә иңгән күренешләр турындагы язмада бәян ителгән. 33 Хизәкыйя, дөнья куеп, Давыт угыллары җирләнгән төрбәләрдән югарырак бер урында дәфен кылынды; бөтен яһүдиләр вә Иерусалим халкы аны хөрмәтләп озатты. Аның урынына патша булып углы Менашше килде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia