II Елъязма 31 - Изге ЯзмаАллаһы йортына китерелгән бүләкләр 1 Бәйрәм тәмамланганнан соң, бөтен исраилиләр, Яһүдә калалары буйлап таралышып, чит илаһларның изге баганаларын ваттылар, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны чабып ташладылар, шулай ук бөтен Яһүдә, Беньямин, Эфраим һәм Менашше җирләрендә калкулыклардагы гыйбадәт кылу һәм корбан китерү урыннарын җимереп ташладылар. Аннары исраилиләр үз биләмәләренә, үз калаларына таралышты. 2 Хизәкыйя, кемнең нинди хезмәт башкаруына карап, вазифалары буенча рухани һәм левиләрне төркемнәргә бүлде. Алар тулаем яндыру һәм татулык корбаны китерергә, хезмәтләр күрсәтергә һәм Раббы йортының капка төбендә Раббыга рәхмәт вә мактау яудырырга тиешләр иде. 3 Патша, Раббы кануны кушканча, иртәнге һәм кичке тулаем яндыру корбанының, шулай ук шимбә көннәрдә, Яңа ай бәйрәмнәрендә – барлык бәйрәмнәрдә китерелә торган тулаем яндыру корбанының үзе кертергә тиешле өлешен тәгаенләде. 4 Иерусалим әһленә ул: «Раббы кануннарын җиренә җиткереп төгәл үти алсыннар өчен, руханиларга һәм левиләргә үзегездән өлеш чыгарыгыз», – дип әмер бирде. 5 Әлеге әмер игълан ителүгә, исраилиләр яңа өлгергән ашлыктан, шәрабтан, зәйтүн маеннан, балдан, басу-кырларда өлгергән башка төр уңыштан аларга күп итеп бүлеп бирделәр, шулай ук үз мөлкәтенең дә уннан бер өлешен китерделәр. 6 Яһүдә калаларында яшәүче исраилиләр белән яһүдиләр дә эре һәм вак терлекнең, шулай ук үзләренең Раббы Алласына багышлаган изге әйберләрнең уннан бер өлешен китереп өйделәр. 7 Әлеге өемнәрне өченче айда өя башлап, җиденче айда төгәлләделәр. 8 Хизәкыйя белән түрәләр, килеп, бу өемнәрне күргәннән соң, Раббыга шөкрана кылдылар, Аның халкына, ягъни исраилиләргә хәер-фатихаларын күндерделәр. 9 Хизәкыйя руханилардан һәм левиләрдән шушы өемнәр турында сорагач, 10 Садыйк нәселеннән булган баш рухани Азария, аңа җавап итеп: – Раббы йортына бүләкләр китерә башлаганнан бирле, без туйганчы ризыкланабыз, күбесе әле артып та кала. Раббы Үз халкын мөбарәк кылды, шуңа күрә артып калганы да әнә күпме, – диде. 11 Шул сәбәпле Хизәкыйя Раббы йортында саклау урыннары әзерләргә боерды, һәм бу боерык үтәлде. 12 Китерелгән бүләкләр, уңышның уннан бер өлеше һәм изге әйберләрнең һәммәсе шул саклау урыннарына ташып бетерелде, һәм бу эш намус белән башкарылды. Әлеге әйберләр өчен җаваплылык левиләрдән Кенаньягә йөкләнде, Шимгый исемле ир туганы ярдәмчесе булды. 13 Хизәкыйя патшаның һәм Аллаһы йорты өчен җаваплы булган Азария боерыгы буенча, Кенанья белән аның ир туганы Шимгый кул астында назыйр вазифасын башкару өчен, Ехиел, Азазья, Нахат, Асаһел, Яримут, Йозабад, Элиел, Исмәхья, Махат вә Бенаяһ билгеләнде. 14 Көнчыгыш тарафтагы капка сакчысы, левиләрдән Имна углы Коре, Аллаһыга ихтыяри китерелгән бүләкләр өчен җаваплы булып, Раббыга китерелгән әйберләрне һәм изге бүләкләрне руханиларга өләшә иде. 15 Аның кул астында эшләүче Гадән, Миньямин, Ешуа, Шәмәгыйя, Амария һәм Шәканья китерелгән мал-мөлкәтне руханилар шәһәрләрендә яшәүче кардәшләренә, руханилар төркемнәренә, олысын-кечесен аермыйча, гадел итеп тараталар; 16 моннан тыш, исемнәре нәселнамәдә әйтелгән, яше өчтән узган ир затларга – Раббы йортында төркемнәре буенча көндәлек хезмәтне башкаручыларның һәммәсенә, 17 шулай ук кабиләләре буенча нәсел шәҗәрәсенә теркәлгән руханиларга, кемнең кайсы бүлектә нинди вазифа башкаруына карап, яше егермедән узган левиләргә өлеш чыгаралар иде. 18 Үзләренең изге хезмәтләрен тугры итеп башкарганга күрә, әлеге исемлеккә аларның кечкенә балалары, хатыннары вә угыл-кызлары – бөтенесе дә кертелгән иде. 19 Һарун нәселенә караган калалар читендә көн күрүче рухани ир-егетләргә һәм исемнәре нәселнамәгә теркәлгән левиләргә үз өлешләрен тарату өчен, шул калаларда махсус кешеләр билгеләнде. 20 Әлеге эшне Хизәкыйя бөтен Яһүдә җирендә эшләде; үзенең Раббы Алласы каршында ул игелекле, гадел, туры гамәлләр кылды. 21 Аллаһы йортындагы хезмәткә, Аллаһы канунының һәм боерыкларының үтәлешенә кагылган һәрбер эшне Хизәкыйя үз Алласының йөз нурын эзләп, бөтен йөрәген биреп башкарды, шуңа күрә һаман уңышка ирешә торган булды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia