II Елъязма 29 - Изге ЯзмаХизәкыйя патшаның Аллаһы йортында гыйбадәт кылуны яңартуы 1 Тәхеткә утырганда, Хизәкыйягә егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул егерме тугыз ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Абия – Зәкәрия кызы иде. 2 Хизәкыйя, бар нәрсәдә ерак бабасы Давытны кабатлап, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды. 3 Хакимлегенең беренче елында, беренче айда ул, Раббы йортының ишекләрен ачтырып, аларны төзәттерде. 4 Руханиларны һәм левиләрне чакыртып, аларны Йортның көнчыгыш тарафындагы мәйданга җыйды да: 5 – Левиләр, тыңлагыз әле мине! – дип сүзен башлады. – Үзегез пакьләнеп-чистарыныгыз да ата-бабаларыгыз Раббы Алласының йортын изгеләштерегез, аны нәҗесләүче һәммә нәрсәне чыгарып ташлагыз. 6 Безнең хыянәтчел ата-бабаларыбыз Раббы Аллабыз алдында явызлык кылдылар, Аңардан ваз кичтеләр; Раббы йортыннан йөз чөереп, аңа аркалары белән борылдылар; 7 болдырының ишекләрен бикләделәр, шәмдәлләрне сүндерделәр, хуш исле сумала-майлар көйрәтүдән туктап, Изге йортта Исраил Алласына тулаем яндыру корбаннары китерми башладылар. 8 Әнә шуның өчен Яһүдә белән Иерусалимгә Раббының ачуы чыкты, Ул аларны вәйран хәлгә төшереп адәм рисвае итте, көлкегә калдырды; моның шулай икәнен сез үз күзләрегез белән күреп торасыз. 9 Шуның өчен аталарыбызның гомере кылычтан киселде, кыз-угылларыбыз вә хатыннарыбыз әлегәчә әсирлектә кала бирә. 10 Аның безгә булган ярсуы басылсын өчен, мин хәзер Исраилнең Раббы Алласы белән килешү төзергә телим. 11 Балакайларым! Хезмәтегездә игътибарсыз булмагыз, чөнки хезмәтче буларак Аның каршында тору, Аңа корбан китерү өчен, Раббы сезне сайлап алды. 12 Анда левиләрдән түбәндәге кешеләр басып тора иде: Коһат нәселеннән – Амасай углы Махат һәм Азария углы Йоил; Мерари нәселеннән – Әбди углы Кыйш һәм Яһаллелел углы Азария; Гершон нәселеннән – Зимма углы Йоах һәм Йоах углы Гадән; 13 Элисапан нәселеннән – Шимри һәм Егыил; Асаф нәселеннән – Зәкәрия һәм Маттания; 14 Һеман нәселеннән – Ехиел һәм Шимгый; Едутун нәселеннән – Шәмәгыйя һәм Уззиел. 15 Алар, үзләренең ир туганнарын җыеп алып, чистарынып пакьләнделәр дә, Раббы сүзенә буйсынган патшаның боерыгын үтәргә дип, Раббы йортын пакьләндерергә киттеләр. 16 Раббы йортын пакьләндерер өчен, руханилар эчкә үттеләр, андагы бөтен нәҗес әйберне ишегалдына чыгардылар, левиләр исә аны Кыдрун ташкыны буена илтеп ташладылар. 17 Алар, чистарту эшен беренче айның беренче көнендә башлап, шул айның сигезенче көнендә Раббы йортының болдырына җиттеләр; тагын сигез көн дәвамында Раббы йортын изгеләштерделәр һәм беренче айның уналтынчы көнендә әлеге эшне төгәлләп чыктылар. 18 Шуннан алар Хизәкыйя патша янына килеп: – Без Раббы йортын, шулай ук корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барча савытларын, изге икмәк куя торган өстәлне һәм аның барча савытларын нәҗестән арындырдык; 19 тугрылыксыз Әхәз патша үзе идарә иткән чорда кирәксезгә чыгарган бөтен савытларны пакьләп әзерләп куйдык; хәзер алар Раббының мәзбәхе янында торалар, – диделәр. 20 Икенче көнне иртүк Хизәкыйя патша шәһәр башлыкларын җыеп алды да алар белән бергә Раббы йортына юнәлде. 21 Алар патшалыкның, Яһүдә халкының гөнаһларын йолу өчен, шулай ук Изге йорт өчен корбанлык мал итеп җиде үгез, җиде сарык тәкәсе, җиде сарык бәрәне һәм җиде кәҗә тәкәсе алып килделәр; Хизәкыйя патша Һарун нәселеннән булган руханиларга Раббы мәзбәхендә тулаем яндыру корбаны китерергә кушты. 22 Руханилар, үгезләрне чалып, канын мәзбәх өстенә сиптеләр; аннары, сарык тәкәләрен чалып, аларның да канын мәзбәх өстенә сиптеләр; ахырдан, бәрәннәрне чалып, шулай ук каннарын мәзбәх өстенә сиптеләр. 23 Шуннан соң патша һәм җыелган халык каршына гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе кәҗә тәкәләрен алып килеп, тегеләр әлеге малларның өстенә кулларын куйдылар. 24 Руханилар малларны чалдылар да, бөтен Исраил халкының гөнаһларын юу өчен, мәзбәх өстенә кан сиптеләр, чөнки патша бөтен Исраил халкы өчен тулаем яндыру корбаны һәм гөнаһ йолу корбаны китерергә боерган була. 25 Давыт патша һәм аның гаиптән хәбәр бирүчесе Гәд, шулай ук Натан пәйгамбәр кушканча, Хизәкыйя патша тәлинкәләрдә, арфада вә гөсләдә уйнаучы левиләрнең һәммәсенә Раббы йортындагы урыннарын күрсәтеп чыкты; бу – Үзенең пәйгамбәрләре аша Раббы урнаштырган тәртип иде. 26 Левиләр Давытның уен коралларын, руханилар исә, быргыларын алып кереп, үз урыннарына бастылар. 27 Хизәкыйя мәзбәхтә тулаем яндыру корбаны китерергә боерды. Шушы йоланы үтәргә керешкәч, быргыларга вә Исраил патшасы Давытның уен коралларына кушылып Раббы хөрмәтенә җыр башланды. 28 Тулаем яндыру корбаны китерү тәмамланганчы, җыелган бар халык сәҗдә кыла, җырчылар – җырлый, быргычылар быргы кычкырта бирде. 29 Тулаем яндыру корбаны китерү тәмамлангач, патша һәм аның янындагы бар халык, тезенә төшеп, Раббы алдында баш иде. 30 Хизәкыйя патша вә түрәләр левиләргә, Давыт патша һәм гаиптән хәбәр бирүче Асаф язган юлларны җырлап, Раббыны данларга куштылар; тегеләр шатланып-сөенеп Раббыга дан җырладылар һәм Аның каршында сәҗдә кылып башларын иделәр. 31 – Сез шушылай итеп үзегезне Раббыга багышладыгыз, – диде Хизәкыйя, – инде, бире килеп, Раббы йортына корбаннарыгызны вә рәхмәт бүләкләрегезне китерегез. Җыелган бар халык корбан малы, рәхмәт бүләкләре, теләге булганнар исә тулаем яндыру корбаны да китерде. 32 Халык китергән корбанлык малның саны түбәндәгечә иде: җитмеш баш үгез, йөз баш сарык тәкәсе, ике йөз баш тәкә бәрән; тулаем яндырыласы әлеге корбанлыклар барысы да Раббыга багышланды. 33 Болардан тыш изге корбан малы итеп алты йөз баш эре һәм өч мең баш вак терлек китерелде. 34 Руханилар аз санлы иде, алар тулаем яндыру корбаны өчен тәгаенләнгән малның барысын да тунап өлгерә алмадылар, шуңа күрә башка руханилар пакьләнү йоласын үтәгәндә, эшләр тәмам булганчы, левиләр ярдәм итә торды; (чөнки руханилар белән чагыштырганда левиләр пакьләнү йоласын җентекләбрәк башкара иделәр). 35 Тулаем яндыру корбанлыгыннан тыш татулык корбанының эч мае һәм тулаем яндыру корбаны белән бергә китерелә торган шәраб бүләге дә шактый күп иде. Шул рәвешле, Раббы йортында гыйбадәт кылу яңартылды. 36 Аллаһының Үз халкына кылган шушы эшенә Хизәкыйя һәм бар халык бик шат иде, чөнки бу бик тиз эшләнде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia