Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

II Елъязма 27 - Изге Язма


Яһүдә патшасы Иотам

1 Тәхеткә утырганда, Иотамга егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яруша – Садыйк кызы иде.

2 Иотам, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, һәрбер эштә атасы Уззияне кабатлады, тик атасы сыман Раббы йортына бәреп кермәде; ә халык бозык эшләрен дәвам итә бирде.

3 Иотам Раббы йортындагы Югары капканы яңадан төзеде, Офел калкулыгындагы шәһәр диварын төзәтү буенча зур эшләр башкарды;

4 таулы Яһүдә төбәгендә калалар торгызды, урманнарда кальгалар һәм манаралар салдырды.

5 Иотам, аммониләр патшасына каршы сугышка чыгып, аларны җиңде; шул елны аммониләр аңа йөз талант көмеш, ун мең кор бодай һәм ун мең кор арпа түләде. Икенче, өченче елларны да аммониләр шуның кадәр үк салым түләде.

6 Раббы Алласы алдында туры юлдан тайпылмыйча йөргәнгә күрә, тора-бара Иотам куәтле бер патшага әйләнде.

7 Иотам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул алып барган сугышлар һәм башкарган эшләр Исраил вә Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

8 Тәхеткә утырганда, аңа егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте.

9 Иотам, дөнья куеп, Давыт каласында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Әхәз килде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ