Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

II Елъязма 19 - Изге Язма

1 Яһүдә патшасы Еһошафат исән-имин үз сараена Иерусалимгә әйләнеп кайткач,

2 аның янына гаиптән хәбәр бирүче Ханани углы Еһү килеп: – Явыз бәндәгә ярдәм кулы сузып, Раббыны күрәлмаучыларны яратырга кирәк идеме сиңа?! Шуның өчен сиңа Раббының ачуы чыкты.

3 Алай да, синең яхшы сыйфат-гамәлләрең дә юк түгел, чөнки син җирне алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганалардан арындырдың һәм, йөрәгеңне Аллаһыга баглап, Аның йөз нурын эзләдең.


Еһошафатның хөкемчеләре

4 Еһошафат шулай Иерусалимдә гомер итә бирде. Әледән-әле ул, Беер-Шебадан алып таулы Эфраим төбәгенә кадәр яшәгән үз халкы янына сәфәрләр кылып, аларны ата-бабаларының Алласы, Раббы юлына күндереп йөрде.

5 Яһүдә җирендәге бөтен ныгытылган калаларда хөкемчеләр билгеләп, аларга ул:

6 – Һәр эшегездә игътибарлы булыгыз, чөнки сез адәм хөкемен түгел, Раббы хөкемен чыгарасыз; сез хөкем иткәндә, Ул сезнең яндадыр.

7 Шуңа күрә Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итегез: карап-уйлап эш итегез, чөнки Раббы Аллабызга ни ялган, ни гаделсезлек белән берьяклылык, ни ришвәтчелек хас түгелдер.

8 Иерусалим каласында да Еһошафат левиләрдән, руханилардан һәм Исраилнең гаилә башлыкларыннан кайберәүләрне Раббы канунына нигезләнеп хөкем чыгарырга һәм дәгъваларны хәл итәргә билгеләде. Алар барысы да Иерусалимдә яшәделәр.

9 Патша аларга мондый боерык бирде: – Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иткән хәлдә, тугры күңел белән һәм бөтен йөрәгегезне биреп эш итегез:

10 үз шәһәрендә көн күрүче кардәшләрегез нинди генә дәгъва белән мөрәҗәгать итмәсен: үтерешме ул яисә канун, боерык, кагыйдә, карар үтәүгә кагыламы, Раббы алдында гаепле булмасыннар өчен, сез аларны кисәтегез, шул чагында сезгә һәм кардәшләрегезгә Аның ачуы чыкмас; шулай эш иткәндә гаепсез булырсыз.

11 Баш рухани Амария – Раббыга хезмәт итү эшләрендә, ә Яһүдә ыругының башлыгы Исмәгыйль углы Зәбәдия патшага кагылышлы эшләрдә сезнең назыйрыгыз булыр; левиләр исә сездә идарә эшен башкарыр. Кыю эш итегез, һәм Раббы игелек кылучының юлдашы булыр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ