II Елъязма 16 - Изге Язма1 Яһүдә патшасы Аса утыз алтынчы елын идарә иткәндә, Исраил патшасы Багша Яһүдәгә каршы яуга күтәрелде һәм, беркем дә Аса биләмәсеннән чыга яисә анда үтеп керә алмасын өчен, Рамаһ каласын ныгыта башлады. 2 Шуннан Аса Раббы йорты вә патша сарае хәзинәсендә булган алтын-көмешне җыеп алды һәм, әлеге байлыкны Дәмәшкътә яшәүче Арам патшасы Бен-Һададка озатып, аңа түбәндәге сүзләрне юллады: 3 – Минем атам белән синең атаң дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгән кебек, без дә синең белән үзара солых төзик. Менә, мин сиңа көмеш вә алтын җибәрәм, син исә, Исраил патшасы Багша илемнән китсен өчен, аның белән беркеткән солыхыңны өзсәң иде. 4 Бен-Һадад Аса патша белән ризалашты һәм үзенең яубашларын Исраил калаларына каршы сугышка җибәрде. Алар Ионны, Данны, Әбел-Маимне һәм Нәптали җирендә азык-төлек саклана торган шәһәрләрнең барысын басып алды. 5 Бу хакта ишеткәннән соң, Багша, Рамаһны ныгытудан туктап, бөтен эшләрен ташлады. 6 Аса патша исә, бөтен яһүдиләрне җыеп китереп, төзелеш өчен Багша китерткән барлык таш вә агачны Рамаһ каласыннан ташытып бетерде дә шулар белән Геба һәм Миспа каласын ныгытты. 7 Шул көннәрдә Яһүдә патшасы Аса янына гаиптән хәбәр бирүче Ханани килеп болай диде: – Син, Раббы Аллаңа таянмыйча, Арам патшасына барып сыгындың, шуңа күрә Арам патшасының гаскәрләре синнән качып котылды. 8 Хәбәшиләрнең һәм лубиләрнең гаскәрләре күп санлы, сугыш арбалары вә җайдаклары исәпсез-хисапсыз иде түгелме?! Ләкин син Раббыга таянгач, аларны Ул синең кулга тапшырды. 9 Чөнки бөтен йөрәкләре белән Үзенә тугрылык саклаганнарга терәк булыр өчен, Раббы һаман җир йөзен күзәтеп тора. Бу юлы син акылсызлык эшләдең, шул сәбәпле хәзер сиңа каршы сугышлар бетеп тормас. 10 Асаның гаиптән хәбәр бирүчегә ачуы чыгып, ул аны зинданга япты, чөнки аның сүзләре патшаны тәмам ярсыткан иде. Шул көннәрдә халык арасыннан да кайберәүләр Асадан бик нык җәбер күрде. 11 Аса патшалык иткән чордагы вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Яһүдә вә Исраил патшаларының китабында бәян ителгән. 12 Патшалык итүенең утыз тугызынчы елында аяклары сызлаудан интеккән Асаның хәле бик авырайды. Әмма хаста булып ятканда да, ул Раббыдан ярдәм сорамады, табибларга мөрәҗәгать итте. 13-14 Патшалык итүенең кырык беренче елында Аса дөнья куйды, һәм аны, төрледән-төрле хуш исле майлар тулган ятакка салып, Давыт шәһәрендә алдан ук үзе әзерләгән төрбәдә гүргә иңдерделәр; һәм аның хөрмәтенә зур итеп учак яктылар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia