II Елъязма 14 - Изге Язма1 Абия, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Аса килде. Аса патшалык иткән чорда, ун ел дәвамында илдә тынычлык хөкем сөрде. Яһүдә патшасы Аса 2 Аса үзенең Раббы Алласы күзенә игелекле вә ятышлы күренгән гамәлләр генә кылды. 3 Ул чит илаһларның мәзбәхләрен һәм калкулыкларны юк итте, изге баганаларны җимерде, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны чапкалап ташлады; 4 һәм яһүдиләргә, ата-бабалары Раббы Алласының йөз нурын эзләп, Аның Канунын вә боерыкларын үтәргә боерды; 5 бөтен Яһүдә шәһәрләрендә калкулыклардагы гыйбадәт кылу урыннарын һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләрен юкка чыгарды. Ул идарә иткән чорда, патшалыкта иминлек хөкем сөрде. 6 Тынычлык урнашкан заманда, Аса Яһүдә җирендә ныгытылган калалар төзеде. Раббы аңа иминлек иңдерү сәбәпле, ул елларда Асага каршы сугышлар кузгалмый торды. 7 Яһүдиләргә мөрәҗәгать итеп Аса: – Әйдәгез, шушы калаларны төзеп, аларны дивар белән әйләндереп алыйк, күзәтү манаралары, капкалар эшлик, бикләр куйыйк, – диде. – Раббы Аллабызның йөз нурын эзләгәнгә бу җир әлегә безнеке; без Аны эзләдек, һәм шуның өчен Ул безгә һәр яктан тынычлык бирде. Шуннан алар төзи башладылар, һәм аларның эшләре уң булды. 8 Асаның хәрби көче түбәндәгедән гыйбарәт иде: Яһүдә ыругыннан – зур калкан вә сөңге белән коралланган өч йөз мең, Беньямин ыругыннан – кечкенә калкан вә ук-җәя белән коралланган ике йөз мең гаярь сугышчы. 9 Көннәрдән беркөнне Асага каршы бер миллионлы гаскәре һәм өч йөз сугыш арбасы белән хәбәши Зерах, яуга кузгалып, Мареша каласына кадәр килеп җитте. 10 Аса аңа каршы чыкты, һәм ике гаскәр Мареша янындагы Сепата үзәнендә сугышырга әзерләнеп тезелеп басты. 11 Аса шунда үзенең Раббы Алласына ялварып: – И-и Раббым! Көчлегә каршы торыр өчен көчсезгә ярдәм кулы сузучы Синең сыман зат юктыр. И-и Раббы Аллабыз, безгә ярдәм ит, чөнки бөтен өметебез Синдәдер, һәм шушы күп санлы чирүгә каршы без Синең исемең хакына чыктык. И-и Раббым! Син – безнең Аллабыздыр, адәм кулыннан җиңелмәсәң иде Син! – диде. 12 Раббы шунда Аса белән яһүдиләрнең күз алдында хәбәшиләрне тар-мар итеп, тегеләр кача башлады. 13 Аса үзенең кешеләре белән аларны Герарга кадәр эзәрлекләп барды. Хәбәшиләр тәмам кырылып бетте, чөнки алар өстеннән Раббы Үзе һәм Аның гаскәре җиңү яулады. Аса һәм аның сугышчылары шактый күп ганимәт малы кулга төшерде. 14 Герар тирәсендәге калаларда яшәүче кешеләр Раббы дәһшәтеннән куркып калганга, Аса сугышчылары әлеге калаларны тәмам вәйран хәлгә төшереп, аларны талап, биредән бик күп затлы әйберләр төяп киттеләр. 15 Алар шулай ук, көтүче чатырларын туздырып, көтү-көтү вак терлек һәм дөяләр куып алып киттеләр; шуннан соң Иерусалимгә әйләнеп кайттылар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia