Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

II Елъязма 10 - Изге Язма


Исраилиләрнең Рехабгамга каршы чыгуы

1 Рехабгамны патша итеп куяр өчен бөтен Исраил халкы Шәкемгә җыелгач, Рехабгам Шәкемгә килде.

2 Сөләйман патшадан Мисырга качып киткән һәм шунда яшәгән Небат углы Яробам, бу хакта ишетеп, Мисырдан әйләнеп кайтты.

3 Исраилиләр Яробамны чакыртып кешеләр җибәрделәр, һәм ул алар белән бергә Рехабгам янына килде.

4 – Синең атаң иңнәребезгә авыр йөк салды, син исә атаң безне мәҗбүр иткән михнәттән коткар, безнең өскә салган шушы авыр йөкне җиңеләйт, шул чагында без сиңа хезмәт итәрбез, – диде алар.

5 Рехабгам: – Барыгыз, өч көннән кабат минем янга килерсез, – дип җавап бирде, һәм кешеләр өйләренә таралды.

6 Рехабгам патша, атасы Сөләйман исән чакта аңа хезмәт күрсәткән өлкәннәрне чакыртып, алардан: – Халыкка нәрсә дип җавап бирергә киңәш итәрсез? – дип сорады.

7 Өлкәннәр аңа: – Әгәр син әлеге халыкка миһербанлы булып аларның күңелен күрсәң, тәмле телеңне кызганмасаң, алар мәңгегә синең хезмәтчеләреңә әйләнер, – диде.

8 Тик Рехабгам өлкәннәр киңәшенә колак салмады, үзе белән бергә үскән һәм аңа хезмәт күрсәткән яшьтәшләренә мөрәҗәгать итте:

9 – «Атаң безнең иңнәргә салган йөкне җиңеләйт», – дип әйткән бу халыкка сез ничек җавап бирергә киңәш итер идегез? – дип сорады ул алардан.

10 Аның белән бергә үскән ишләре болай әйтте: – «Атаң безнең иңнәргә авыр йөк салды, син исә аны җиңеләйт», – дип әйткән бу халыкка син: «Минем чәнти бармагым атамның биленнән калынрак.

11 Әгәр минем атам сезнең иңнәргә авыр йөк салган булса, мин әлеге йөкне тагын да арттырырмын; атам сезне камчы белән суктырган булса, мин биргән җәза исә чаян чагуына тиңләшер», – дип әйт.

12 Патшаның «Өч көннән минем янга килерсез» дигән әмеренә буйсынып, Яробам вә бар халык, өч көн үтүгә, Рехабгам янына әйләнеп килде.

13 Патша, өлкәннәрнең киңәшенә колак салмыйча, халык белән бик кырыс сөйләште.

14 Яшьтәшләренең киңәшен тотып: – Минем атам сезнең иңгә авыр йөк салган булса, мин аны тагын да арттырырмын, атам сезне камчы белән суктырган булса, мин биргән җәза чаян чагуына тиңләшер, – диде.

15 Халык сүзенә патша колак салмады, һәм бу хәл Аллаһының ихтыяры буенча булды – Раббы моны Небат углы Яробамга шилоһлы Ахиядән әйттергән сүзләре хакка чыксын өчен шулай эшләде.

16 Патшаның халык сүзенә колак салмавын күреп, исраилиләр аңа: – Давыт белән нәрсәбез уртак безнең?! Ишай углы мирасында безнең өлешебез юк. Шулай булгач, исраилиләр, чатырларыгызга таралышыгыз! Давыт нәселе хәзер үз йортын гына карасын! – дип, өйләренә кайтып киттеләр.

17 Рехабгам, шулай итеп, Яһүдә шәһәрләрендә яшәүче исраилиләр белән генә идарә итеп калды.

18 Шулай беркөнне Рехабгам патша мәҗбүр эшчеләр өстеннән назыйр булган Һадорамны эш белән исраилиләр янына җибәргәч, исраилиләр аны таш атып үтерделәр; Рехабгам патша үзе исә ашыгып-кабаланып арбасына утырды да Иерусалимгә качып өлгерде.

19 Шул вакыттан башлап бүгенге көнгә кадәр Исраил халкы Давыт йортына буйсынмый.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ