Һошея 4 - Изге ЯзмаИсраилне гаепләү 1 Әй Исраил угыллары, Раббы сүзенә колак салыгыз; бу җирдә яшәүчеләрне Раббы хөкемгә тарта, чөнки биредә тугрылык та, мәрхәмәт тә, Аллаһыны танып белү дә юк. 2 Антлар биреп тә, алдау, үтереш, угрылык, зиначылык хәттин ашты, бертуктаусыз адәм каны түгелә. 3 Шуңа күрә җир күз яше коя, биредә яшәүчеләр җәфа чигә, кыргый җәнлекләр, күктәге кошлар, хәтта диңгездәге балыклар да һәлак була. 4 «Беркем дә икенче берәүне хөкем итмәсен, гаеп ташламасын; ә Минем дәгъвам исә сезгә, руханилар: 5 сез көндезен абынасыз, төнлә пәйгамбәрләр дә сезнең сыман сөрлегә. Әнкәгез Исраилне юк итәчәкмен – 6 Мине танып белмәгәнгә, халкым юк ителер! Мине танудан баш тартканга, Мин дә сездән баш тартам, руханиларым, Аллагызның канунын онытканга, Мин дә сезнең балаларыгызны онытырмын. 7 Руханилар саны ишәйгән саен, Миңа каршы кылган гөнаһлары арта гына барды. Шуңа күрә Мин аларның яхшатларын яманатка әйләндерермен. 8 Алар Минем халкымның гөнаһлары белән туена, аларның җаны бозык гамәлләр кылырга ашкынып тора. 9 Рухани белән ни булса, халык белән дә шул булыр, кылган гамәлләренә карап, әҗерен бирермен. 10-11 Алар ашарлар, әмма тамаклары туймас, зина кылырлар, ләкин балалары булмас. Чөнки алар Мине, Раббыны, кире кагып фәхешлек итәләр. Минем халкымның йөрәген шәраб вә эчемлекләр әсир итте. 12 Минем халкым агач поттан киңәш сорый, һәм агач таяк аларга җавап бирә; фәхешлек рухы аларны юлдан яздырды, алар, уйнашлык итеп, үз Алласыннан ерагайды. 13 Алар түбәҗирдә корбан китерәләр, калку урындагы имән, тупыл вә теребинт агачлары төбендә хуш исле сумала-майлар көйрәтәләр, чөнки ул агачларның күләгәсендә рәхәттер. Әнә шуңа да сезнең кызларыгыз уйнашлык итә, ә киленнәрегез зина кыла. 14 Уйнашлык иткән кызларыгызны, зина кылган киленнәрегезне җәзага тартмам, чөнки ирләрегез дә фахишәләр белән аулакка баралар һәм мәҗүсиләр гыйбадәтханәсендә фахишәләр белән бергә корбан китерәләр. Аңын-акылын җуйган халык һәлак булыр! 15 И Исраил, инде үзең зина кылсаң да, Яһүдә гөнаһка батмасын иде. Гилгәлгә бармагыз, Бәйт-Авен шәһәренә юнәлмәгез һәм „Раббы Үзе шаһиттыр!“ дип ант итмәгез. 16 Исраил, тискәре бозау кебек, киребеткән булып чыкты; хәзер инде Раббы Исраилне иркен утлауларда бәрән көткәндәй көтә алыр микән?! 17 Эфраим үз потларына ябышып ята – шулай үз юлыннан бара бирсен ул! 18 Алар эчеп исерәләр дә фәхешлеккә биреләләр, аларның түрәләре оят эшләргә һәвәс. 19 Җил аларны үз канатларында бөтереп алып китәр, һәм үзләре китергән корбаннар өчен алар хур булырлар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia