Һошея 12 - Изге Язма1 Ялган вә явызлык арттырып, Эфраим көнозын көнчыгыш җиле артыннан куа, җил куып, үзен шулай туендыра: Ашшур белән килешү төзи, Мисырга зәйтүн мае озата. 2 Раббының Яһүдәгә дәгъвасы бар; йөргән юлларына карап, Ягъкубны Ул җәзага тартыр, эшенә күрә әҗерен бирер. 3 Әнкәсенең карынында чакта ук Ягъкуб үз карендәшен үкчәсеннән эләктерде, үсеп җиткәч исә, Аллаһыга каршы көрәште, 4 фәрештә белән көрәшеп җиңеп чыкты, ә соңыннан егълап-ялварып Аның илтифатын сорады; Бәйт-Элдә ул Аллаһы белән очрашты, Аның белән сөйләште. 5 Раббы ул – Аллаһы, Күкләр Хуҗасы; исеме Аның – Раббы! 6 Шулай булгач, Ягъкуб нәселе, үз Аллаңа кайт; игелек вә гаделлек синең юлдашың булсын, өметеңне һәрчак Аллаңа багла! 7 «Кулындагы ялган үлчәү белән сәүдәгәр алдарга ярата; 8 Эфраим дә: „Мин баедым, мал-мөлкәт тупладым, әмма минем эшләремдә гөнаһ булырлык, канунга каршы килерлек нәрсә юк“, – дип мактана. 9 Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллаң – Миндер. Чүлдә очрашкан көннәребездәге сыман Мин сине кабат чатырларга урнаштырырмын. 10 Пәйгамбәрләргә сүз катып, аларга Мин байтак күренешләр ирештердем, алар аша халыкка гыйбрәтле хикәяләр җиткердем. 11 Гилыгад – явызлык оясыдыр, анда яшәүчеләр бернигә яраксыз; алар Гилгәлдә үгезләрне корбанга китерәләр, әмма аларның мәзбәхләре басу читендәге таш өеме кебек булыр». 12 Арам җиренә качып киткән Ягъкуб, үзенә хатын алыр өчен, шунда хезмәт иткән – сарык көткән иде. 13 Пәйгамбәре аша Раббы Исраилне Мисырдан алып чыкты, пәйгамбәре ярдәмендә аны саклады. 14 Әмма Эфраим Раббының бик нык ачуын китерде, шуның өчен Хуҗа-Хаким Эфраимне кан коюда гаепләр, Үзен санламаган өчен җәзага тартыр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia