Гыйбриләргә хат 3 - Изге ЯзмаГайсә Мусадан өлкән 1 Изге имандашлар, сез дә күкләр тарафыннан чакырылгансыз, шуңа күрә Гайсә – тоткан иманыбызның Рәсүле һәм Олуг Рухание турында җентекләп уйлагыз. 2 Муса Аллаһы йортындагы эшләрдә тугры булган кебек үк, Гайсә дә Үзен сайлап куйган Аллаһыга тугры булды. 3 Йорт төзүчегә йортның үзенә караганда күбрәк хөрмәт күрсәтелгәндәй, Гайсә Мусага караганда олырак хөрмәткә лаек дип саналды. 4 Әлбәттә, һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган. 5 Муса, чыннан да, Аллаһы йортындагы барлык эшләрдә тугры хезмәтче иде һәм моның белән Аллаһы киләчәктә әйтәчәк нәрсәләргә шаһит булды. 6 Мәсих исә, Угыл буларак, Аллаһы йорты белән тугрылыклы идарә итә. Ә Аның йорты – без, тик кыюлыкны вә өметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакларга кирәк. Ышанмаучылыкны кисәтү 7 Шулай икән, Изге Рух әйткәнчә, «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән, 8 чүлдә булган сынау көнендә Аллаһыга каршы чыккан вакыттагы кебек, каты күңелле булмагыз, 9 кырык ел буена эшләгән эш-гамәлләремне күрә торып, анда ата-бабаларыгыз Мине сынадылар. 10 Шуңа күрә бу буын кешеләренә ачуым чыкты һәм: „Болар – күңелләре адашкан халык, Минем хак юлымны белмиләр“, – дидем. 11 Шуның өчен, ачуым чыгып: „Алар беркайчан да тыныч-имин урыныма кермәячәк“, – дип ант иттем». 12 Сак булыгыз, имандашлар, берегездә дә тере Аллаһыдан баш тартырлык, явыз, ышанмый торган йөрәк булмасын. 13 Киресенчә, «бүген» дигән сүз әле гамәлдә булганда, берегез дә гөнаһка алданып киреләнмәсен өчен, бер-берегезне һәр көнне дәртләндереп торыгыз. 14 Без – Мәсихнеке булганны Аның Үзе белән уртаклашучылар, тик безгә ахырга кадәр баштагы ышанычыбызда нык торырга кирәк. 15 Изге язмада әйтелгәнчә: «Бүген Аллаһының тавышын ишетәсез икән, Аллаһыга каршы чыккан вакыттагы кебек, каты күңелле булмагыз». 16 Аллаһы тавышын ишетеп, Аңа каршы баш күтәргән кешеләр кемнәр иде соң? Муса Мисырдан алып чыкканнарның һәммәсе түгел идемени алар? 17 Аллаһы кырык ел буена кемгә ачулы булды соң? Гөнаһ кылып, чүлдә мәет булып калганнарга түгелме? 18 Алар тыныч-имин урыныма беркайчан да кермәячәк, дип кем турында ант итте соң Аллаһы? Сүз тыңламаганнар хакында түгелмени? 19 Шулай итеп, ышанмаулары өчен, Аллаһының тыныч-имин урынына аларның керә алмаганын күрәбез. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia