Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Филиппуйлыларга хат 3 - Изге Язма


Мәсих барысыннан да бөегрәк

1 Имандашларым, йомгаклап әйтәм, Хаким Гайсәнеке булганга куаныгыз. Сезгә бер үк нәрсәләр турында язу миңа һич тә мәшәкать тудырмый, һәм бу сезнең өчен дә саклану чарасы булыр.

2 «Этләрдән» – яманлык кылучылардан сакланыгыз! Дөрес түгел сөннәтләүне таләп итүчеләрдән сакланыгыз!

3 Чын сөннәтлеләр – без, тән йолаларына таянучылар түгел, Аллаһыга Рухы белән гыйбадәт кылучылар һәм Мәсих Гайсә белән горурланучылар.

4 Хәер, мин андый йолаларга да таяна алыр идем. Әгәр башка берәү тән йолаларына таянырга уйласа, моның өчен тагын да күбрәк сәбәбем бар:

5 мин, туып, сигезенче көнне сөннәткә утыртылганмын, Исраил халкыннан, Беньямин ыругыннан, гыйбри ата-анадан туган гыйбри булып, яһүдиләр Канунына буйсынган фарисей идем.

6 Бар гайрәтем Мәсих бердәмлеген эзәрлекләүгә юнәлгән иде. Ә инде Канун таләп иткән хаклыкка килгәндә, миңа бәйләнер урын юк иде.

7 Әмма хәзер исә минем өчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм.

8-9 Алай гына да түгел, Хакимем Мәсих Гайсәне танып белү өстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Мәсих хакына мин һәрнәрсәдән баш тарттым, Аңа ия булу һәм Аныкы булуым ачык күренсен өчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим. Хаклыгым Канунны үтәү аша түгел, Мәсихкә иман аша, ул Аллаһыдан һәм иманга нигезләнгән.

10 Мин Мәсихне танырга һәм Аның үледән терелү кодрәтен белергә, газапларын уртаклашырга, үлемендә Аңа охшарга

11 һәм ничек булса да үледән терелтелүгә ирешергә өметләнәм.


Максатка ирешергә омтылу

12 Мин инде боларның барысына ирештем яки камилләштем, димим, әмма мин барысын үземнеке итәргә тырышам, чөнки Гайсә Мәсих мине Үзенеке итте бит.

13 Имандашлар, мин үз теләгемә ирештем дип санамыйм, үткәнемне онытып һәм алга омтылып,

14 максатыма ашкынам, Аллаһы мине Мәсих Гайсә аша алырга чакырган бүләккә – күкләрдәге тормышка ирешергә ашыгам.

15 Безнең арада кем дә булса рухи яктан җитлеккән икән, шулай ук фикер йөртергә тиеш. Әгәр сез берәр нәрсә хакында башкача фикер йөртәсез икән, Аллаһы моны да сезгә ачачак.

16 Тик тормышыбызны үзебез ирешкәннәр буенча дәвам итик.

17 Имандашлар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз һәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз.

18 Күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр, алар турында мин сезгә еш сөйләдем бит, ә хәзер хәтта күз яшьләремне түгеп әйтәм.

19 Аларның ахыры – һәлакәт, аларның илаһы – карын, аларның даны – оялырга тиешле нәрсәләр белән горурлану. Алар бары дөньяви гамәлләр турында уйлыйлар.

20 Безнең ватаныбыз исә күкләрдә. Коткаручыны, Хакимебез Гайсә Мәсихне без шуннан ашкынып көтәбез.

21 Ул зәгыйфь тәнебезне үзгәртер һәм һәрнәрсәне Үзенә буйсындыра алырлык көче ярдәмендә Үзенең күркәм тәненә охшашлы итәр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ