Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Филиппуйлыларга хат 2 - Изге Язма


Мәсихнең күндәмлеге

1 Әгәр Мәсих белән берләшүегез күңелегезне күтәрә, мәхәббәте сезгә юаныч бирә, Рух аша аралашасыз, сездә ягымлылык белән шәфкать бар икән,

2 шатлыгымны тулыландырыгыз: бер үк фикердә булып, бер мәхәббәтне уртаклашып, бер максат һәм бер нияттә булыгыз.

3 Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез.

4 Һәркем үзе турында гына түгел, башкалар хакында да кайгыртсын.

5 Фикер йөртүегез Мәсих Гайсәнекедәй булсын.

6 Табигате буенча Аллаһы булып та, Ул Аллаһыга тиң булуын күрсәтергә тырышмады,

7 бар нәрсәдән Үз теләге белән баш тартты. Кол табигате алып, Ул кешегә охшаш булды. Кеше кыяфәтендә яшәп,

8 Ул Үзен түбәнсетте һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды.

9-11 Шуңа күрә күктә, җирдә һәм җир астында булганнарның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, һәм Атабыз Аллаһының даны өчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хаким дип танысын өчен, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бөтен исемнәрдән бөегрәк исем бирде.


Күктәге йолдызлардай җемелдисез

12 Газиз дусларым, мине һәрчак тыңладыгыз. Шулай итеп, мин арагызда булганда гына түгел, бигрәк тә хәзер, яныгызда булмаганда да, котылуыгыз хакына хезмәтегезне, куркып һәм калтыранып, ахыргача дәвам итегез,

13 чөнки Үз ихтыяры нигезендә теләк тә, эш итү сәләте дә уятып, сездә Аллаһы Үз эшен кыла.

14 Һәр эшне зарланмыйча һәм бәхәсләшмичә эшләгез.

15-16 Шул чагында гына азгын һәм бозык кешеләр арасында гаепсез, саф һәм Аллаһының кимчелексез балалары булып калырсыз. Кешеләргә тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлардай җемелдисез. Шулвакыт мин Мәсих кайтыр көндә тырышлыгым һәм хезмәтем юкка булмаган дип горурлана алырмын.

17 Аллаһыга корбан буларак тәкъдим ителгән иманыгызга һәм хезмәтегезгә өстәп, хәтта үз җанымны фида кылсам да, мин куанам һәм сезнең барыгыз белән дә шатлыгымны уртаклашам.

18 Сез дә куаныгыз һәм минем белән бергә шатланыгыз.


Тимутәй һәм Эпафрудит турындагы хәбәрләр

19 Хаким Гайсә ярдәме белән тиздән Тимутәйне сезгә җибәрермен дип ышанам. Ул сезнең хәлегезне белеп, минем дә күңелемне күтәрер иде.

20 Сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк.

21 Барысы да Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, үзләре турында гына кайгырталар.

22 Аның ышанычлы булуы сезгә билгеле, чөнки ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угылдай, минем белән бик тырышып хезмәт итте.

23 Шуңа күрә, эшләремнең ни хәлдә торуын белгәч тә, аны сезнең янга җибәрермен дип өметләнәм.

24 Үзем дә тиздән сезгә килермен дип, Хаким Гайсәгә ышанам.

25 Мин мохтаҗлыкта булганда, сез миңа илчегез Эпафрудитны җибәрдегез. Хәзер аны, имандашым, хезмәттәшем һәм көрештәшемне кире кайтаруны кирәк саныйм,

26 чөнки ул барыгызны да бик сагына һәм, үзенең авыруы турында сезгә ишетелгәнен белгәч, бик күңелсезләнде.

27 Ул, чыннан да, бик нык авырый, хәтта үлем хәлендә иде, әмма Аллаһы аңа гына түгел, кайгы өстенә кайгы булмасын дип, миңа да мәрхәмәт күрсәтте.

28 Шуңа күрә, аны яңадан күреп куанырсыз һәм, минем дә кайгым бетәр дип, аны сезгә тагын да теләбрәк җибәрәм.

29 Хаким Гайсәгә ышанган имандашлар булганга, аны зур куаныч белән кабул итегез һәм аның кебекләргә хөрмәт күрсәтегез.

30 Сез ярдәм итә алмаганга, ул миңа булышты һәм, гомерен куркыныч астына куеп, Мәсих эше өчен аздан гына үлми калды бит.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ