Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Эзра 2 - Изге Язма


Сөргеннән кайткан кешеләрнең исемлеге

1-2 Заманында Бабил патшасы Нәбухаднессар әсир кылып өлкәбездән Бабилгә алып киткән кешеләр Зеруббабел, Ешуа, Нәхәмия, Сераяһ, Ригълая, Мәрдәкәй, Билшан, Миспар, Бигвәй, Рәхум вә Багъна җитәкчелегендә Иерусалимгә вә Яһүдәгә әйләнеп кайттылар – һәркем үз шәһәренә кайтып урнашты. Әлеге исраилиләрнең исемлеге түбәндәгечә:

3 Паргош нәселеннән – ике мең йөз җитмеш ике кеше;

4 Шефатия нәселеннән – өч йөз җитмеш ике кеше;

5 Арах нәселеннән – җиде йөз җитмеш биш кеше;

6 Ешуа һәм Йоав нәселеннән Пахат-Мәаб угыллары – ике мең сигез йөз унике кеше;

7 Элам нәселеннән – мең ике йөз илле дүрт кеше;

8 Затту нәселеннән – тугыз йөз кырык биш кеше;

9 Зәккәй нәселеннән – җиде йөз алтмыш кеше;

10 Бани нәселеннән – алты йөз кырык ике кеше;

11 Бебай нәселеннән – алты йөз егерме өч кеше;

12 Әзгәд нәселеннән – мең ике йөз егерме ике кеше;

13 Адоникам нәселеннән – алты йөз алтмыш алты кеше;

14 Бигвәй нәселеннән – ике мең илле алты кеше;

15 Әдин нәселеннән – дүрт йөз илле дүрт кеше;

16 Хизәкыйя нәселеннән Әтир угыллары – туксан сигез кеше;

17 Бесай нәселеннән – өч йөз егерме өч кеше;

18 Йора нәселеннән – йөз унике кеше;

19 Хашум нәселеннән – ике йөз егерме өч кеше;

20 Гиббар нәселеннән – туксан биш кеше;

21 чыгышы белән Бәйт-Лехемнән булганнар – йөз егерме өч кеше;

22 чыгышы белән Нетофадан булганнар – илле алты кеше;

23 чыгышы белән Анатоттан булганнар – йөз егерме сигез кеше;

24 чыгышы белән Азмаветтан булганнар – кырык ике кеше;

25 чыгышы белән Кыръят-Ягарим, Кепира вә Беһероттан булганнар – җиде йөз кырык өч кеше;

26 чыгышы белән Рамаһ вә Гебадан булганнар – алты йөз егерме бер кеше;

27 чыгышы белән Микмәстән булганнар – йөз егерме ике кеше;

28 чыгышы белән Бәйт-Эл вә Гайдан булганнар – ике йөз егерме өч кеше;

29 чыгышы белән Нәбудан булганнар – илле ике кеше;

30 чыгышы белән Мәгбиштән булганнар – йөз илле алты кеше;

31 чыгышы белән Икенче Эламнан булганнар – мең ике йөз илле дүрт кеше;

32 чыгышы белән Харимнән булганнар – өч йөз егерме кеше;

33 чыгышы белән Лод, Хадид һәм Һонодан булганнар – җиде йөз егерме биш кеше;

34 чыгышы белән Әрихәдән булганнар – өч йөз кырык биш кеше;

35 чыгышы белән Сенаһадан булганнар – өч мең алты йөз утыз кеше.

36 Руханилар: Ешуа нәселеннән Едагыйя угыллары – тугыз йөз җитмеш өч кеше;

37 Иммер нәселеннән – мең илле ике кеше;

38 Пашхур нәселеннән – мең ике йөз кырык җиде кеше;

39 Харим нәселеннән – мең унҗиде кеше.

40 Левиләр: Ешуа һәм Кадмиел нәселеннән (Һодавия токымыннан) – җитмеш дүрт кеше.

41 Җырчылар: Асаф нәселеннән – йөз егерме сигез кеше.

42 Капка сакчылары: Шаллум, Әтир, Талмун, Гаккуб, Хатита вә Шобай нәселеннән – барысы йөз утыз тугыз кеше.

43 Аллаһы йорты хезмәтчеләреннән: Сиха нәселе, Хасупа нәселе, Таббагот нәселе,

44 Кыйрос нәселе, Сыйгаһа нәселе, Падон нәселе,

45 Лебана нәселе, Хәгәбә нәселе, Гаккуб нәселе,

46 Хәгәб нәселе, Шалмай нәселе, Ханан нәселе,

47 Гиддел нәселе, Гәхәр нәселе, Реһая нәселе,

48 Рәсин нәселе, Ныкода нәселе, Гәззәм нәселе,

49 Узза нәселе, Пасеах нәселе, Бесай нәселе,

50 Асна нәселе, Мыгуним нәселе, Нәпусим нәселе,

51 Баквук нәселе, Хакупа нәселе, Хархур нәселе,

52 Баслут нәселе, Мехида нәселе, Харша нәселе,

53 Баркыс нәселе, Сисера нәселе, Темах нәселе,

54 Нәсиах нәселе, Хатипа нәселе.

55 Сөләйман колларының угыллары: Сотай нәселе, Соперет нәселе, Перуда нәселе,

56 Ягъла нәселе, Даркон нәселе, Гиддел нәселе,

57 Шефатия нәселе, Хаттил нәселе, Пөкерет-Һассебаим нәселе, Ами нәселе.

58 Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары – барысы өч йөз туксан ике кеше.

59-60 Тел-Мелах, Тел-Харша, Керуб, Аддун, Иммер шәһәрләреннән килүчеләр: Делая нәселе, Тобия нәселе, Ныкода нәселе – алты йөз илле ике кеше. Алар ата-бабаларының Исраил тумасы булуын исбатлый алмады.

61 Руханилар нәселеннән: Хобая, Һаккос вә Барзиллай (ул, гилыгадлы Барзиллай кызларыннан хатын алып, алар исемен йөртә башлый) угыллары.

62 Үзләренең шәҗәрә кәгазьләрен таба алмаганга, алар руханилыктан чыгарылдылар.

63 Өлкә башлыгы аларга: «Урим һәм туммим белән эш итүче рухани килеп хәл итмичә, сез руханиларга тәгаенләнгән корбанлык малның итен ашый алмыйсыз», – диде.

64 Җәмгыятьтә барлыгы кырык ике мең өч йөз алтмыш кеше исәпләнә иде.

65 Алардан тыш, ир вә хатын-кызлардан җиде мең өч йөз утыз җиде кол, ике йөз җырчы ир вә хатын-кыз,

66 шулай ук җиде йөз утыз алты ат, ике йөз кырык биш качыр,

67 дүрт йөз утыз биш дөя, алты мең җиде йөз егерме ишәк бар иде.

68 Иерусалимдәге Раббы йортына килгәч, кайбер ыруг башлыклары, аның элекке нигезен торгызу өчен, ихтыяри иганә бирделәр.

69 Алар, нинди мөлкәткә ия булуларына карап, бу эшне башкару өчен, хәзинәгә алтмыш бер мең дарик алтын, биш мең мина көмеш вә йөз руханины киендерерлек кием бирделәр.

70 Шулай итеп, руханилар, левиләр, капка сакчылары, Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә барлык исраилиләр үз шәһәрләрендә яши башлады.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ