Әюб 8 - Изге ЯзмаБилдадның беренче нотыгы Әгәр син Аллаһыга сыгынсаң 1 Шуахлы Билдад болай дип сүз башлады: 2 «Кайчанга кадәр шулай сөйләнерсең? Синең сүзләр – ярсулы җил сыман! 3 „Аллаһы гаделлекне боза, Кодрәт иясе хилафлык китерә“, – дисеңме әллә? 4 Бәлки, синең балаларың Аңа каршы гөнаһ кылып, Ул аларны үз җинаятьләре баткагына батыргандыр. 5 Әгәр син Аллаһыга сыгынсаң, Кодрәт иясенә ялварсаң, 6 әгәр саф күңелле, тугры булсаң, Ул шунда ук сиңа ярдәмгә килер, дәрәҗәле урыныңа кире кайтарыр. 7 Юл башың игътибарга лаек булмаса да, киләчәктә сине бөеклек көтә. Явыз ниятлеләр һәм тугрылар тормышы 8 Элекке буын кешеләреннән сораштыр, тикшереп бел: аларның ата-бабаларына нәрсәләр мәгълүм булды икән? 9 Без исә, әле кичә генә туган кебек, берни белмибез, безнең гомер көннәре – эреп югалган шәүлә генә. 10 Шул буын кешеләре сиңа аңлатмас, сөйләмәс идеме, күңелдәгесен ачып салмас идеме?! 11 Сазлыксыз урында папирус үсәрме?! Су булмаган җирдә камыш баш калкытырмы?! 12 Әлегә алар яшел һәм чабылмаган булса да, барча үләннәрдән иртәрәк корый. 13 Аллаһыны оныткан һәр кешене әнә шул көтә; дәһринең өмете әнә шулай киселә. 14 Баглаган өмет-ышанычы – пәрәвез җебе кебек; иминлеге – пәрәвез оясыдай. 15 Оясына сөялер, ләкин оясы тотып тора алмас, тотынучыны чыдатмас. 16 Дәһри – кояшта чәчәк аткан үлән күк; аның үсентеләре бөтен бакчага тарала, 17 тамырлары вак ташларга ябыша, таш диварларга сарыла. 18 Ләкин аны үскән урыныннан төбе-тамыры белән йолкып алсаң, шул урын аңардан ваз кичәр: „Сине һичкайчан күргәнем юк“, – дияр. 19 Тормышының бар шатлыгы әнә шулдыр! Ә аның урынына инде туфрактан башка үсемлекләр шытып чыгар. 20 Белеп тор: саф күңелле кешене Аллаһы кире какмый, ә явызны – ярдәменнән ташлый. 21 Ул әле синең иреннәреңне көләч итәчәк – синең шатлыклы авазларың яңгырап торачак. 22 Дошманнарың синең оятка калачак, яманнарның чатыры юкка чыгачак». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia