Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Әюб 38 - Изге Язма


Аллаһының Әюбкә җавабы

1 Шулчак Раббы давыл эченнән Әюбкә болай дип җавап бирде:

2 «Мәгънәсез сүзләрең белән Минем уй-ниятләремә кара ягарга кем син?!

3 Ир бул, билеңне кысыбрак бу; хәзер Мин сиңа сорау бирәм, ә син җавабыңны әзерлә.


Җир нигезенең почмак ташын кем салды, диңгез капкаларын кем ябып куйды?

4 Мин җирнең нигезен салганда, син кайда идең? Әгәр син акыллы, зиһенле икәнсең – әйтеп бир!

5 Аның чикләрен кем билгеләде дә өстенә үлчәү бавын кем сузды? – Син шуны, шәт, беләсеңдер!

6-7 Җирне тотып торучы баганалар нәрсә өстенә утыртылды? Таң йолдызларының бердәм сөенеч җыры һәм Аллаһы угылларының шат авазлары астында җир нигезенең почмак ташын кем салды?

8 Җир карыныннан бәреп чыккан диңгезнең капкаларын кем ябып куйды?

9 Диңгезне Мин болытлар белән урадым, караңгылык белән төреп куйдым,

10 аның чикләрен билгеләп, борыс тыгып капкаларын бикләп куйдым,

11 әйттем: „Бирегә хәтле җитәрсең дә ары җәелмәссең, шушы урында синең горур дулкыннарың туктап калыр“.


Яктылык туган җиргә кайсы юл илтә, караңгылыкның урыны кайда?

12-13 Җирне бер читеннән эләктереп алсын да, селкеп, яманнарны коеп төшерсен дип, үз гомереңдә син кайчан да булса да Таңга әмер бирдеңме яисә иртәнге Шәфәкънең урынын билгеләдеңме?!

14 Таң атканда, җирнең йөзе кием җыерчыкларына, мөһер суккан балчыкка охшап китә.

15 Ә яманнар ул яктылыктан мәхрүм була, тәкәббернең сугарга дип күтәрелгән кулы сына.

16 Диңгез башланган җиргә барып җиткәнең, упкын төбендә йөргәнең бармы?!

17 Үлем капкаларының ачылганы булдымы сиңа?! Дөм караңгылык капкасын күргәнең булдымы?!

18 Җирнең киңлекләрен күзәтеп чыга алдыңмы син?! Боларның барысын да белсәң – сөйлә, әйдә, сөйлә!

19 Яктылык туган җиргә кайсы юл илтә, караңгылыкның урыны кайда?

20 Син аларның һәркайсын билгеләнгән чиккә кадәр алып бара яисә кайтыр юлны күрсәтә аласыңмы?!

21 Шулай-шулай, син боларның һәммәсеннән хәбәрдар – яшьтәше бит син аларның! Синең гомерең шулай озын бит!


Аллаһының табигать көчләре белән идарә итүе турында

22 Карлар сакланган урынга кергәнең, боз келәтләрен күргәнең булдымы синең?!

23 Мин аларны шомлы заманнарга, орыш һәм сугыш көненә саклыйм!

24 Яктылык нинди юллар буйлап тарала? Көнчыгыштан искән җилләр җир өстенә юлны кайдан таба?

25-27 Кеше аягы басмаган урыннарны, кеше яшәми торган чүлләрне сугару, буш яткан җирләрне дымга туендыру өчен, туфрак астыннан яшел үлән шытып чыга алсын өчен, коеп яуган яңгырларга кем юл сала, дөмбердәтеп килгән күк күкрәвенә кем юл ача?

28 Яңгырның атасы бармы? Чык тамчысын кем тудыра?

29-30 Сулар таш кебек катып калганда, һәм тирән диңгезнең өсләре туңганда, боз кем корсагыннан ярала, күктәге бәсләрне кем дөньяга тудыра?

31 Өлкәр йолдызлыгын бергә җыеп бәйли, Орион йолдызларының билбауларын бушата аласыңмы?!

32 Йолдызлыкларны үз вакытында кабыза аласыңмы?! Җидегән йолдызга, Кечесе белән берлектә, юл күрсәтә аласыңмы?!

33 Күкләрнең кануннарын өйрәндеңме?! Җирдә шул кануннарны урнаштыра аласыңмы?!

34 Тавышыңны болытлар ишетерлек итеп яңгырата, ташкын сулар сине күмеп китәрлек итеп яңгыр койдыра аласыңмы?!

35 Яшеннәр яшьнәтә аласыңмы?! Алар сиңа: „Без әзер!“ – дип, юлга чыгып китәрләрме?!

36 Ибис кошына кем зирәклек биргән дә, әтәчкә кем аңлау сәләте биргән?

37-38 Җир, кибеп, ташка әйләнгәндә, кантарлар укмашып катканда, үзенең гакылы белән кем болытларны санап чыга һәм, күкләрнең савытын чайкалдырып, яңгыр коя ала?


Аллаһының барча хайваннарны вә кошларны кайгыртуы турында

39-40 Ояларында посып яткан, куаклар арасында сагалап торган ана арысланга табышны син тотып бирәсеңме, балаларын син туйдырасыңмы?!

41 Кошчыклары ачлыктан бәргәләнгәндә, Аллаһыга ялварып кычкырганда, каргага азыкны кем табып бирә?

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ