Әюб 31 - Изге ЯзмаАллаһының җәзасыннан куркам 1 Кызларга күз атмам, дип күзләрем белән килешү төзегән идем. 2 Югарыдан, Аллаһыдан кешегә өлеш – нәрсә? күктәге Кодрәт иясеннән кешегә мирас – нәрсә? 3 Әллә һәлакәт явызга язмаганмы, әллә афәт бозык кешегә билгеләнмәгәнме?! 4 Аллаһы минем юлларымны күрмиме, атлаган адымнарымны санап тормыймы әллә?! 5 Әгәр мин ялганга чумып яшәгәнмен, аякларым алдашуга ашыккан икән – 6 Аллаһы мине үтә төгәл бизмәндә үлчәсен, шунда минем сафлыгымны күрер! 7 Әгәр аякларым туры юлдан тайпылган икән, йөрәгем күз нәфесенә ияреп киткән икән, учларыма пычрак ябышкан чак булган икән – 8 мин чәчкәнне башка берәү җыеп ашасын, шытымнарым төбе-тамыры белән йолкып алынсын! 9 Әгәр йөрәгем чит хатын-кыз белән чуалган икән, күршем ишеге артында аны сагалап торганмын икән – 10 хатыным башка берәүгә он тартсын, аның белән ятлар йокласын! 11 Бу – бозыклык, хөкем ителергә тиешле җинаять, 12 Һәлакәт урынына җиткәнче көйдереп баручы, барлык уңышымны тамырына кадәр яндыручы ут булыр иде. 13 Кол ир яки кол хатын миңа дәгъва белдергәндә, аларны гадел хөкемнән мәхрүм иткән булсам, 14 һәм шунда Аллаһы Үзенең хөкемен башласа, мине җавапка тартса – нәрсә эшләр идем, нәрсә әйтер идем? 15 Анам карынында мине яраткан, аларның үзләрен яраткан, аналарыбыз карынында һәммәбезне бар кылган – Аллаһыдыр! 16 Әллә мин ярлыларның гозерен кире кактыммы, яки тол хатынның күзләре минем аркада сүндеме, 17 әллә мин үз өлешемне үзем генә ашадыммы һәм ятимнәр белән уртаклашмадыммы?! 18 Юк, яшь чагымнан мин ятимнәр өчен аталары урынына булдым, үсмер чагымнан ук тол хатыннарга терәк булдым! 19 Ялангач бичараның харап булуын яки киемсез фәкыйрьнең өшәнүен күреп, битараф кына торган булсам, 20 сарыкларымның йоны аларны җылытмаса, һәм шул мескен адәмнәрнең йөрәкләре мине фатихаламаса, 21 мәхкәмәдә яклаучыларым барын белеп, берәр ятимгә кул күтәргән булсам – 22 иңбашым чокырыннан каймыксын, кулым буыныннан өзелеп төшсен! 23 Мин Аллаһының җәзасыннан куркам – Аның бөеклеге каршында боларны эшли алмас идем! 24 Әгәр мин алтынга өмет багласам, саф алтынны терәгем дип санасам, 25 үземнең куәтем, байлыгым һәм мал-мөлкәтем белән масаеп яшәсәм, 26 әгәр кояшның якты нур сибүен, айның галибанә йөзеп йөрүен күргәндә, 27 йөрәгем вәсвәсәгә бирелеп, аларга яшертен генә үбү ишарәсе юлласам, 28 бу да хөкемгә тартырлык җинаять, күкләрдәге Аллаһыга хыянәт булыр иде! 29 Әллә мин дошманнарымның һәлакәтенә сөендемме?! Аларга бәла килгәнгә тантана иттемме?! 30 Юк, телемә гөнаһ җыярга ирек бирмәдем мин, дошманыма беркайчан ләгънәт укымадым. 31 Өемдәге кешеләр беркайчан да: „Туйганчы ит белән сыйласа иде ичмасам!“ – дип әйтмәде. 32 Мосафирлар капкам төбендә төн кунмады – юлчыларга ишекләрем ачык иде. 33-34 Халык төркеменнән курыкканга, кардәшләремнең нәфрәтле карашыннан шүрләгәнгә күрә, кылган начар гамәлләремне башкалар кебек йомып калдыммы, ялгышларымны куен кесәмдә яшереп сакладыммы – дәшми генә өемдә посып яттыммы?! Кодрәт иясе җавабын әйтсен 35 И-и, кем дә булса игътибар белән тыңласа иде мине! Менә, имзам белән сүзләремнең хаклыгын раслыйм. Инде Кодрәт иясе җавабын әйтсен, гаепләремнең исемлеген язып куйсын, 36 һәм мин ул исемлекне иңемә асып, башыма таҗ итеп киеп йөрер идем; 37 һәр адымымны сөйләп биреп, Аллам каршына түрәләрдәй килер идем. 38 Мине гаепләп, җирем иңрәп куйган, буразналары бергәләшеп елашкан булса, 39 җирнең җимешләрен бушлай ашаган һәм җир эшкәртүчеләрне кысрыклап чыгарган булсам, 40 ул чагында бодай урынына – чәнечкеле куак, арпа урынына чүп үләне үсеп чыксын». Шушында Әюбнең сүзе тәмамлана. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia